Әлмәт шәһәре муниципаль автономияле мәктәпкәчә белем бирү учреждениясе 58 нче «Шаян нәниләр гомумүстерешле балалар бакчасы

«Шигърият дөньясына сәяхәт»

Балалар бакчасының иҗади отчеты

«Ел фасылларына сәяхәт»

Үткәрде: I категорияле тәрбияче: Гимранова М.Ә.

Әлмәт-2011

Максат: Төрле ел фасылларының характерлы билгеләре, үзенчәлекләре турында күзаллауны ныгыту. Ел фасылларындагы төп үзгәрешләрне шигырьләр ярдәмендә тасвирлап бирү. Матур әдәбият әсәрләре нигезендә диалогик сөйләмне үстерү; сөйләмдә ел фасылларын ачыклаучы сыйфатларны әйтеп бирә белү; халык авыз ижаты әсәрләре: әкият, табышмаклар, мәкаль-әйтемнәр, эндәшләр, җырлы уеннарга кызыксыну уяту; шигырьләрне сәнгатьле итеп сөйләргә өйрәтү.

Экологик белемнәрне үстерү: экологик тирәлекне чиста тоту, кошларга карата мәрхәмәтлек хисләре, үсемлекләргә сак караш тәрбияләү.

Дәрес үткәрү өчен материал: «сәяхәт» итү өчен ел фасылларын хәтерләткән, дүрт төстәге тукымадан тегелгән, чәчәк, яфрак, кар бөртекләре, умырзая чәчәге, кошлар силуэтлары, агач, җимлек, сыерчык оясы макетлары белән бизәлгән түгәрәк; экологик эчтәлекле рәсемнәр, Татарстанның Кызыл китабына кертелгән чәчәк рәсемнәре, аудио язмалар.

Алдан башкарылган эшләр: саф һавада йөргәндә ел фасылларының төп билгеләрен күзәтү, җимлекләр ясау, кошлар ашату, табигать календаре белән эшләү, иллюстрацияләр карау, рәсемнәр ясау; шигырьләр уку, аларны сәнгатьле итеп ятлау, уеннар өйрәнү, А.Вивальдиның «Ел фасыллары» әсәрен тыңлау.

Дәрес барышы.

Балалар «Кояшлы ил»(Ә.Рәшитов сүзләре, Л.Батыр-Болгари муз.) җыры астында залга керәләр, исәнләшәләр.

Тәрбияче: Күңелләргә шигырь кирәк,

Шигырь ул – тылсым!

Шигырь сезнең җаныгызны

Җылытып торсын.

Шигырь сезгә гүзәллекнең

Серләрен ачар.

Шигырь яраткан балалар

Булалмый начар.

Балалар, сез Татарстанның халык язучысы Роберт абыегыз Миңнуллинның «Күңелләргә шигырь кирәк» дигән шигырен тыңладыгыз. Ләкин мин аны сезгә юкка гына укымадым. Бүгенге дәресебездә сезнең белән бик күп шигырьләр сөйләрбез, шигырь телендә аралашырбыз, аңлашырбыз. Бу шигырьләр безнең туган ягыбыз, табигатебез, аны ярату,саклау һәм яклау турында булыр.

Ә хәзер, балалар мин сезгә матурлардан – матур бер табышмак әйтәм:

Берсе яшел келәм тукый,

Берсе сарыга мана.

Берсе ак мамыгын түши,

Ә берсе җыеп ала.

Балалар: Ел фасыллары.

Тәрбияче: Бик дөрес, балалар. Димәк, бүген сезнең белән ел фасыллары турында сөйләшербез.

Безнең туган ягыбызда ел әйләнәсендә ничә ел фасылын күзәтергә була?

Балалар: Дүрт.

Тәрбияче: Ниндиләр?

Балалар: Яз, җәй, көз, кыш.

Тәрбияче: Ә сезнең ел фасыллары турында әкият ишеткәнегез бармы?

Балалар: Юк.

Тәрбияче: Алайса, әйдәгез, әкияттән бер өзек тыңлагыз.

«Караңгы төндә иксез-чиксез күк йөзендә энҗе ташлары кебек сибелгән йолдызларны һәркемнең күргәне бар. Алар җир шарыннан гына кечкенә булып күренәләр, чынлыкта исә бу йолдызлар бик зурлар. Ләкин йолдызлыклар арасында кечкенәләре дә бар, һәм шуларның берсендә ел фасыллары яши икән: гел актан гына киенгән Кыш, җитез Яз, шаян Җәй һәм хыялый Көз. Менә шундый төрле булуга карамастан, Ел фасылларын бер нәрсә берләштерә икән: алар барысы да Җир шарын яраталар икән».

Тәрбияче: Ә сезнең, балалар, ел фасылларына сәяхәткә чыгасыгыз киләме?

Балалар: Әйе, бик килә.(Әкрен генә А.Вивальдиның «Ел фасыллары» әсәреннән ( «Җәй») музыка яңгырый., тәрбияче Г.Тукайның «Бу кайчак була?» шигырь — табышмагын укый):

Ашлыклар үсте,

Башаклар пеште;

Кояш пешерә,

Тиргә төшерә.

Халык ашыга,

Китә басуга,

Урагын ура, -

Бу кайчак була?

Балалар:Җәй.(Балалар залга җәелгән түгәрәкнең яшел кисәге янына киләләр).

Тәрбияче: Бик дөрес, балалар. Без сезнең белән җәйге аланлыкта басып торабыз. Карагыз әле, монда күпме матур чәчәкләр үсә! Әйдәгез, бу аланлыкның хуҗасы – Җәй кызын чакырыйк әле.

Балалар: Шаян җәй, җылы җәй,

Кил безгә, кил безгә.

( Кошлар сайравы, чишмә агышы тавышлары ишетелә)

Бала: Карагыз, кара

Шаян җәй килгән,

Иң матур яшел

Күлмәген кигән.

Җәй кызы: Яратам мин

Яшел төсне.

Бөтен дөнья

Яшел төсле.

Тәрбияче: Исәнме, җәй, шаян җәй

Безне сагынып көттеңме?

Җәй кызы: Саумы, нәни дусларым

Сезне сагынып көттем мин.

Сезнең киләсене белеп

Чәчәкләр үстердем мин.

Бала: Әй, гүзәл җәй,

Әйт әле, йә.

Ник син шулай итәсең?

Әкрен генә киләсең дә

Ашыгы-ашыга китәсең?

Җәй кызы: Әй бала, син

Ни сөйлисең,

Белмисеңме әллә син?

Вакытым тар,

Эшләрем күп,

Ничек эшлим һәммәсен?

Иксез — чиксез киң кырларда

Иген үстерәсем бар,

Болыннарга хәтфә җәеп,

Чәчәкләр чигәсем бар.

Бакчаларда агачларга

Җимешләр эләсем бар.

Сары томшык кошчыкларга

Канатлар бирәсем бар.

(«Жәй һәм бала» Р.Вәлиева)

Тәрбияче: Бик уңган икән син, Жәй кызы! Балалар, әйдәгез әле тыңлап карыйк, безнең туган ягыбызда җәй нинди төстә була икән?

Бала: Аланнарда — җиләк исе,

Басуларда — иген исе,

Жәйләүләрдә — сөт исе…

Тагын аллы-гөлле чәчәк,

Кайнар кояш өстисе -

Шушы булыр җәй төсе!

Тәрбияче: Балалар, безнең туган ягыбызның җәе сезгә ошыймы?

Балалар: Әйе, бик ошый.

Тәрбияче: Ә нәрсәсе белән ошый?

Балалар: Көне буе урамда уйнап була.

Су коенып була.

Җиләкләр пешә.

Кошлар сайрый.

Матур чәчәкләр үсә.

Тәрбияче: Чәчәкләр үссен өчен ни кирәк?

Балалар: Кояш кирәк,

Яңгыр кирәк,

Яңгыр теләү кирәк.

Яңгыр, яңгыр, яңгыр яу!

Көмеш кадак, ука бау…

Яу син, яу көмеш булып,

Өлгергән җимеш булып,

Зәңгәр чәчәкләр булып,

Ал-кызыл мәкләр булып.

( Резеда Вәлиева «Яңгыр, яу!»)

Тәрбияче: Җәйнең нинди булуына карамастан, кешеләр табигать кочагында ял итәргә яраталар. Ял итүчеләргә сез нинди плакатлар элеп куяр идегез?(Балалар экологик эчтәлекле рәсемнәр алалар). Бу плакатлар белән сез ял итүчеләргә нәрсә әйтер идегез?

Беренче бала: Агачларны сындырмагыз,

Кош оясын ватмагыз.

Суларны да пычратмагыз,

Пыяла-чүп атмагыз.

Икенче бала: Эссе чакта, коры чакта

Урманда ут якмагыз.

Табигать ул безнең әни

Табигатьне саклагыз!

Өченче бала: Үссен матур чәчәкләр

Гел кояшка үрелеп.

Балкып торсын җиребез

Яшеллеккә төренеп.

Җәй кызы: Балалар, сез җәй фасылы турында бик күп белемнәр туплагансыз. Ә хәзер миңа китәргә вакыт. Сау булыгыз!

А Вивальди әсәреннән («Көз») музыка яңгырый.Тәрбияче табышмак әйтә:

Кырлар буш кала,

Яңгырлар ява;

Җирләр дымлана, -

Бу кайчак була?

(Габдулла Тукай)

Балалар: Көз.

Тәрбияче: Менә без сезнең белән көзге аланлыкка килеп чыктык. Хыялый Көз кызы бөтен җир өстен сарыга буяп киткән. Әйдәгез, балалар, Көз кызын чакырыйк әле.

Балалар: Алтын көз, сары көз,

Кил безгә, кил безгә.

(Л. Лерон сүзләре, Р.Еникеева көенә язылган «Яфраклар бәйрәме» музыкасы астында Көз кызы керә).

Бала: Карагыз, кара

Алтын көз килгән,

Иң матур сары

Күлмәген кигән.

Көз кызы: Яратам мин

Сары төсне.

Бөтен дөнья

Сары төсле.

Тәрбияче: Исәнме, Көз, алтын Көз!

Безне сагынып килдеңме?

Агачларга, куакларга

Сары чуклар элдеңме?

Көз кызы: Саумы, нәни дусларым!

Сезне сагынып килдем мин,

Сезгә аяз көннәрдә

Яңгыр алып килдем мин.

Тәрбияче: И, Көз кызы, без көзге яңгырларны бик яратып бетермибез бит. Ләкин без бик матур уен беләбез. Ул «Тәти кояш чык!» дип атала, ә сүзләрен безнең Әлмәт язучысы Нур абыебыз Әхмәдиев язган.

сүзләр: хәрәкәтләр:

Ява яңгыр,

Нигә шулай явадыр. Бармаклар белән шакылдату.

Җиргә аяк

Баскан саен

Таядыр. Аяк таю хәрәкәтләре.

Кара болыт

Әллә инде Һавага карыйлар.

Ишелгән?

Я булмаса

Күкнең төбе Кулларын каш өстенә куеп,

Тишелгән? гаҗәпләнеп күкне күзәтәләр.

Тукта, яңгыр,

Җитәр сиңа, Ачулану, бармак янау, куу

Кит әле. хәрәкәтләре ясыйлар.

Тәти кояш, Колач җәеп каршылау, елмаю,

Безгә рәхим канәгатьләнү хисе күрсәтү.

Ит әле.

Тәрбияче: Йә ,әйтегез, сөйләгез

Ничек килә безгә көз?

Беренче бала: Кошлар инде җырламый,

Чикерткәләр чыңламый,

Чебен – черки безләми,

Бал корты бал эзләми.

Икенче бала: Күбәләкләр очмыйлар,

Чәчәкләрне кочмыйлар.

Йөк ташымый кырмыска,

Көннәр инде кырыска.

Өченче бала: Йоклады бик күп җанвар,

Кырлар буш , тулы амбар.

Балыклар да тындылар,

Су төбенә чумдылар.

Дүртенче бала: Агачлар — ялангачлар

Җилләрдә чайкалалар.

Тик безгә күңелле көз,

Без бакчага йөрибез.

Тәрбияче: Балалар, безнең туган ягыбызда көз нинди була?

Балалар: Кояшлы, сары, алтын, яңгырлы, пычрак.

Көз кызы: Дусларым, минем сезгә бер үтенечем бар. Миңа кемдер ясалып бетмәгән рәсем калдырган, ә мин рәсем ясый белмим, бары тик сарыга буйыйм гына. Ярдәм итмәссезме икән?

Балалар: Бик теләп.

(Балалар рәсемне ясап бетерәләр, Көз кызы рәхмәт әйтеп, саубуллаша.)

А.Вивальдиның «Ел фасыллары» («Кыш»)әсәреннән музыка яңгырый.

Тәрбияче табышмак укый:



Страницы: 1 | 2 | Весь текст