Зурлар группасында юл билгелэре белэн таныштыру дэресе конспекты

Тема: Юл билгеләре.

Максат: Юл хәрәкәте билгеләре турында күзаллауларын формалаштыру.

Белем бирү бурычлары: транспорт йөртүчеләр һәм җәяүлеләр өчен булган юл билгеләрен аерырга өйрәтү.

Үстерү бурычлары: төрле юл-транспорт ситуацияләрендә логик фикерләү һәм дөрес карар кабул итү сәләтен үстерү.

Тәрбия бурычлары: транспортта үзеңне әдәпле тоту культурасы тәрбияләү.

Җиһазлау: хат салынган конверт, юл билгеләре, предметлы рәсемнәр, шигырьләр, табышмаклар, “Өч чәчәк” әкияте, “Дискотека Союзмультфилм» дискасы.

Дәрес барышы.

Хәерле көн, балалар, хәерле көн, хөрмәтле кунаклар! Әйдәгез балалар, барыбызга да күңелле булсын , хәерле көн телик.

Хәерле көн, күзләр, (кулларны бинокль итеп куялар)

Сез уяндыгызмы?

Хәерле көн, колаклар, (кулларны колакка куялар)

Сез уяндыгызмы?

Хәерле көн, куллар, (кулларны сыпыралар)

Сез уяндыгызмы?

Хәерле көн, аяклар, (аякларны сыпыралар)

Сез уяндыгызмы? (аякларны тыпырдаталар)

Хәерле көн, кояш, (кулларны җәеп өскә күтәрәләр)

Без уяндык!

Сюрприз.

Ишек шакыйлар.

Балалар, безгә тагын кемдер килгән, ахры. Почтальон хат китергән, кемнән килгән икән, укыйбызмы, балалар.(конвертны ачып хатны укыйм)

—Балалар, тиз арада безгә ярдәм итегез, без буталып беттек, дип язганнар юл билгеләре. Безне тиз генә сортлагыз , дигәннәр. Булышабызмы балалар, юл билгеләренә?

—Булышабыз.

—Балалар, карагыз әле, ә ничек сортларга икәнен әйтмәгәннәр.Сез ничек уйлыйсыз, нинди төркемнәгә бүләргә мөмкин аларны? Юл билгеләренең нинди формалары бар әле?

—Юл билгеләре түгәрәк, квадрат һәм өчпочмак формасында булалар.

—Юл билгеләрен үзенчәлекләре, мөнәсәбәтләре буенча түбәндәге төркемнәргә бүләләр: кисәтүче, тыючы, боеручы, өстенлекне күрсәтүче, махсус урыннарны күрсәтүче, хезмәт күрсәтүне белдерүче, мәгълүмат бирүче.

Билгеләрне аеру.

—Без мәгълүмат бирүче һәм махсус урыннарны күрсәтүче билгеләрдән башларбыз. Алар зәңгәр турыпочмаклык эченә урнашкан. Алар хәрәкәттә катнашучыларны җәяүленең юлны аркылы чыгу урыннары, җәмәгать траспорты туктаү урыннары һ. б. Турында хәбәр итәләр.

Кисәтүче билгеләрне карыйк. Алар кызыл каймалы ак өчпочмак эченә урнашкан. Ни өчен алар кисәтүче дип атала соң?

—Алар транспорт йөртүчеләрне нәрсә дә булса турында кисәтәләр.

Юл билгеләре арасында иң кырыслары—тыючы билгеләр. Алар булган урында нинди дә булса гамәлләр башкарырга ярамый. Алар кызыл каймалы яисә кызыл төстәге түгәрәк формада булалар .

Балалар, юл билгеләре ни өчен кирәк?

—Юл билгеләре юл хәрәкәтен җайга салалар һәм хәвефсез итәләр.

—Балалар , сез бу билгеләрне кайларда күргәнегез бар?

Балалар җавап бирә.

—Юлда йөргәндә бу билгеләрне

Белергә кирәк элек,

Исән-сау йөрсеннәр дип,

Куйганнар аны элеп.

Юллардагы билгеләрне

Әйдәгез, бергәләп белик!

Шлагбаумлы тимер юл аркылы чыгу урыны билгесен күрсәтәм.

Бик тиздән тимер юлдан

Шаулап поезд үтәчәк.

Аның тизлеге зур бит,

Хәзер килеп җитәчәк.

Һәркемгә шушы хакта

Шлагбаум искәртә.

—Сак булыгыз, зинһар!—дип,

Кабат-кабат кисәтә.

Бик ашыксаң да тукта!

Һәлакәт булыр юкса.

Шлагбаумсыз тимер юл аркылы чыгу урыны билгесен күрсәтәм.

Әгәр өчпочмак эчендә

Паровоз гына булса,

Ул паровоз торбасыннан

Төтен чыгарып торса,

Димәк юлның бу өлеше

Шлагбаумсыз гына—

Әйбәтләп як-якка карап

Үтеп кит син, сак кына!

Светофор белән көйләү билгесен күрсәтәм.

Бу билгене күрми үтү

Мөмкин түгел һич кенә.

Кызыл, сары, яшел күзле

Ак өчпочмак ич менә!

Җемелтәтер өч күзен,

Әйтер өчен өч сүзен.

Кызыл әйтер: “Туктап кал!”

Сары әйтер:”Игътибар!”

Яшел әйтер:”Юл ачык,

Карап кына атлап чык!”

Куркыныч борылышлар билгесен күрсәтәм.

Борылышлар кайвакытта

Бер-бер артлы киләләр.

Шуңа күрә бу билгене

Шоферлар шәп беләләр.

Безгә дә зыян итмәс һич

Белеп тору шул хакта.

Игътибарыңны арттыр син

Аны очраткан чакта.

Балалар билгесен күрсәтәм.

Кызыл белән каелган

Ак өчпочмак эчендә

Әй йөгерә ике бала

Каядыр бар көченә.

Бу билгене, билгеле,

Шоферлар бик шәп белә—

Аеруча сак булыгыз,

Юлдан балалар килә!

Юл эшләре билгесе.

Юллар да картаялар шул,

Кайчакта авырыйлар.

Аннан дәвалый аларны

Юлчы апа-абыйлар.

Дәвалый башлаган юлга

Куела шушы билге.

Билгеле, бу билгене дә

Белү бик кирәк инде.

Велосипедларда хәрәкәт итү тыела билгесен күрсәтәм.

Машина да тәгәрмәчле,

Тәгәрмәчле сәпит тә,

Шулай уйлап , балалар

(Йөрисе килгәч бик тә)

Олы юлга чыгалар да

Җилдерәләр сәпиттә.

Бу билгене күрсәләр,

Борылсыннар кирегә.

Ярамый шул бу урында

Велосипедта йөрергә.

Кагыйдәне үтәмәсәң,

Мөмкин бәла килергә.

Велосипед юлы билгесен күрсәтәм.

Мөгезеннән тотасың да

Утырасың, китәсең.

Кирәк җиргә бик тиз генә,

Ансат барып җитәсең.

Велосипед—транспортның

Бик тә уңайлы төре.

Педалеңне әйләндер дә

Теләсә кайда йөре.

Болай уйлап ялгышма,

Алай гына түгел ул.

Зәңгәр түгәрәк эчендә

Ак велосипед көтеп торса,

Шушы булыр синең юл.

Җәяүлеләр хәрәкәте тыела билгесен күрсәтәм.

Машиналар кызу бара,

Ерак түгел күк ара.

Тик аягың атлаганчы,

Игътибар белән кара.

Юкмы менә бу билге:

Кызыл түгәрәк эчендә

Атлап бара җәяүле,

Тик ул сызылган инде.

Әгәр мондый билге күрсәң,

Юлларга чыкма берүк.

Светофорлы чатлар эзлә,

Ә монысын урап үт.

Автобус, трамвай тукталышы билгеләре.

Әгәр яратмыйсың икән

Өйдә генә ятарга,

Җыенасың икән бүген

Кино йә театрга,

Бу билгене белү кирәк,

Аны белү мөһим бигрәк.

Утырып булмый аннан башка

Трамвайга һәм автобуска.

Тукталышларда ул билге

Әверелә чып-чын дуска.

Җәяүлеләрнең юлны аркылы чыгу урыны билгесе.

Ак, кара тасмалар буйлап

Җәяүле горур атлый.

Чөнки белә: шушы билге

Гомерен уяу саклый.

Әлеге билге кисәтә

Шоферларны шул хакта:

—Игътибарлы булыгыз,— ди,—

Җәяүле үткән чакта!

Туклану пункты билгесен күрсәтәм.

Ашыйсы килгәнне каян

Белделәр диясеңме,

Чәнечке һәм пычакны

Ерактан күрәсеңме?

Ерак түгел кайнар чәйгә,

Тәмле аш һәм боткага,

Ачка үләм дигән чакта

Шушы билге коткара.

Беренче медицина ярдәме пункты билгесе.

Ерактан ук күренә

Ак байраклы кызыл хач.

Тизрәк яныма килсен ди,

Кемнәр ярдәмгә мохтаҗ.

Олы юлда бик күп алар—

Мондый тамга- билгеләр.

Ерактан ук күренәләр,

Һәммәсе белсен, диләр.

Аларның изге уйлары—

Аларның изге эше.

Безне белсен, онытмасын,

Бәлаләргә юлыкмасын,

Исән- имин булсын, диләр,

Юлга чыккан һәр кеше!

—Балалар , тыңлагыз әле, мин сезгә табышмак әйтәм.

Юл читендә тора батыр,

Күзләре төрле- төрле.

Берсен йома, берсен ача,

Аны белә һәр кеше. Ул нәрсә?

—Светофор.

—Дөрес, балалар. Шәһәр урамнарында хәрәкәтне светофорсыз күз алдына да китереп булмый. Ә хәзер мин сезгә бер әкият сөйлим, тыңлагыз.

Борын- борын заманда, бер шәһәрдә өч чәчәк яшәгән. Алар өчесе өч төстә булган: кызыл, сары һәм яшел. Чәчәкләр бер-берсе белән бик дус һәм тату торганнар. Төрле уеннар уйнарга яратканнар, шаярганнар, көлгәннәр.

Беркөнне урамга чыксалар, гаҗәпкә калганнар: бөтен җирдә машиналар йөгерә, ә кешеләр урам аркылы чыга алмый аптырыйлар икән. Чөнки әле ул вакытта светофорлар булмаган ди. Чәчәкләрнең кешеләргә ярдәм итәсе килгән.Уйлаганнар. уйлаганнар да, бер фикергә килеп, кешеләргә мөрәҗәгать иткәннәр: “Безнең сезгә булышасыбыз килә, шуның өчен без менә бу баганага менеп утырабыз да, урамдагы хәрәкәтне көйләп торабыз”. “Ничек итеп көйлисез?”—дип сораганнар кешеләр. “ Ә сез тыңлап торыгыз,”—дигәннәр чәчәкләр. Кызыл чәчәк әйткән: “Мин күземне ачсам, сез туктап калырсыз”. Сары чәчәк әйткән:” Ә мин күземне ачсам, игътибар белән юл аша чыгарга әзерләнерсез”. “ Ә мин күземне ачсам, сез юл аша чыгарсыз,”—дигән яшел чәчәк.

Кешеләр чәчәкләр белән килешкәннәр. Аларның сүзләрен тыңларга риза булганнар. Шул көннән башлап урамда светофорлар яна башлаган.

Эчтәлек буенча сораулар:

Чәчәкләр нинди төстә булганнар?

Урамда алар нинди хәл күргәннәр?

Кызыл ут янганда кешеләр нишлиләр?



Страницы: 1 | 2 | Весь текст