Ачык шөгыль конспекты.

«Без табигать баласы».

Максат:

Балаларның болын турында белемнәрен ачыклау; болын чәчәкләре, аларның исе, төсе, формасы; болында яшәүче бөҗәкләр турында белемнәрен камилләштерү.

Балаларның сөйләмен, игътибарларын, фикерләүләрен үстерү. Авазларның иҗекләрдә әйтелешен ныгыту.

Табигатькә мәхәббәт, болында үскән үсемлекләргә сакчыл караш тәрбияләү; олылар һәм яшьтәшләр хезмәтенә ихтирам үстерү.

Җиһазлау:

Рәсемнәр, магнитофон язмасы, агач- куак макетлары, аю маскасы.

Шөгыль барышы:

-Балалар, әйдәгез, килегез әле минем яныма.

-Хәерле иртә, балалар!

-Хәерле иртә, апа!

-Кәефләрегез ничек?

Күктәге кояш кебек!

Ана телен, туган телне

Өйрәнергә дип килдек!

-Рәхмәт. Ана телен өйрәнергә килүегезгә мин бик шат.

-Бүген урамда һава торышы нинди икән? (балалар җавабы).

-Көн матур, җылы булгач, мин сезне бүген табигатънең матурлыгын күзәтер өчен болынга барып уйнап, көлеп, саф һавада ял итеп кайтырга чакырам. Сез ризамы?

-Әйе.

- Ләкин болынга барганчы, бергәләп табигатътә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшерик.

-Болында кычкырышмаска, шауламаска.

-Болындагы чәчәкләрне кочак-кочак өзмәскә-кыр чәчәкләреннән җыйнак кына бәйләмне чабыласы болыннан да җыярга була.

-Таныш булмаган гөмбәләрне яисә агулыларын тибеп-таптап китәргә ярамый. Аларның бик күбесе болында, урманда яшәүчеләр өчен дару.

-Учак якмаска.

-Болындагы кошларны, бөҗәкләрне тотып өйгә алып кайтырга ярамый – алар уенчык түгел.

-Кырмыска ояларын актарырга ярамый.

-Болынга яки урманга ял итәргә чыккач, үз артыбыздан пычрак целлофан, кәгазь, консерва банкалары өеме калдырмаска.

-Бигрәк уңган инде үзегез. Рәхмәт сезгә. Әйдәгез, бер-беребезгә матур, ягымлы итеп карыйк, киемнәребезне рәткә китерек һәм киттек.

-Барганда, «Озын юлым кыска булсын» дип, уйнап та барыйк әле.

Уен «Без – табигатъ балалсы». (хәрәкәтләр белән).

Исә җилләр, оча кошлар,

Килә коштай очасы.

Күккә менеп, җиргә төшеп,

Шул җирләрне кочасы.

Ява яңгыр, ага сулар,

Килә судай агасы.

Киң болында, урманнарда

Куян кебек чабасы.

Очып, чабып, уйнап туйгач,

Үсеп кеше буласы.

Җил сызганып, илкәемнең

Чын хуҗасы буласы.

Табигатънең матурлыгын

Килә саклап каласы.

Аның белән дус торасы,

Сау – сәламат буласы.

Без – табигатъ баласы.

-Менә болынга килеп җиткән сизелә дә башлады. Нинди хуш исләр! Әйдәгез, чәчәкләрнең хуш исләрен исник әле.

«Чәчәк иснибез» (сулыш гимнастикасы).

Бала:

Без килдек болынга,

Матурлык күрергә.

Чәчәкләр җыярга,

Такыя үрергә.

Бала:

Болында, болында

Ал чәчәкләр үсәләр.

Ал чәчәкләрне тибрәтеп,

Җылы җилләр исәләр.

-Тирә – якта нинди матурлык! Ниләр генә юк монда! Берсеннән – берсе уздырып кошлар сайраган, чылтырап инеш аккан тавышлар ишетелә. Әнә, « Карр! Карр! Хәерле көн!»- дип каршылый безне шул арада килеп тә җиткән әдәпле, акыллы карга. Балалар, бездә әдәпле карга кебек каркылдый беләбез бит. Әйдәгез, әйтеп карыйк әле.

-Карга кара, кара карга!

Каррык, каррык каркылдама!

Чыпчык, чыпчык, чык чыпчык,

Чык, чык, кошчык, очып чык!

-Җәйнең ямьле көннәрендә

Җиләк җыя Җәмилә.

-Рәхмәт, балалар! Телегез дә бик матур сөйләшән икән. Тагын бер сынап карыйм әле үзегезне. Тапкырларга – табышмак. Җавапларын белерсез микән?

-Аллы – гөлле очкалак,

Оча гөллләр кочкалап. (Күбәләк).

-Сары төсле – бал кебек,

Ак чуклары – кар кебек,

Әллә ничә авыруга

Файдасы бар, эч белеп. (ромашка).

-Иң иртә ул күренә,

Менеп китә үренә.

Сокланамын эшенә-

Нур сибә бар кешегә. (кояш).

-Безелди дә безелди,

Бигрәк җаны түзми,

Гел тәмлене эзли (бал корты).

-Кигән ап – ак эшләпә

Төшереп кашына ук.

Эшләпәсен салдырсаң,

Каш түгел, башы да юк. (гөмбә).

-Төрле- төрле төстә алар,

Бу төсләр каян килгән?

Хушбуй исе аңкыталар,

Кем аны сөртеп йөргән? (Чәчәкләр).

-Булдырдыгыз, балалар! Ә сез тагын нинди болын чәчәкләрен беләсез?

-Ромашка, тукранбаш, күкчәчәк һ. б.

-Бу чәчәк исемнәре нинди аваздан башлана?

-Ничә иҗектән тора?

-Мин сезгә бер бик матур чәчәк турында шигырь укыйм, игътибар белән тыңлагыз һәм ниндн чәчәк турында икәнен әйтерсез, без аныбергәләп чәчәкләр арасыннан табарбыз.

-Күгәрчен түше кебек

Төрле төсләргә керәм;

Төс белән генә мактанмыйм,

Тәмле исләр дә бирәм.

Миннән сыгып алган суны

«Ислемай» дип йөртәләр.

Бәйрәм көнне костюмнарга,

Күлмәкләргә сөртәләр.

-Миләүшә чәчәге.

-Рәхмәт балалар. Без хәзер аны башка чәчәкләр арасыннан эзләп табыйк әле.

Дидактик уеннар: Нинди чәчәк адашкан?

Бу нинди чәчәк- тизрәк бел!

-Болынның бу почмагына да барып карыйк әле. Монда матурмы, юкмы?

-Ни өчен ямьсез дип уйлыйсыз?

-Бу почмакта да матур булсын өчен нишләргә кирәк? (балалар җавабы).

-Балалар, без табигатъне яратырга һәм сакларга тиеш. Кызганычка каршы, әле барыбыз да турында белеп бетерми. Бу чүпләрне бер җиргә җыеп, күмп куйык. Бәлки, бездән үрнәк алып, калган ял итүчеләр дә табигатъкә сакчыллык күрсәтерләр.

-Болын тагын да матуррак булып китте. (Сокланып, болынны тагын бер күзәтеп, әйләнеп чыгабыз).

-Эш беткәч-уйнарга ярый. Әйдәгез, бер уйнап алыйк.

(Җиләк җыям- как коям” уены).

-Менә инде бакчага кайтыр вакыт та җитте. Сезгә бүген болында ял итү ошадымы? Ни өчен? (балалар җавабы).

-Бар күргәннәргә йомгак ясап, шигырь укып китәсе килә?

Ал чәчәкле илебез,

Гөл чәчәкле илебез.

Җир шарында кояш булып

Балкый безнең илебез!

Кулланылган әдәбият.

Л. Васильева- Гангнус Әдәплелек әлифбасы.

Г. З. Гарәфиева Сөмбеләне кем белә?.

К. В. Закирова Иң матур сүз.