Табигать – туган йортыбыз

“Табигать – туган йортыбыз”- дип бик дөрес әйткәннәр. Чыннан да, уйлап карасак, кеше баласы туган көненнән башлап табигать белән таныша, аралаша башлый. Табигать — кешеләргә, кеше — табигатькә йогынты ясамый калмый.

Кешенең табигатькә карашы иң беренче чиратта, минемчә, гаиләдән башлана. Ата –анасы баласына кечкенә вакытта ук табигатьне сакларга кирәклеген өйрәтә башлый: ”Чүп — чарларны теләсә кайда ташламаска, ә махсус чүп савытларына гына ташларга, агачларны сындырмаска, чәчәкләрне өзмәскә, хайваннарны кыерсытмаска, кош ояларын туздырмаска!”

Минем әти – әниемнең һәм минем туган җирем – Кама –Елга авылы. Бу авыл табигатьнең иң матур урынында урнашкан. Авылның дүрт ягын да урманнар әйләндереп алган. Ул урманнар авылыбызны көзге ачы җилләрдән, кышкы усал бураннардан саклый. Урманымның саф һавасын сулавы гына да ни тора! Челтерәп аккан чишмәләренең тавышын ишетү күңелгә тагын бер рәхәтлек өсти.

Авыл янында элек каен урманнары да күп булган. Аларны төзелеш өчен кискәннәр булганнар. Шул киселгән агачлар урынына безнең бабаларыбыз нарат, чыршы агачлары утыртканнар. Хәзер инде бу агачлар зур үсеп, гаскәр кебек тезелеп киткәннәр. Юлчыларны горур басып каршы алалар, горур басып озатып та калалар. Мин дә авылга кайткан саен, бу агачларга карап , аларның гүзәллегенә сокланып туя алмыйм.

Безнең якларда кара алтын чыгару яңалык түгел инде. Нефть чыгару – бер яктан карасаң бик файдалы, ә икенче яктан уйлап карасаң күңелгә шом сала. Чөнки табигатебезнең күпме өлеше пычрана, бозыла. Чәчәкле болыннарыбызны ботарлап, нефть чыгару җайланмалары утыртып куялар. Күпме чишмәләребез, инешләребез, елга- күлләребез нефть калдыклары белән пычрана. Шуңа күрә дә нефтьчеләребезгә дә туган җир табигате турында кайгыртып яшәргә кирәктер. Урманнарыбыз да корый, җырчы кошларыбыз да туган нигезләрен — урманнарын ташлап китәргә мәҗбүр булалар бит.

Табигатебез нинди генә газаплар кичерми! Теле юк шул, теле булса ул үзенең газапларын сөйләп тә бирер иде, бәлки?

Язмамны шундый сүзләр белән тәмамлар идем: “Кешеләр, әйдәгез, табигатебезгә карата мәрхәмәтле булыйк! Табигатебезнең — туган йортыбызның кадерен белеп яшик!”

Әюпова Чулпан, Карабаш икенче урта мәктәбенең 5”Б” сыйныф укучысы