МБДОУ № 87 “КӨЛБИКӘ

ТАТАР ХАЛЫК БӘЙРӘМНӘРЕ

ӘЗЕРЛӘДЕ:

ХАМЕТОВА АЛСУ

АХИЯР КЫЗЫ

ЯР ЧАЛЛЫ

2012 ЕЛ.

Соңгы елларда халкыбызның гореф-гадәтләренә, йолаларына һәм

бәйрәмнәренә игътибар арта бара,сабантуйларын үткәрүгә,аларны

халыкчанрак,җанлырак итүгә,нәүрүз,нардуган бәйрәмнәрен торгызуга һәм

яңартуга, каз өмәләрен һ.б.ны көнкүрешебезгә кайтаруга омтылыш

көчәя.

Бәйрәмнәр халык тормышының,культурасының аерылгысыз бер

элементы да булып торалар.Халык бәйрәмнәре –шул халыкны милләт итеп

берләштерә торган чараларның берсе.Һәр милләтнең үзенә генә хас

бәйрәмнәре була. Алар халыкның милли горурлык,милли хисләр

культурасын тәрбияләргә,формалаштырырга ярдәм итеп кенә калмыйлар,

ә шул хисләрне кичергән кешеләрдә рухи канәгатьләнү дә тудыралар.

Бәйрәмнәрдә халыкның олысы –кечесе актив катнаша.Һәр буын кешесе

бәйрәмдә катнашу тәртибен гадәт, традиция рәвешендә,үзенә сеңдерә.

Халык бәйрәмнәре һәр кешенең йөрәк түрендә саклана,чөнки

җыр,бию,яңа көйләр башкару,очрашу-танышулар шушы көннәрдә була.Алар

анны кайда гына булса да –үз авылына, төбәгенә тартып тора.Халык бер

милләт булып оешканда уртак бәйрәмнәр системасы барлыкка килә.

Татар халкының милли бәйрәмнәре милли хисләр формалашуга,

аларның культурасын, милли горурлык тәрбияләүгә ярдәм итәләр,шул ук

вакытта алар милли хисне канәгатьләндерүдә,гамәлгә ашыруда нәтиҗәле

чара да булып тора.

Татарларның бәйрәмнәрен –сабантуйны һәм җыенны җирле авторлардан

беренчеләрдән булып Карл Фукс шактый җентекле итеп яза.Бу бәйрәмнәрне

тасвирлаганда ул нигездә Казан шәһәре һәм аның тирәләрендә үткәрелгән

күзәтүләренә таяна.Фуксның бу хезмәтләре җәмәгатьчелектә татар халык

бәйрәмнәре белән кызыксыну уята.

ЯЗГЫ ЧӘЧҮГӘ КАДӘР ҮТКӘРЕЛӘ ТОРГАН БӘЙРӘМНӘР.

НӘҮРҮЗ БӘЙРӘМЕ

Бу сүзнең мәгънәсе фарсыча яңа көн дигәнне аңлата.Урта Азиядә,

Иранда,Әфганстанда һәм кайбер башка илләрдә бик борынгыдан килгән

Яңа елны каршылау бәйрәме ул.Нәүрүз көн белән төн тигезләшкән чорга

21-22 мартка туры килгән.Әлеге төбәкләрдә язны каршылап,язгы чәчү

эшләре алдыннан үткәрелә торган халык бәйрәме ул.

Безнең ата-бабаларыбыз,төрки халык буларак,әлбәттә,Нәүрүзне

белгәннәрдер.Яңа елны март аенда башлап җибәрүнең татарлар яшәгән Урта

Идел буенда булганлыгы мәгълүм.Нәүрүз көннәрендә йортан-йортка кереп

“нәүрүз әйтеп” йөрү гадәте булган.Моны укучы балалар –шәкертләр

башкарган.Нәүрүз такмакларын укып,яки яттан әйтеп,хуҗаларга бәхет,

уңышлар теләп йөргәннәр.

Шәкертләрнең болай йөрүләре үзләренә күрә бер күңел ачу була.

Салкын кышлар бетеп килүенә шатлану,авыл халкының күңелен күтәрү.Бераз

сыйланып алучылар да күзәтелгән,чөнки нәүрүз әйтүләр беркайчан да бушка

булмаган. Алар күчтәнәч,акча таләп иткәннәр:

Ач ишегең, керәбез,

Нәүрүз әйтә киләбез,

Хәер – дога кылабыз,

Аш-сый көтеп торабыз,

Нәүрүз мөбарәкбад.

Бу бәйрәмнәрдә яз кызы гүзәл Нәүрүзбикә белән Кыш бабай төрлечә көч

сынашалар.Биюдә,җырда,төрле уеннарда гел Нәүрүзбикә җиңеп чыга.

Хуш киләсең,гүзәл Нәүрүз!-

Язгы яңа елыбыз,

Яңа елда туры булсын,

Нурлы булсын юлыбыз!

БАЛАЛАРНЫ БОТКА БЕЛӘН СЫЙЛАУ.

КАРГА БОТКАСЫ БӘЙРӘМЕ

Малмыж өязенең көньягында, Минзәлә өязенең кайбер авылларында ул

дәрә боткасы дип,Мамадыш өязенең төньяк өлешендәге авылларда зәрә

боткасы дип аталган.Бу терминның мәгънәсе безгә ачык түгел.

Татарлар яшәгән көнчыгыш төбәкләрдә –Алабуга,Минзәлә,һ.б. өязләрдә

аны карга боткасы дип йөрткәннәр.Яз көне кара җир күренгәли башлагач,

аксакаллар әйткән билгеле бер көнне, бала-чага авыл буенча

йөреп,ярмадыр,сөттер,майдыр,йомыркадыр җыеп йөргән.Азык-төлек җыеп

йөргәндә балалар такмаклап җырлаганнар.

Карга әйтә:кар,кар,

Туем җитте,барр,барр,

Ярма,күкәй алып бар,

Сый,маеңны салып бар,

Әпәй,итен тагып бар,

Барр,барр,барр.

Җыелган ризыкларны болында,тауда,басуда,кайбер очракларда берәр

өйдә,бер-ике өлкән яштәге хатын җитәкчелегендә,зур казанда ботка

пешергәннәр.Сыйланырга бөтен авыл баласы җыелган.Һәркайсы коштабак-

кашык алып килгән. Сыйлангач төрле уеннар уйный торган булганнар.

Бу йола һәр җирдә балалар уены рәвешендә үтә.Шул ук вакытта ул

сабантуй бәйрәменең аерылгысыз өлеше дә булган,бәйрәмгә әзерләнә башлау

билгесе булып хезмәт иткән.

САБАНТУЙ БӘЙРӘМЕ

Сабантуй – элек-электән халкыбызның һәрчак яратып, зур күтәренкелек белән

үткәрелә торган олы бәйрәме ул. Халык йолаларын өйрәнүче этнографлар да

аның белән күптән кызыксынганнар, ләкин аларның төп игътибарын нигездә

мәйдан өчен бүләк җыю тәртибенә һәм мәйданның үзенә, аннары

җиңүчеләрне бүләкләү мизгеленә юнәлтелгән. Язгы йолалар исә сабантуй

белән бәйләнештә каралмаганнар, аның белән берлектә өйрәнелмәгәннәр.

Сабантуй иртә яздан башлап үткәрелә торган тулы бер йолалар, күңел

ачулар, ярыш-бәйгеләр тезмәсе икәнлеген исбат итәләр. Алар язын кар эреп

җир ачыла башлаган көннәрдән алып язгы чәчүгә кадәр үткәрелгән. Бу

бәйрәмнең башка үзенчәлекләре дә бар: аны үткәрү өчен төгәл билгеләнгән

календарь көн генә түгел, атнаның аерым көне дә юк. Монда бөтенесе елның

нинди булуына, карның ничек эрүенә һәм җирнең чәчү өчен кирәк дәрәҗәдә

әзер булуына бәйле. Моны авыл картлары киңәшләшеп хәл иткәннәр, бәйрәмне

үткәрү турында авыл кешеләренә әйткәннәр.

Сабантуйның беренче, иң тулы һәм озаккарак сузыла торган варианты түбәндәге тәртиптә үтә:

- халыктан җыйган азык-төлектән баларга ботка пешереп ашату (карга боткасы, дәрә боткасы);

- балаларның манган йомырка җыюы;

- ат менгән егетләрнең йомырка җыюы һәм аны пешереп ашавы – сөрән сугу;

- танымаслык булып киенгән ирләрнең йомырка җыеп йөрүе (җәяүле сөрән);

- мәйдан өчен бүләк җыю;

- мәйдандагы ярыш-бәйгеләр;

- яшьләрнең кичке уены.

Сабантуйның икенче варианты беренчесенә караганда кыскарак. Ул түбәндәге этаплардан тора:

- мәйданга атна-ун көн кала егетләрнең бизәлгән атларда чабышуы («ат аягы кыздыру”);

- балаларның манган йомырка җыюы;

- бүләк җыю;

- мәйдан;

- яшьләрнең кичке уены.

Сабантуй – олы бәйрәм һәм аңа хәзелек алдан ук башланган. Хатын-кызлар өй җыештырган, бөтен нәрсәне чистартканнар. Ирләр исә ишегалдын, урам тирәләрен себергәннәр, чүп-чарны җыештырганнар, бәйрәм көнгә лаек нигъмәтләр әзерләгәннәр.

Менә шулай үткән сабантуй.

СӨМБЕЛӘ БӘЙРӘМЕ

“Сөмбелә” уңыш бәйрәме.21нче августтан 22 нче сентябрь аралыгы халык телендә Сөмбелә айлыгы дип йөртелгән .Әлеге бәйрәм уңыш җыелып алганнан соң үткәрелгән.Бәйрәмгә алдан ук әзерләнә торган булганнар:өйләрне,ишегалларын җыештырганнар,татар халык ашларыннан чәк-чәк,бавырсак ,өчпочмак,бәлеш пешергәннәр,кунаклар чакырганнар.Халык бу көнне көне буе бәйрәм иткән,җырлаган,биегән,төрле уеннар уйнаганнар. Сөмбел сүзе “сары башак” дигән мәгънәгә туры килә. Безнең ата – бабаларыбыз Сөмбеләне уңыш җыеп алу ае итеп кенә түгел, ә шул айның уңыш алиһәсе — алтын сары толымлы, “сөмбел чәчле” кыз итеп тә күз алдына китергәннәр.Сөмбелә бәйрәме 15 нче сентябрьгә, көн белән төннең көзге тигезләшкән чорына туры килә.

КАЗ ӨМӘСЕ БӘЙРӘМЕ

Көзге кышкы күмәк йолалар һәм бәйрәмнәр арасында өмә аерым бер урын тота. Безнең борынгы әби-бабайлар казны бик яратканнар.Беренчедән,аның мамыгыннан мендәр,түшәк,ястыклар ясаганнар .Билгеле булганча,мендәр өеменнән башка татар йортын күз алдына китереп тә булмый.Икенчедән,каз итеннән аш-су өчен бик әйбәтләп файдалана белгәннәр,шулпасын да яратып ашаганнар. Күп төрле каз ашлары турында әйтәсе дә түгел;каз бәлеше ,каз коймагы ,каз тәбикмәге ,каклаган каз… Каз маен хәтта дәвалау өчен саклаганнар :кышкы суыкларда бит,колак очлары өшесә ,каз мае сөрткәннәр.

Инде борынгыдан калган йолаларга килсәк ,анда каз билгеле бер урын алып торган.Улы яки кызының үз тормышын корыр вакыты җитсә,ана кеше берничә казын туйга дип саклап тоткан .Чөнки пар каз-ул туйның хөрмәтле күчтәнәче. Матур табакка салып казны туй мәҗелесенең түренә чыгарганнар.

Каз күтәреп килгән “күчтәнәчле кунак”башка вакытта да,гадәттә,аерым хөрмәткә лаек саналган.

Яшьләр өмәгә бик теләп барган,авыр эшләрне дә бәйрәм кебек итеп башкарып чыга белгән .Йолкыган казларны көянтәгә асып кызлар чишмәгә ,су буена юл тотканнар .Анда барып казларны салкын чишмә суында чайкый-чайкый юганнар. Чишмәгә бару-үзе бер йола белән бәйле.Кызлар,гадәттә,гармуннарын

алып,егетләр иярә торган булган.Монда да җыр,такмак әйтү,чишмә буенда биюләр башкарылган.

Казларны юып кайтуга хуҗабикә каз маенда бик әйбәтләп коймак,я тәбикмәк пешереп,чәй әзерләп көтеп тора.Ә аш-бәлешләр кич белән була.Кичке мәҗелес тәмамлануга ,шул йортта төрле уеннар оештырылган.

Нардуган бәйрәме 

Ул кыш көне, декабрьнең 24-25ләрендә башлана һәм унике көнгә сузыла. Нардуган көннәрендә, өлкән буын вәкилләре сөйләвенчә, төрлечә күрәзәлек итүләр, кеше танымаслык итеп киенеп, өйдән-өйгә кереп маскарад ясап йөрү һәм башка күңел ачу уеннары уздырыла. Нардуган йоласы Идел буендагы күрше халыкларда да билгеле: чуваш, удмурт, мари, мордва һ.б. Кышкы кояш торгынлыгын борынгы халыклар кояшның “үлеп кабат терелүе” яки “яңадан тууы” рәвешендә күзаллаганнар һәм аны ел саен бик зурлап, тантаналы төстә билгеләп узганнар. Мондый календарь бәйрәм “Нардуган” дип йөртелгән. Аның атамасын монголча “нар”(кояш) һәм татарча “туу” сүзләреннән ясалган дип аңлату бар. Әгәр бу шулай икән, нардуган, димәк, “кояш туган” дигән сүз булып чыга. Нардуган үзенең асылы белән аграр йола, ягъни ул игеннәрдән мул уңыш алу хакына, шундый өмет белән уздырылган. “Нардуганга бармасаң, җитен булмый” кебек ышанулар шуңа дәлил булып тора. Заманнар узган саен, Нардуган, башка йолалар белән катнашып, алардан күп кенә яңа ритуаллар үзләштергән. Атап әйткәндә, Раштуа, Святки бәйрәмнәренең йогынтысы зур булганлыгы күренә. Нардуганчылар, өйдән өйгә йөреп, җыр һәм такмаклар әйткән, йорт хуҗаларына Яңа елда муллык, иминлек, бәхет теләгән:

Нардуган, Нардуган,

Нардуган, хуҗалар,

Котлы, мөбарак булсын,

Тормыш түгәрәк булсын,

Мал-туарыгыз артсын,

Игеннәрегез уңсын…

Табигый ки, Яңа ел алдыннан һәркем үзенең киләчәк бәхете, язмышы турында күбрәк уйланучан була. Шуңа күрәдер, Нардуган кичәләренең репертуарларында фал ачу уеннары зур урын алып торган. Аулак өйләрдә кызлар бигрәк тә йөзек салыш уйнарга яраткан. Мин инде олы яшьтәге кеше, яшь чакта шул аулак өйдә булганым булды. Өй хуҗасы белән килешеп, күпмедер хакка “сатып алган” өй – Нардуган өе була. Безнең кебек малайларны анда бик кертмиләр иде, качып керсәң генә… Яшьләр йомырка, май, башка ашамлыклар алып килә, шулай Нардуган өен “сатып алалар”. Аннан соң яшьләр  биешәләр, такмак әйтәләр, уйныйлар, чәй эчәләр, ашыйлар. Аулак өйләрдә кызлар бигрәк тә йөзек салыш уйнарга ярата. Башта кемне булса да бәкедән су алып кайтырга җибәрәләр. Кайтканда сөйләшмичә, артына әйләнеп карамыйча кайтырга тиеш ул. Шулай алып кайтылган су тылсымлы, серле көчкә ия дип ышанганнар. Уенда катнашучылар йөзекләрен җыеп, аларны су тутырылган тирән савытка салалар. Шуларны эшләгәч, бер куплет җыр башкарыла. Уен башы савыттагы йөзекләрне бутый да, карамыйча гына берсен тартып чыгара. Һәм баягы җырның эчтәлегенә карап, йөзек иясенең алдагы тормышын юрау башлана. “Нардуганым нар төсле, матур ярлар бар төсле” кебек җыр өзекләреннән дә аңлашылганча, яше җиткән кызларны күбрәк “быел кияүгә чыгаммы?”, “нинди кешегә тап булам?” кебек сораулар кызыксындыра. Күрәзәлек итүнең башка ысуллары да була. Әйтик, төн уртасында абзарга кереп караңгыда бер сарык тоту: карт сарык эләксә – карт кешегә, яше эләксә – яшь кешегә тормышка чыгасың, имеш. Яки капка аркылы киез итек ыргыту – итек башы кая карап ята, шул якка кияүгә чыгасың һ.б.

Чиләккә балдак салган кызлар киләсе елга кадәр йорт-җирнең иминлегенә, яшьрәк кызлар, киләчәккә язмышларын исәпкә алып, салынган йөзекләренә юрап бирергә җырлар көтә. Шулай итеп, һәркем, киләсе елга кадәр күңеленнән нәрсә дә булса юрап, балдак салган. Балдак салучыларга такмаклар, уен җырлары да әйтелә.