Тема: Әтәч кунакка килгән.

Максат: йорт кошлары белән таныштыруны дәвам итү, әтәч турында белгәннәрен ныгыту, йорт кошларына мәрхәмәтлелек тәрбияләү

Җиһазлау: ноутбук, әтәч уенчыгы, “Әтәч гаиләсе белән” рәсеме, пластилин, тарелка, магнитофон

Барышы:

1. Сюрприз момент. Магнитофонда әтәч тавышы яңгырый.

Тәрбияче:

- Балалар, нәрсә кычкыра ул?(Балалар:Әтәч кычкыра.-дип җавап бирәләр.)

-Әтәч кайда яши соң?( Балаларның җаваплары тыңлана.)

Тәрбияче :

- Әтәч лапаста яши. Ул йорт кошы, аны кешеләр асырый.

2. Әтәч, тавык, чеби рәсемнәрен ноутбукта күрсәтү.

Тәрбияче:

-Балалар, бу нәрсә? Әтәч нинди? Аның нәрсәләре бар?(Балалар : Бу әтәч. Ул матур (усал, ак). Әтәчнең канаты, койрыгы бар.- дип җавап бирәләр)

Һәр бала аерым әтәч т-да кабатлап әйтә.

Тәрбияче:

- Балалар, әтәч безгә бик кирәк. Ул иртән матур тавышы белән йокыдан уята. Үзенең нәни чебиләрен дошманнардан саклый. Ләкин әтәчләр кайвакыт бик усал да булалар. Алар каты томшыклары белән чукырга һәм очлы тырнаклары белән тырнарга мөмкин. Шуңа аларны читтән генә күзәтергә кирәк.

Тәрбияче тавык, чеби турында да балалардан аерым сорап чыга.

3. Әтәч уенчыгын күзәтү.

Тәрбияче:

-Бүген безгә кунакка әтәчкәй килгән. Карагыз әле, рәсемдәге әтәчкә ошаганмы?

( Балалар башын, томшыгын, канатын, койрыгын, аякларын күзәтәләр) Һәр баладан аерым сорала:

- Инсаф, әтәчнең томшыгын күрсәт. Ул нинди?һ.б.

4. Физминутка.

- Әтәчнең сезнең белән уйныйсы килгән. Әйдәгез бергәләп уйнап алыйк.

Әтәч бик иртә тора, (Балалар урыннарыннан торалар)

Канат кагып кычкыра ( Кулларын як-якка селкетәләр)

– Кикрикүк! – Кикрикүк! ( Балалар кабатлыйлар)

Тор иртәрәк: эшең куп. ( Балалар бармак яныйлар)

5.Әтәчкә ярма әвәләү.

Тәрбияче:

- Әйдәгез әтәчнең күңелен күрик, ярма әвәләп бирик.

Балалар пластилинны өзеп –өзеп бармак очлары белән түгәрәкләп “ярма” әвәлиләр, савытка салалар.

Тәрбияче:

- Әтәч сезгә рәхмәт әйтә: канатын кага. (Тәрбияче уенчыкны хәрәкәтләндерә)

6. Йомгаклау.

Тәрбияче: — Балалар, бүген без нәрсә турында сөйләштек? — Әтәч турында нәрсә белдегез?