82 нче «Көнбагышкай» катнаш балалар бакчасы муниципаль бюджет мəктəпкəчə белем бирү учрежденияче

Конспект занятия по формированию элементарных математических представлений (средний возраст)

Тема:

«Веселое путешествие»

Үткәрде тəрбияче:



Ахметьянова Л.А.

Яр Чаллы-2013

МАКСАТ:

– чебилəр образыныӊ характерлы узенчəлеклəре турында поэтик сүзнеӊ сəнгатьле алымнары, музыка һəм рəсем сəнгате аша кузаллау формалаштыру;

– чебилəр каурыеныӊ характерлы үзенчəлеклəрен биреп торле алымы белəн ясау;

– сары һəм кызыл төслəр турында белемнəрен ныгыту;

– балаларны пумала һəм гуашь белəн дѳрес кулланырга ѳйрəтү,

–чебигə карата кайгыртулы мѳнəсəбəт тəрбиялəү.

Методлар:

сөйләү методы ( әңгәмә, диалог);

күрсәтмәле метод (демонстратив материал,чеби уенчыгы);

уен методы ( дидактик уеннар “Кошларның исемнәрен әйтеп бир”, физминутка “Яз килде”).

Чаралар:

сәламәтлекне саклау технологиясе;

демонстратив күргәзмә (презентация).

җИХАЗЛАР:

        Чеби кəгазь силуəтлары, сары гуашь, щетиналы пумалалар, банка белəн су, гуашьлар ѳчен савыт, пумалалар ѳчен подставка, чүпрəк салфеткалар, чеби.

ФОНОГРАММА:

Релакс музыкасы.

ƏЗЕРЛЕК ЭШЛЭРЕ:

Чеби турында слайдлар иллюстрациялəр карау, чеби турында шигырь, əйтемнəр, табышмаклар.

ИНИВИДУАЛЬ ЭШ:

        Əмина, Дилə, Сабина Н. сѳйлəм теллəрен үстеру; Ахмад, Камиль, Ринат белəн тѳслəрне белүлəрен ныгыту.

СүЗЛЕК ӨСТЕНДЭ ЭШ:

        – əйтемнəр;

        – сүз байлыкларын баету: кояш–кояшкай, канатларын җəеп.

        

ШӨГЫЛЬНЕӉ БАРЫШЫ:

Тәрбияче: Балалар түгәрәккә басалар

Бир әле кулыӊны

Кулыӊдагы җылыӊны

Елмая көлэ кояш

Бездә елмаек бераз

Тәрбияче: Балар нинди тавыш ул? (чеби чыелдый…)

Карагыз әле безгэ куннакка Чеби килгэн…!

Исәнме Чеби

Балалар: исәнме чеби…

Чеби: Исәнмесез, балалар!Мин сезнеӊ балалар бакчасына дуслар әзләргә килдем…

Тылсымлы сандык алып килдем…

Тәрбияче: балалар әйдәгез әле ачып карыйк нәрсә бар икән анда???(Ачабыз)

Чеби: Балалар мин сезгә узем турыда сөйсәп китәм…

(слайдлар)

Тәрбияче: Синеӊ нигә кәефеӊ юк чеби?…

Чеби: Сезгә куннака килгәндә шулхәтле ашыгып килгәнмен чебиләрне югалтып бетергәнмен сезгә бирермен дигән идем матур чебиләрне рәсемнәре юк…

Тәрбияче: кайгырма чеби без сиӊа булышырбыз чебиләрне ясашырбыз…

-Ясашабызмы?

Балалар: әйе…

Тәрбияче: Балалар сезнеӊ чын чебиләр кургәнегез бармы? Ə нинди соӊ алар?Əйдəгез бездə шундый чебине ясап карыйк…

- карагыз əле чебигə, аныӊ гәудәсенеӊ нинди олешләре бар? Балалар гәудә олешләрен һəм ул олешлəрнеӊ нинди формада икəнен əйтəлəр: баш– тугәрәк, гәудә– овал, кузләре – тугәрәк, томшыгыочпочмак). Чебинеӊ йомшак канатларын күрсәтү ѳчен без анны каты пумала белəн эшлибез. (балалар тотып карыйлар).

Пумаланыӊ ѳчына гына буяуны алып тортке тортеп кенə ясарга өйрəнəбез. Куллар терсəккə таянган, пумаланы 3 бармак белəн тотарга, һəрəкəтлəрне кул чугы белəн  ясарга, пумаланы туры тотарга. Ахырдан кузлəрен, томшыкларын ясыйбыз.

-Менə нинди матур чеби килеп чыкты…

-Тордык ə хəзер мин тавык, ə сез чебилəр булырсыз

Чеп-чеп чибилəрем минем нəни йомшак матур чибилəрем…

Физминутка:

Менə инде яз килде



Түбəдəн тама тамчылар

Кѳндез көн җылы була

Суыты кичкэ таба



Тамчылар бии тып-тып

Тамчылар сикерəлəр

Аларны булный туктатып

Алар яз китерə

-Əйдгəез кояштан сары тос сорыйк…

Кояш кояш чык чык сары тѳсеӊне биреп чык…

-Утырабыз рəсем ясарга… Матур итеп утырдык рəсем ясарга чеби сезнеӊ матур рəсемнəрегезне узе белəн алып китəр….

-Сары бояуны тумалага алып биягыз, аннары тəпилəрен, томшык һəм кузлэрен (музыка тынлап ясыйлар)…

Чеби: нинди матур чебилрə…Сап сары чебилрə…

-Шуныӊ ѳчен сезгэ миннəн кучтəнəч…(конфет)

Тəрбияче: Сау бул чеби…

Балалар: Сау булл…