Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районының “Кукмара ш.т.п. дүртенче номерлы “Ләйсән” балаларны һәрьяктан тәрбияләп үстерү буенча балалар бакчасы” муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе

Балалар бакчасы тәрбиячеләре алдында “Гөлләр үстерәбез ” темасына үткәрелгән беренче кечкенәләр төрекеме өчен бала һәм әйләнә-тирә дөнья шөгыленең конспекты

Тәрбияче Билалова Г. Ш.

2012

Тема: “Гөлләр үстерәбез”

Максат: балаларны гөлләр тәрбияләргә өйрәтү.

Бурычлар: балаларда эстетик зәвык хисе, чисталык, пөхтәлек сыйфатлары тәрбияләү, танып белү эшчәнлекләрен, сөйләм телен үстерү, гөлләрне тәрбияли белергә, матурлыкны күрә белергә өйрәтү.

Җиһазлау: фикус, яран гөлләре, сусипкеч, савытлар, су, губка, салфеткалар.

Сүзлек эше: фикус гөле, яран гөле, бүлмә гөлләре.

Методик алымнар: әңгәмә, күрсәтү, шигырь уку, аңлату, сөйләү, уен, сорау.

Шөгыль барышы

- Хәерле иртә, балалар, кунаклар.

— Балалар, карагыз әле, сез монда нәрсәләр күрәсез?

— Гөлләр.

— Дөрес, балалар, бу бүлмә гөлләре. Бүген без сезнең белән бу матур гөлләр белән танышырбыз һәм аларны тәрбияләргә өйрәнербез.

— Балалар игътибар белән тыңлагыз әле, мин сезгә бер шигырь сөйлим:

Безнең бүлмәдә хуш исле гөлләр

Шаулап үсәләр бик матур итеп.

Кайсылары зур, кайсы кечкенә.

Ямьләп торалар безнең бүлмәне.

— Балалар, матурмы шигырь? Бик матур. Ә бит безнең гөлләребез дә бик матур. Әйдәгез алар белән дә танышып китик әле. Бу фикус гөле. Ул кечкенә агачка охшаган. Сабагы озын, яфраклары да зур, шулай бит балалар. Кабатлыйк әле: “фикус гөле”. 1-2 баладан кабатлату.

— Ә монысы яран гөле. Бу гөл тәбәнәк, яфраклары да фикусныкына караганда кечкенәрәк, әле аның матур кызыл чәчәкләре дә бар. Кабатлыйбыз “яран гөле”

— Балалар, бу гөлләр безнең бүлмәбезне матурлап кына калмыйлар, алар әле һаваны да чистарталар, шуның өчен аларны тәрбияләп – яфракларындагы тузаннарны сөртеп, төпләрен йомшартып, су сибеп торырга кирәк. Башта без фикус гөленең яфракларын сөртербез. Ул болай эшләнә: мин бер кулымны яфракның астына куям, икенче кулым белән, сак итеп, яфракны сөртәм. Диляра, әйдә сөртеп күрсәт әле, үскәнем. Рәхмәт сиңа, булдырдың.

— Хәзер мин сезгә яран гөленең яфракларын чистартып күрсәтәм: моның өчен мин бармак очларын суга манчыйм һәм яран гөленә чәчрәтәм. Әйдә, Ислам синдә яфракны чистартып кара әле. Булдырдың, бик яхшы.

— Балалар, хәзер без бергәләп гөлләрнең яфракларын чистартып алырбыз.

— Балалар, гөлләребез матурланды бит, хәзер аларның төпләрен йомшартып су сибәсе генә кала. Тамырларына тимичә генә мин гөлләрнең төпләрен йомшартам, һәм сусипкечтән су сибәрбез. 1-2 баладан су сиптерү.

— Балалар, бик зур эш башкардык без бүген, кем әйтә без нәрсәләр белән таныштык? Гөлләрне нишләттек без?

— Рәхмәт сезгә, балалар, гөлләр безнең бүлмәбезне һәрвакыт матурлап торыр һәм һаваны чистартып безгә файда китереп торыр.