Миргалимова Регина Габтеразаковна

1 нче квалификацион категорияле татар теленә өйрәтү тәрбиячесе

Валиуллина Аэлита Габделрафиковна

Татар теленә өйрәтү тәрбиячесе

МАМБУ “100 нче балалар бакчасы “Алтын каурыйлы кош”

“ Сихерле алданда очрашу”

( Зурлар туркеме өчен йомгаклау эшчәнлек — иртә)

Максат: Зурлар төркемендә уеннар аша телне шомарту,татар теленә кызыксыну уяту.

Бырычлар:

-Төркемнәрдә балалар белән Татарстанда ике теллелек законына нигезләп татар теленә һәм ана теленә кызыксыну уяту һәм соклану тәрбияләү.

-Уен аша балаларны татар теленә һәм ана теленә алып кереп китү, дөрес сөйләм төзи өйрәнү.

-Татарча һәм русча уеннар аша балаларның аңлау дәрәҗәсен,никадәр практикада куллана алуын билгеләү.

Җиһазлау һәм күрсәтмәлелек:Төсле итеп ясалган рәсемнәр, балалаарның уеннарын сурәтләгән картина, уенчыклар;

Техник чаралар : интерактив такта,ноутбук,магнитофон

Дидактик материал:нәниләр өчен төсле китаплар,кул белән тотып карау өчен уен оештыуга кирәк булган атрибутлар;

Залның бизәлеше: төсле картиналар, шарлар, көймә рәвешендә ясалган күрсәтмә картон, яшел алан.

Балалар белән эш: шигырьләр,җырлар ятлау,уен уйнау

Төркем тәрбиячеләре һәм музыкант белән эш:көйләр өйрәнү,уеннарны кабатлау,җырлар тыңлау.

Эшчәнлек –иртәне башлау

1нче алып баручы: Исәнмесез , балалар. Без сезнең белән сихерле аланга сәяхәт итәбез.

2нче алып баручы : Менә шушы көймәгә утырыйк та, елга аша сихерле аланга сәяхәткә китик (балалар суда йөзгән шикелле музыка астында икешәрләп басып тирбәлеп торалар)

Залда ” Туган –як “җыры яңгырый

Балалар : Апа бик кызык икән көймәдә йөзү , ә без ул сихерле аланда нишлибез?

1 нче тәрбияче: Балалар, иң элек без аланга килеп җиткәч,сихерле аланга ягымлы итеп ,–“Исәнмесез”,- дип әйтербез. Ә инде агачлар , аландагы кошлар, куяннар, керпеләр, аюлар, төлкеләр безгә сәлам биргәч, без алардан тагын бер ягымлы сүз сорарбыз.

Балалар: Без ул ягымлы сүзне беләбез.(Барлык балалар да бергәләп)Хәлләр ничек матур алан? ,-дип әйтәләр.(Бу вакытта бер алып баручы аю булып киенеп керә)

Аю: Исәнмесез,балалар. Безнең аланның хәлләре әйбәт.Ягез әле безнең аланга рәхим итегез,бергә-бергә бик күңелле булачак.Уеннар уйнарбыз, җырлаар җырларбыз. Безнең аланның җәнлекләрен ,кошларын яңа сүзләр белән таныштырырсыз.

Алып баручы: Балалар ягез әле аю дустыбыз белән уйнап алыйк. (Җырлы –хәрәкәтле уен уйнала”Аю ничек йөри?”Балалар аюның йөрүен алпан-тилпән атлап күрсәтәләр,кулларын чәбәклиләр)

Аю атлый лап-лоп,

Аю килә шап-шоп.

Аю: Рәхмәт, бик күңелле булды.Ягез әле куян дусны да чакырыйк.

Балалар һәм аю бергәләп: Куян кил монда.

Алып баручы: Без сезнең белән аланда хәзер”Ак куянны куабыз дигән уен уйныйбыз. (Балалар арасыннан бер бала аучы калганнары ак куяннар була.Магнитофоннан җыр яңгырый. Интерактив тактада яшел алан күрененше һәм ак куяннар рәсеме куела.Аучы куяннарны әкрен генә куа,тоткан бала куянга ягымлы сүзләр әйтергә тиеш була.Мәсәлән,ак куян,матур куян, зур куян, әйбәт куян, йомшак куян, кечкенә куян )

Ак куян , йомшак куян,

Зур куян,әйбәт куян.

Сиңа дигән кишерне,

Агач төбенә куям.

Алып баручы: Ә хәзнр ял да булыр, кызыклы да булыр телләрне уйнатып алыйк әле.Ягез әле , балалар, дәү әни өйрәткән бер тел ачтыргычны кабатлыйк.(балалар белән бергәләп тиз әйткеч әйтешү уены)

Ап,ап-аппа дип әйт,

Зур алма бирәм.

Әп,әб-әби дип әйт,

Әфлисун бирәм.

Алып баручы: Балалар мин сезгә тагын бер уен өйрәтәм ,тыңлагыз.Хәзер безнең туган якта яз җитә.Шулай булгач без сезнең белән “Тамчылар җыю” уенын уйныйбыз.

Интерактив тактада яз күренеше,тамчы тамган авазлар ишетелә һәм “Яз җитә”җырын магнитофонда җырлату. (Фатих Кәрим сүзләре).

Тамчылар бөртеге- зәңгәр төстәге соктан җыелган капкачларны залга сибеп куябыз .Балалар кечкенә чиләккә шул тамчыларны җыеп тутыралар. Ике төркемгә бүлеп тә оештырырга була.“Яз җитә”җырын туктатып-туктатып уенны дәвам итү.

2нче алып баручы: Булдырдыгыз, нәниләрем.Менә шушы тамчылар кебек безнең дә туган илебезгә мул уңыш, күп шатлыклар яусын. Без тагын бер тел ачтыргычны искә төшерик әле һәм татар милли киеме түбәтәйне малайларга кигезик. (Балалар белән тизәйткечне җырлап уен уйныйбыз.Кулларын чәбәкләп күрсәтәләр шунда ук бер кыз бала бер малайның башына түбәтәй кигезеп куя.Шулай итеп уен дәвам итә.)





Чәп-чәп чәбәкәй

Безнең куллар бәләкәй.

Малайларның башына ,

Кигерәбез түбәтәй





Аю: Сезнең арада кәҗәләп утыручылар юк икән..Барыгыз да уенда актив катнашты. Мин үземнең урманыма шатланып кайтып китәм инде . Зур рәхмәр сезгә балалар.

Алып баручы : Ягез әле балалар урмандагы кошлар, җәнлекләр белән саубуллашыйк. Безне дә көймәбез көтеп тора .Төркемнәрдә тәмле ботка пешкәндер ,тизрәк кайтыйк әле,нәниләрем.

Балалар: Саубулыгыз. Рәхмәт .Тагын килегез сихерле аланга- урмандагы дусларыбыз.

Кулланылган әдәбият:Тулысынча авторлар эшкәртмәсе.