Тема: “Биегерәк, тәбәнәгерәк”.

Максат:

1. “Биегрәк” — “тәбәнәгрәк киңлек мөнәсәбәтләрен аныклау, аңлау осталыгын ныгыту һәм өстендә”, “астында сүзләрен сөйләмдә дөрес кулланырга өйрәтү, әйберләрне биеклек белән чагыштыру турында күзаллау;

2. Тәрбияче җитәкчелеге астында читенлекләрне мөстәкыйль җиңеп чыгу тәҗрибәсен төзү (рефлектив ысул нигезендә);

3. Өчкә кадәр хисапны ныгыту, 1 — 3 саннарын микъдар белән чагыштыру осталыгын ныгыту, әйберләрнең сыйфатларын билгелү, атау һәм чагыштыру осталыгын ныгыту;

4. Фикерләү операцияләрен ныгыту: анализ, чагыштыру, гомумиләштерү һәм тәңгәллекне, игътибарлыкны үстерү, сөйләм, күзаллау, логик уйлау.

Шөгыльгә әсбаплпар:

Күрсәтмә: проектор, курчак.

Таратылучы: “Лего” шакмаклары.

Шөгыль барышы

1.Уен халәтенә кертеп җибәрү.

Балалар келәм өстендә утыра.

-Сез бәйрәмнәр яратасызмы?

-Сезнең иң яраткан бәйрәмегез нинди?

-Яңа ел бәйрәмендә нәрсә булуы мәҗбүри? (Чыршы).

-Чыршыны кайда сатып алып була? (Чыршы базарында, кибеттә.)

-Яңа ел алдыннан чыршы алырга чыккан, Ләлә исемле кыз һәм аның әнисе турында, хикәя тыңлыйсыгыз киләме?

2. Белемнәрне актуальләштерү.

2.1. Уен “Чыршылар” (башлап җибәрү).

Балалар төрле биеклектә өч чыршы урнашкан экран янына киләләр. Иң кечкенә чыршы иң башкаларга карата биек җирдә урнашкан. Аста, иң биек чыршы урнашкан урында, тигез булмаган рельеф ясалган.

Тәрбияче балаларга Ләлә һәм аның әнисенең соңлап кына базарга килүе, шуңа күрә анда нибары өч кенә чыршы калуы турында сөйли.

-Чыршы базарында ничә чыршы калган? (Өч.)

-Базарда бертөрле чыршылар сатылганмы, әллә төрле-төрлеме? (Төрле-төрле.)

-Чыршылар нәрсә белән аерылалар?

Гадәттә балалар “бу чыршы — кечкенә, монысы — зурырак, ә монысы – бөтенләй зур”, диеп әйтәләр. Тәрбияче ризалаша һәм бер чыршы –тәбәнәк, икенчесе –биегерәк, өченчесе – иң биеге, дөресрәге чыршылар биеклекләре белән аерылалар диеп ачыклый.

3.Уен очрагында кыенлык тудыру.

3.1. Уен “Чыршылар” (дәвам итү).

Ләлә әнисе белән иң биек чыршыны сатып алырга телиләр.

Ләлә бер чыршыга күрсәтә (тәрбияче иң биек чыршыны күрсәтә), әнисе аның белән ризалашмый һәм икенчесен күрсәтә (тәрбияче биектә урнашкан иң кыска чыршыны күрсәтә).

-Аларның кайсысы хаклы?

Гадәттә, балалар дөресен, биек чыршыны күрсәтәләр, тәрбияче шикләнү белдерә.

-Ләлә белән әнисе һәм без сезнең белән килешә алдыкмы? (Юк.)

-Нишләп, сез ничек уйлыйсыз?

Балаларның барлык җаваплары тыңланыла, аннан соң тәрбияче: без сезнең белән килешә алмадык, чөнки җисемнәрне биеклекләре буенча чагыштыра белмибез, диеп нәтиҗә ясый.

4. Яңа белемне ачу.

4.1 Уен “Чыршылар” (тәмамлау).

-Кайсы чыршының биегерәк икәнен белер өчен нәрсә эшләргә кирәк?

Әгәр балалар чыршыларны янәшә куярга тәгъдим итәләр икән, тәрбияче чыршыларны тигез булмаган өслектә, иң озын чыршыны- иң батынкы җиргә, ә иң тәбәнәк чыршыны – иң биек җиргә куеп, аларны бертигез биеклектә итеп күрсәтә.

Болай итеп, кайсы чыршының биегерәк икәнен ачыклап буламы? (Юк.)

Килеп чыккан нәтиҗәне иллюстрацияләү өчен, төркемдәге иң тәбәнәк буйлы баланы урындыкка бастырып, аның янына төркемдәге иң озын буйлы баланы бастырып чагыштырып карарга була.

Кайсысы биегерәк икәнен ачыклар өчен безгә чыршылыарны ничек итеп куярга кирәк?

Балалар, чыршыларны янәшә тигез өслеккә бастырырга кирәк икәненә төшенергә тиеш.

Тәрбияче балалар белән ризалаша, аларны мактый һәм нәтиҗә чыгара: җисемнәрне биеклекләре буенча чагыштырыр өчен, аларны янәшә тигез өслеккә бастырырга кирәк.

Ләлә балаларга рәхмәт әйтә һәм биеклекне ничек чагышытырырга кирәк икәнен онытмас өчен, рәсемен ясарга сорый.

Тәрбияче тагын бер тапкыр нәтиҗәне кабатлый һәм тактада ике төрле озынлыкта булган ленталарны чагыштырып күрсәтә.

5. Яңа белемне белемнәр системасына кертү һәм кабатлау.

5.1. Уен “Кем биегерәк?”.

Тәрбияче балаларны үзе янына җыя.

Сез чыршы бәйрәменә йөрисезме?

Ә анда нишлисез?

Тәрбияче балаларга чыршы бәйрәмен искә төшереп, уйнап алырга тәгъдим итә.

Уйныйсыгыз киләме?

Тәрбияче, балаларга парлашып басырга һәм парада кемнең биегерәк икәнен ачыкларга тәгъдим итә.

Тәрбияче парларны үзе билгеләп, парада бер баланы биегерәк, икенчесен тәбәнәгерәк итеп бастыра.

Сез ничек итеп буйларыгызны чагыштырасыз?

Тәрбияче балаларның игътибарын экрандагы рәсемгә юнәлтә. Балалар, аларга идән өстендә бер-берсенә аркалары белән басырга кирәклеген сөйләп бирергә тиеш.

Балаларга мөстәкыйльлек бирелә. Биремне эшләгәннән соң, нәтиҗәне: “Мин Фәннурдан биегерәк” яки “Фәннур миннән тәбәнәгерәк” мисалында әйтеп бирергә тиешләр.

5.2. Уен “Төзүчеләр”.

Тәрбияче баларга сорау бирә:

Яңа ел бәйрәмендә чыршыдан кала, тагын нәрсә була? (Бүләкләр.)

Тәрбияче балаларга, Яңа ел бәйрәменә бүләккә, шакмаклар алуларын һәм алар шунда ук төзергә утыруларын күз алдына китерегә тәгъдим итә.

Балалар дүртәрләп өстәл артына утыралар. Һәр өстәл өстендә кызыл, сары, яшел һәм зәңгәр төстәге шакмаклар ята (һәр төс 6 шакмак). Тәрбияче балаларга өч аю өчен өйләр төзергә тәгъдим итә.

Менә моның кадәр(3) бертөсле шакмаклар алабыз.

Ә хәзер тагын шул кадәрле бертөсле шакмаклар алабыз.

Барлык шакмаклардан төрле биеклектәге өч өй ясагыз.

Әгәр балалар биремне башкарырга кыенсынып торалар икән, иң кечкенә өй бер шакмактан торганын әйтергә була. Икенче өй аз гына биегерәк.

Сез аны ничек итеп эшлисез? (Тагын бер шакмак өстибез.)

Биремне бөтенесе эшләп бетергәч сораулар бирергә була:

Сез ничә өй төзедегез?

Иң биек(тәбәнәк) өйдә ничә шакмак?

Иң биек һәм иң тәбәнәк өй арасында торган өйдә ничә шакмак?

Биремне эшләп бетергәннән соң тәрбияче балалардан өйләрнең биклекләрен ничек чагыштыруларын сорый. Балалар мөстәкыйль рәвештә чагыштыру ысулын: өйләрне янәшә итеп өстәл өстенә куярга кирәк диеп, әйтергә тиешләр.

6. Шөгыльне тәмамлау.

Балалар тәрбияче янына җыелалар.

Без бүген кемгә булыштык?

Тәрбияче балаларны, Ләләгә һәм аның әнисенә чыршы сайларга булышканнары, өч аюга өй төзегәннәре һәм җисемнәрне биеклекләре буенча чагыштырырга өйрәнгәннәре өчен мактый һәм Ләлә алып килгән баллы күчтәнәчләрне тарата.