Т. Морзова “Колобок” . ПЕРЕВОД ПЕСНИ НА ТАТАРСКИЙ ЯЗЫК.

Сукмак буйлап әкрен генә,

Агачлар арасыннан.

Нәни кабартма йөгерә,

Тузан оча артыннан.

Ул әбидән дә качкан,

Ул бабайдан да качкан;

Ерак киткән һәм адашкан

Шундый шаян кабартма.

Вак-вак сикерә,

Түп-түгәрәк, йоп-йомры.

Ошаган пәрәмәчкә

Алмалы һәм йөземле.

Куе урман уртасында,

Аюны ул очраткан

Аю аны ачуланган

Аягын тыпырдаткан.

Син әбидән дә качтын,

Син бабайдан да качтын;

Ерак киттен һәм адаштын

Шундый шаян кабартма.

Вак-вак сикерә,

Түп-түгәрәк, йоп-йомры.

Ошаган пәрәмәчкә

Алмалы һәм йөземле.