Миркасимова Рамиля Ринатовна

МБДОУ «Миләш» Тайсуган авылы

Уртанчылар төркеме

Экологик тәрбия

Тема: “ Туфрак безне туендыра”

Программа: Васльева М.А., 2006 ел

Алдан башкарылган эш: бүлмә гөлләрен туфракка, балчыкка, комга утырту, аны күзәтү һәм нәтиҗә ясау. Үсемлек кайда яхшырак үсә? “Бакчада язгы эшләр” сюжетлы картинасы буенча әңгәмә, мәкальләр, физминутлар өйрәнү. Гөлләр турында энциклопедия карау.

Дидактик тәэмин ителеш: туфрак, ком, балчык, банка, су, кечкенә көрәкләр, картина, диафильм, балчык тутырылган гөл савыты, банка белән туфрак.

Һәр балага: банка, таяк, су, салфетка.

Программа эчтәлеге:

1.Туфрак һәм аның үзенчәлекләре белән таныштыруны дәвам итү.

2.Балаларның туфрак турында кайгыртучанлыкларын үстерү, тәҗрибәләр ярдәмендә яңа мәгълумат алу, нәтиҗәләр чыгара белүне күнектерү.

3.Балаларда табигатькә карата уңай эмоциональ караш тәрбияләү.

Шөгыльнең структурасы:

1өлеш – оештыру – 2 минут

Максат: гөл кайда яхшырак үскәнен искә төшерү.

2 өлеш – төп – 20 минут

Максат: тәҗрибә ярдәмендә туфрак, ком, балчык үзлекләрен ачыклау. Туфрак — уңдырышлы җир икәнен ачыклау.

3 өлеш – йомгаклау – 3 минут

Максат: гөл утырту, нәтиҗә ясарга күнектерү.

Методик алымнар: телдән әйтелгән – әңгәмә үткәрү, мәкальләр әйтү, күрсәтеп сөйләү, ял минутлары, сораулар, аңлату эше; күрсәтмә-тәэсирле – картина карау, диафильм карау, гөлнең кайда ничек үскәнен күрсәтү; сюрпризлы мизгел; практик – тәҗрибә үткәрү, гөл утырту, су сибү.

Индивидуаль эш – тәҗрибә үткәргәндә, гөл утыртканда баланың чиста эшләвенә игътибар итү, ярдәм күрсәтү.

Кулланылган әдәбият: Хакимова Г.

Дәрес барышы.

Бүлмәгә Белмәмеш керә, кулында гөл чүлмәге, кызыл балчыкта үскән гөле шиңгән – үлгән.

-Тәрбияче: Балалар, карагыз әле, безгә кунакка Белмәмеш килгән. Тик нишләптер, бик боек күренә. Нәрсә булды Белмәмеш?

-Белмәмеш: (гөл савытына күрсәтеп) менә гөл утырткан идем, шундый йомшак , әйбәт җиргә утырткан идем. Ә ул үсми дә үсми, гел боегып утыра.

-Т-че: Ярар, Белмәмеш, борчылма алай, балалар сиңа ярдәм итми калмас, шулаймы балалар? (Әйе). Безнең балалар гөлләр турында бик күп беләләр, менә безнең төркем бүлмәсен генә күр, күпме гөл үсә. Аларны без балалар белән бергәләп утырттык һәм бергәләп тәрбияләп тә торабыз. Балалар, әле бит без гөлләр турында бик күп альбомнар карадык, энциклопедия китабыннан да гөлләрнең төрле булуын, аларның үсү шартлары белән дә танышкан идек. Белмәмеш, әле без тагын балалар белән бергә тәҗрибә үткәрдек. Исегезгә төшерегез әле, балалар, без яран гөлен комга, балчыкка һәм туфракка утыртып карадык, аның кайда яхшы үскәнен күзәттек. Балалар, гөл кайда яхшырак үсте?

-Б-р:Туфракта, кара җирдә. Гөлгә су сибеп торгач, якты, җылы кояш нурлары төшкән урында.

-Б-ш: Нәрсә соң ул туфрак? Мин гөл утырткан савытта туфрак түгелмени? Мин аңа су да сибеп тордым, якты урынга да куйдым. Ә ул үсми дә үсми. (кулындагы гөл савытына күрсәтеп)

-Б-р: Монысы балчык була.

-Т-че: Марат, синдә балчык дип уйлыйсыңмы? (Әйе)

-Т-че: Гөлинә, син ни өчен балчык дип уйлыйсың?

-Гөлинә: Чөнки ул кызыл төстә, каты.

-Т-че: Дөрес, балалар, бу кызыл балчык. Әйдәгез, туфрак, балчык һәм комның бер – берсеннән ничек аерылганын, Белмәмешкә тәҗрибә үткәреп күрсәтик әле.

-Б-ш: Ой, минем дә тәҗрибә үткәреп, аның нәтиҗәсен тизрәк күрәсем килә.

-Т-че: Бу эш бердә авыр түгел, без инде мондый тәҗрибәләрне үткәреп караганыбыз бар. Менә алдыгызда 3 банка. Анда туфрак, балчык, ком салынган. Хәзер һәр банкага да лейкадан су салабыз. Әйдәгез, әле, ашыкмыйча, түкмичә генә салыгыз суны. Туфрак салынган банкага салабыз, аннары комга, балчыкка. (Балаларның чиста эшләвенә игътибар итү, түгелсә сөртеп алу). Нәрсә күзәтәсез?

-Б-р: Туфрак кара төскә керде, суны үткәрә. Балчык су үткәрми, ком аша су тиз үтә.

-Т-че: Балалар, ничек уйлыйсыз, комны ,балчыкны, туфракны юешләгәч әвәләп буламы икән? (Балалар һәм Белмәмеш өчесендә әвәләп карыйлар).

Нәрсә әйтерсез, комны әвәләп буламы? (Юк) Ул нишли? (Ком тарала) Ә кызыл балчыкны әвәләп буламы? (Әйе, әвәләп була) Туфракны әвәләп буламы? (Юк)

Әйе, җирнең өске катламы – туфрак, ул комлы, балчыклы була. Иң әйбәте кара туфрак, аңарда туклыклы матдәләр күп. Ә комда, кызыл балчыкта туклыклы матдәләр юк. Балалар, нишләп Белмәмешнең гөле үсмәгән?

-Б-р: Гөлен балчыкка утыртканга гөле үсмәгән.

Туфракка утыртмаганга…

Уңдырышлы җир булмаганга…

Туклыклы матдәләре булмаганга…

-Б-ш: Әйтәм аны, сибәм сибәм үсми, су балчыкка сеңми.

-Т-че: Ни өчен су өстә генә тора?

-Б-р: Балчык су үткәрми. Тәҗрибә үткәргәндә дә балчык аша су үтмәде. Ул суда әвәләнә, катып кала.

-Т-че: Әйе,дөрес. Менә хәзер мин сезгә туфракның тагын бер үзлеге белән таныштырып китәм. Минем алда банкада туфрак, өстенә су салам, игътибар белән карагыз әле, нәрсә күзәтәбез?

-Б-р: Күбекләр чыга.

-Т-че: Ни өчен чыга соң ул күбекләр, нәрсә ул?

-Б-р: Туфракта һава бар, шул чыга.

-Т-че: Дөрес, туфракта һава бар. Аны үсемлекләр сулый. Димәк җирдә дә һава бар икән. Ә җир астында нәрсәләр яши соң? Әйдәгез, әле “Җир астында ниләр бар?” дигән диафильм карап үтик. (Карау барышында җир астында яшәүче җан ияләрен атап , күрсәтеп бару) Нәрсәләр күрдегез?

-Б-р: сукыр тычкан, йомран, коңгызлар…

-Б-ш: Беләм,беләм тагын суалчаннар яши анда.Алар шундый тиз хәрәкәт итәләр, менә шулай, менә шулай. Әйдәгез бергәләп күрсәтәбез.

Ял минуты: Түгәрәктә. ( 161 бит К.В.Закирова)

-Т-че: Булдырдыгыз.Әле, балалар туфракта су да бар. Аның белән үсемлекләр туена. Ни өчен сез гөлләргә су сибәсез?

-Б-р: Гөлләр үссен , туенсын өчен.Корымасын, үлмәсен, чәчәк атсын өчен.

-Т-че: Су сипмәсәң нәрсә була? Адилә син ничек уйлыйсың?

-Адилә: Гөл корый, үсемлекләр үлә.

-Т-че: Дөрес, балалар. Су үсемлекләргә яшәр өчен бик кирәк. Әле туфракта тагын черемә дә бар. Ул туфракның туклылыгын арттыра. Хәтта кешеләр аны тирес рәвешендә дә кертәләр. Балалар, менә мин сезгә картина күрсәтәм, анда кешеләрнең бакчадагы язгы эшләре сурәтләнгән. Исегезгә төшерегез әле кешеләр бакчада нинди эшләр башкаралар?

-Б-р: Җир казыйлар, тырмалап йомшарталар, су сибәләр.

-Т-че: Камил, сез дә үзегезнең бакчагызда шундый эшләр башкарасызмы? (Әйе). Динара, ә сез бакчада нинди эшлэр эшлисез?

-Динара: Без яз көне бакчага тирес кертәбез.

-Т-че: Ә ни өчен тирес кертәсез, ничек уйлыйсың?

-Динара (башка балалар): үсемлекләр яхшы үссен өчен.

-Б-ш: Мин дә әти белән әнигә булышам: су сибәм, тырмалыйм.

-Т-че: Әйе, шулай эшләгәндә генә җир яхшы уңыш бирә. Без өйрәнгән мәкальләрне искә төшерик әле.

-Б-р: Җир кара булсада, икмәк ак.

Кыр хезмәт ярата.

Каты җиргә казык кермәс.

Җире барның, җиме бар.

Җиренә күрә җимеше.

Кем эшләми, шул ашамый.

-Т-че: Уңдырышлы туфракны сакларга кирәкме? (Әйе)

-Б-ш: Ни өчен? Һәм ничек итеп саклап була соң аны?

-Т-че: Агачларны кисмәскә.Агач тамырлары белән туфрак ныгый.Гөлинә, ә син ничек уйлыйсың, агачлар булмаса нәрсә булыр иде?

Гөлинә: Агачлар булмаса, туфракны су юып, җил очыртып алып китәргә мөмкин.

-Т-че: Әйе, Гөлинә дөрес. Шуңа күрә дә агачларны кисәрг ярамый, ә киресенчә күбрәк утыртырга кирәк. Балалар, бу туфракның уңдырышлыгын саклар өчен нинди кагыйдәләрне белергә тиешбез?

-Б-р: Туфракта яшәүче җан ияләрен сакларга, урманнарны кисмәскә, бу елгаларны саегуга китерә, туфрак кибә.

-Т-че: Бик дөрес аңлагансыз, балалар. Белмәмеш тә бүген күп нәрсә белгәндер. Әйдәгез, аңа гөлен дә утыртырга ярдәм итик. (Бергәләп гөл утырталар).

-Б-ш: Ур-ра, минем дә гөлем сезнеке кебек матур булып үсеп китәчәк. Хәзер мин савыттагы комны түгәм дә, нинди җир салам?

-Б-р: Уңдырышлы туфрак, кара җир.

-Т-че: Әйдәгез, башта һава калсын өчен вак ташлар салабыз (таш салу төбенә). Ә хәзер уңдырышлы кара туфракны салабыз. Хәзер гөлне куеп тамырын туфрак белән каплап куябыз. (Балаларның индивидуаль эше).

-Б-ш: Бик яхшы эшлисез. Сездән башка мин гөлне утырта да алмас идем, бигрәк уңган инде үзегез.

-Т-че: Гөлне утырттык, нишлисе калды?

-Б-р: Су сибәсе.

-Т-че: Дөрес. Су сибәбез. Белмәмеш, менә нинди матур гөл утыртып бирдек без сиңа балалар белән. Ул яхшы үссен өчен, якты урынга куярга, су сибеп торырга онытма.

-Б-ш: Рәхмәт сезгә, балалар. Сез бик тырыш, уңган икәнсез. Бигрәк тә миңа Динара, Илмир, Гөлинәнең эшләве ошады. Марат белән Гөлинә һәр сорауга тырышып, дөрес итеп җавап бирделәр. Кая ,әле, мин аларга үземнең йолдызларымны бүләк итим әле. Тагын Альбина белән Адиләгә дә бирәм, алар туфрак белән бик оста эшли белүләрен күрсәттеләр. Молодцы. Ә Айрат белән Рәфкатькә йолдызларымны бирми торам. Алар бүген бик булдыра алмадылар.

-Т-че: Без балалар белән өстәмә эшләрбез, Белмәмеш.Аларга киләсе дәресләрдә үзләрен күрсәтерләр, яхшылап әзерләнерләр. Шулаймы. Балалар.

-Б-ш: Рәхмәт, сезгә балалр, мин гөлемне өйгә алып кайтып әнигә күрсәтим әле. Ярый , сау булыгыз.

-Б-р, т-че: Сау бул,Белмәмеш. Тагын безгә кунакка кил.

Тайсуган авылы “Миләш” балалар бакчасы

Уртанчылар төркемендә экологик тәрбия буенча

“ Туфрак безне туендыра” дигән темага шөгыль конспекты

Тәрбияче: Миркасимова Рәмилә Ринатовна

2012 ел