Әдәби –музыкаль кичә Габдулла Тукай безнең йөрәкләрдә

Алып баручы:

Әкияттәге Шүрәлеләр

Кырлаеңда яши бүген дә

Шигырь чишмәләрең җырга кушып,

Яши сандугачлар телендә.

Ничә буын сине иң кадерле

Бер кешесе итеп сагына

Син остаз да, мөгәллим дә булып,

Яшисен күк туган ягында.

— Зәңгәр күк йөзендә язгы кояш нурларын балкытып,

табигатьне уятып туган ягыбызга ямьле апрель ае килә.

Моннан 125 ел элек нәкъ менә шушы айда безнең яраткан

шагыйребез Г.Тукай дөньяга аваз сала.

Г.Алина: Салкын кышлар үтеп

Яз килгәндә,

Җылы яктан кошлар кайтканда,

Туган көнең синең, бөек Тукай,

Тугры халкың итә тантана.

Ведущая ( шагыйрь портреты янына килеп ) рус телендә сөйли:

-Ребята , сегодня мы собрались, чтобы ещё раз поговорить о жизни и творчестве великого татарского поэта Габдуллы Тукая, послушать его стихи, вспомнить сказки. Г.Тукай родился в деревне Кушлавыч Арского района в семье муллы.Сложная была судьба Г.Тукая.Уже с пяти лет остался без родителей, очень рано познал тяготы сиротства.Скитался от одного человека к другому. Детство у него было очень трудное. До девяти лет жил в деревне. С деревенскими мальчиками ходил на речку, на рыбалку, помогал взрослым убирать сено. Затем маленького Тукая увозят в город Уральск, к родственникам.Там он поступает в школу, внимательно слушает учителей, старательно занимается . Став взрослым, пишет много стихов, статей, рассказов. В своих стихах воспевает родной край, природу, родной язык, рассказывает о людях, о том, как они умеют трудиться, как веселятся. Много у него стихов, интересных сказок, рассказов для детей.

В.Никита: Солнца луч закатный

Осветил Кырлай

Бегал здесь когда-то

Маленький Тукай.

В лес ходил с друзьями

И в вечерней мгле

Слушал о коварном

Старом Шурале

И под руководством

Старой абыстай,

В медресе учился

Маленький Тукай.

К.Альбина: А когда он вырос

И поэтом стал,

О родном Кырлае

Он нам рассказал

О далеком детстве,

О своей мечте

И о милой сердцу

Светлой красоте

М.Ильвир: Илдә кояш, җирдә кояш,

Йөздә кояш, күздә кояш,

Көндәгечә көлә кояш,

Әммә бүген үзгә кояш.

Х.Зуфар: Илдә кояш, җирдә кояш,

Тукай көне канат җәйгән

Бәйрәм бүген, бәйрәм бүген,

Тукай көне – безнең бәйрәм.

“Бәйрәм бүген” җыры (Г.Тукай сүзләре, Җ. Фәйзи көе)

башкарыла.

Алып баручы:

Заман башка, әммә халкы аның

Сөйләшә гел синең телеңдә

Җырлап яши алар җырларыңны,

Юк белмәгән сине илеңдә.

Г.Алина :Туган телем – татар теле,

Җырга – моңга, шигырьгә бай.

Шушы телдә иҗат иткән.

Бөек шагыйребез Тукай.

“Тукай абый” җыры башкарыла.

Т.Азалия: Бәйрәмнәрең алда икән әле,

Кара, шагыйрь, бүген текәлеп

Халкың килде, сиңа мәхәббәтен

Ал чәчәкләр белән белдереп

(Тукай портреты янына чәчәкләр куела.)

Алып баручы: Г.Тукай балалар өчен шигырьләр, җырлар, табышмаклар, әкиятләр язган.Ә хәзер, балалар, без дә сезнең белән Г.Тукайның әсәрләрен искә төшерербез.

Г.Эльвина: Звенят ручьи в апреле,

Ласкает солнце нас

На луг мы прилетели

И здесь танцуем вальс.

Мы крылышки расправим –

Красив на них узор.

Мы кружимся, порхаем –

Какой кругом простор!

Душистыми цветами

Весна встречает нас,

И кажется, что с нами

Весь луг танцует вальс.

( Көй яңгрый. Күбәләк очып чыга, бии. Биеп бетергәч, бер малай чыга күбәләкне тотмакчы була, куып йөри.)

В.Вильдан: Нинди матур күбәләк!

Сөйләшикче бергәләп.

“Бала белән күбәләк” җыры (Г.Тукай сүзләре, 3. Хәбибуллин көе) башкарыла.

Алып баручы: Г.Тукай узенең туган авылын бик яраткан, шәһәргә киткәч тә

авылны сагынып, күп искә төшергән.

Тау башына салынгандыр безнең авыл,

Бер чишмә бар, якын безнең авылга ул;

Авылыбызның ямен, суы тәмен белән,

Шуңа күрә сөям җаным – тәнем белән.

Татар биюе – Зарина, Эльвина, Адель, Сагир башкаруында.

Алып баручы:Менә Габдулланың яраткан көчеге килеп тә чыкты.(Мәтәлчек

ата-ата Акбай чыга).

Х.Зуфар: — Әйдәлә, Акбай! Өйрән син

Арт аягың белән тор;

Аума, аума! Туп-туры тор,

Төз утыр, яхшы утыр!

Х.Айдамир:-Ник газаплыйсын болай син,

Мин әле бик кечкенә

Мин туганга тик

Ике айлап булыр, я өч кенә

Юк, кирәкми, мин өйрәнмим,

Минем уйнысым килә;

Шул болыннарда ятасым,

Шунда ауныйсым килә.

Х.Зуфар: -Ах, җүләр маэмай!

Тырыш яшьләй,

Зурайгач җайсыз ул,

Картаеп каткач буыннар

Эш белү уңайсыз ул!

Ведущая:На произведениях Г. Тукая воспитывались много поколений.

Сейчас мы услышим рассказ деревенского мальчика.

(Инсценирование отрывка из сказки Г.Тукая “Водяная”. В

исполнении Х.Руслана, Т.Азалии, Ш.Раушана.)

Алып баручы:

Нәкъ Казан артында бардыр бер авыл – Кырлай диләр

Җырлаганда көй өчен тавыклары “җырлый” – диләр

Бик матур бер айлы кичтә бу авылның бер егет

Киткән урманга утынга ялгызы бер ат җигеп.

(Ат туктаган бер тавыш ишетелә.Биленә балта кыстырган

Былтыр керә.)

Тиз барып җиткән егет, эшкә тотынган баргач ук,

Кисә башлаган утынны балта белән тук та тук!

(Былтыр утын кискән хәрәкәт ясый).

Шундый тын яхшы һавада безнең утынчы алны, артны,

уңны, сулны белмичә утын кисә.

(Балтасы кулда.Егет эштән бераз туктап тора.)

Тукта, чу! Ямьсез тавышлы әллә нәрсә кычкыра.

Сискәнеп безнең егет катып кала аягүрә,

Аңламастан каршысында әллә нинди ят күрә.

(Шүрәле күренә).

Шүрәле: Әй, матур егет,әйдә кети-кети уйныйбыз.Син ни атлы?

Былтыр: Мин-Былтыр.Ә син кем?

Шүрәле: Мин-Шүрәле.Әйдә кети-кети уйныйбыз.

Былтыр: Я ярый ,уйнарбыз.Син башта мине тыңла.Әнә бер бүрәнә ята.

башында ярыгы бар.Син бармагыңны шунда тык, и урман

сарыгы.

(Шүрәле кушканны эшли. Былтыр бүрәнәдән чөйне балта белән

кагып чыгара).

Шүрәле: (елаган тавыш белән) Кысты,кысты,бармагымны Былтыр кысты.

Килегез, ярдәм итегез!

Алып баручы:

Балалар, бигрәк кызганыч бит Шүрәле, әллә аңа ярдәм

итәбезме? (Балалар ярдәмгә килә)

“Шүрәле” уены оештырыла. Шүрәле: ( Балаларга рәхмәтен белдереп күчтәнәчләр бирә.)

В.Вильдан: Син күрмәгән яңа буын килде,

Котлап бүген туган көнеңне,

Киләчәккә барган улларыңнан

Ишетәсең “Туган тел”еңне

З.Миляушә: Һәр яз саен изге туфрагыңда

Гөлләр чәчәк ата бер дигән

Синең арттан Такташ, Туфаның да,

И туган тел, матур тел, дигән.

Ведущая: Воды текут-берега остаются.

Листья осыпаются-ветки остаются.

Птицы улетают-гнёзда остаются.

Люди уходят- песни остаются.

А сейчас в память Тукаю споём все вместе песню «Туган тел»

“Туган тел” җыры ( Г.Тукай сүзләре, халык көе) башкарыла.

Алып баручы:

Шушының белән Г.Тукайның 125 еллыгына багышланган

“Тукай безнең йөрәкләрдә” дип аталган әдәби – музыкаль

кичәбез тәмам.