Тема: Яз һәм Габдулла Тукай.

Максат: Балаларның Гадбулла Тукай турында алган белемнәрен ныгыту. Шигырьләрен рольләргә бүлеп, сәнгатьле итеп сөйләүләренә ирешү.

Бөек шагыйребез Г. Тукай әкиятләре, шигырьләре нигезендә балаларда кешелеклелек, шәфкатьлелек, миһербанлылык сыйфатлары тәрбияләү.

Шөгыль барышы .слайд№1

- Хәзер урамда елның кайсы вакыты?

— Яз фасылы икәнен кайдан белдегез?

— Менә шулай шаулап-гөрләп яз килгәндә, зәңгәр күк йөзендә кояш балкыган, агач-куаклар бөрегә бөреләнгән вакытта безнең яраткан шагыйребез Г. Тукай дөньяга килгән. Ягез, балалар, үзегез әйтеп карагыз әле, кем ул Г. Тукай?

- Балалар, игътибар белән карагыз әле, аның күзләре нинди?

-Ни өчен моңсу, уйчан соң аның күзләре?

- Г. Тукай каясы районда, кайсы авылда туган? слайд №2

— Менә шушындый кечкенә вакыттан ул ятим калган, әти-әнисе үлеп киткән. Шуннан бирле ул кулдан – кулга йөри башлаган. слайд №3

— Арча районының кайсы авылында яшәгән әле ул? слайд №4

— Хәзер Кырлай авылында менә шушындый бик матур музей бар.

слайд №5

— Сез аның нинди шигырьләрен беләсез? Нинди әкиятләрен беләсез?

- Дөрестән дә беләсез микән тикшереп карыйк әле. “Бу өзекләр кайсы әсәрләрдән” дигән уен уйныйбыз. слайд №6

1) И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!

Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы. Слайд №7

- Бу шигырь сезне нәрсәгә өйрәтә?

2) Әйт әле, күбәләк,

Сөйләшик бергәләп:

Бу кадәр күп очып

Армыйсың син ничек?

Ничек соң тормышың?

Ничек көн күрмешең ?

Сөйләп бирче тезеп,

Табаламсың ризык?

Күбәләк:

Мин торам кырларда,

Болында, урманда;

Уйныймын, очамын

Якты көн булганда.

Иркәли һәм сөй

Кояшның яктысы;

Аш буладыр миңа

Чәчәкләр хуш исе.

Тик гомрем бик кыска:

Бары бер көн генә.

Бул яхшы, рәнҗетмә

һәм тимә син миңа! слайд №8

— “Бала белән күбәләк” шигыре балаларны нәрсәгә өйрәтә?

3) Кояш:

И сабый, әйдә тышка, ташла дәресең, күңелең ач!

Җитте бит, бик күп тырыштың, торма бер җирдә һаман;

Чыкчы тышка, нинди якты, нинди шәп уйнар заман!

Бала:

Тукта, сабыр ит, уйнамыйм, уйнасам дәресем кала.

Көн озын ич, ул уенның мин һаман вакытын табам,

Чыкмамын тышка уенга, булмыйча дәресем тәмам. слайд №9

— “Эш беткәч уйнарга ярый” шигыре безне нәрсәгә өйрәтә?

4) Тау башына салынгандыр безнең авыл,

Бер чишмә бар, якын безнең авылга ул.;

Авылыбызның ямен, суы тәмен беләм,

Шуңар сөям җаным-тәнем белән. слайд №10

— “Туган авыл” шигыре безне нәрсәгә өйрәтә?

5) Фатыйма:

Ни өчен син сайрамыйсың, сандугач?

Шат була күңелем минем син сайрагач.

Читлегең әйбәт, яныңда бар ашың.



Ник күңелсез син болай, бөктең башың?

Сандугач:

Аһ, минем сайрар җирем урман иде,

Анда һәртөрле кызык тулган иде.

Мин бу җирдә нигә шатлык күрсәтим?

Анда өч баш кошчыгым калды ятим! слайд №11

— Әлеге шигырь балаларны нәрсәгә өйрәтә?

6) – Әйдәле, Акбай, өйрән син, арт аягың белән тор;

Аума, аума, туп-туры тор, төз утыр, яхшы утыр!

Ник газаплыйсың болай син, мин бит әле кечкенә;

Мин туганга тик ике айлап булыр йә өч кенә.

Юк, кирәкми, мин өйрәнмим, минем уйныйсым килә;

Шул болыннарда ятасым, шунда ауныйсым килә.

Ах, җүләр маэмай! Тырыш яшләй, зурайгач җайсыз ул:

Картаеп каткач буыннар – эш белү уңайсыз ул! слайд№12



“Кызыклы шәкерт” шигыре безне нәрсәгә өйрәтә?

Физкультминут: “Зәңгәр чәчәк” уены. слайд №13

Хәзер без сезнең белән “Әйтәм табышмак – җавабын тап” уенын уйныйбыз.

Чуар, йомшак күлмәге,

Тотсаң уңа бизәге.

Тоттырмый, китә очып,



Я кала җирдә посып.

(Күбәләк. слайд№14 “Бала белән күбәләк”) 2

Туннарга киендерә,

Җылыта, сөендерә,

Тоягы була ярык,

Исеме аның …

(Сарык. слайд №15 “Кәҗә белән сарык”) 2

Кешенең якын дусты,

Йортның тугры сакчысы.

Аннан гел игелек көт.

Ә исеме ничек?

(Эт. слайд №16 “Кызыклы шәкерт”) 2

Кулы юк, балчык ташый.

Балтасы юк, өй ясый.

(Карлыгач. слайд №17“Карлыгач”) 2

Иң иртә ул күренә,

Менеп китә үренә,

Сокланамын эшенә –

Нур сибә бар кешегә.

(Кояш. слайд №18 “Эш беткәч уйнарга ярый”) 2

Чәчен тарап алтын тарак белән

И бизәнә, ясана.

Һәм шуннан соң суга чума –

Нәрсә кала басмада?

(Тарак. слайд №19 “Су анасы”) 2

Нәкъ кеше кебек үзе,

Бар маңгаенда мөгезе.

“Былтыр” кысты диеп акыра,

Туганнарын чакыра.

(Шүрәле. слайд №20 “Шүрәле”) 2

Сакаллы килеш туа,

Берәү дә гаҗәпләнми.

(Кәҗә. слайд №21“Гали белән кәҗә”, “Кәҗә белән сарык”) 2

Сорыдыр төсе,

Үткендер теше,

Урманда йөри,

Бозау, сарык эзли.

(Бүре. слайд №22 “Кәҗә белән сарык”) 2

слайд №23

Мин сезгә хәзер кызыклы сораулар бирәм, ә сез уйлап җавап бирәсез.

Кайсы әкияттә йорт хайваннары сөйләшә?

Кайсы әсәрендә бөҗәкләр сөйләшә?

Эш беткәч, нишләргә ярый?

Урлашмаска кем өйрәтә?

Кәҗә белән сарыкның капчыгында ничә бүре башы булган?

Кайсы әкият хәйләгә корылган?

Тукай абый бик сәләтле, акыллы һәм эшчән бала булган. Ул кечкенәдән өлкәннәргә булышып үскән. Балаларны да үзе кебек тырыш, акыллы, белемле булырга өйрәтә. Шуңа күрә без Г. Тукайны белергә, өйрәнергә һәм онытмаска тиеш.