ТӘРБИЯЧЕ:

ХАДИЕВА ГӨЛНАЗ МӘСХУТ КЫЗЫ

Сәяхәттә түбәндәге геройлар катнаша: Хезмәтбикә, Әйдә Ярар, Мыштыр (бу рольне бакча хезмәткәре башкара), Бал кортлары, Аю, Тиен, Гөмбәләр (бу рольләрдә балалар).

Күңелле музыка ишетелә, балалар йөгерешеп залга керәләр һәм ярымтүгәрәк ясап басалар.

1 нче бала.

Бүген бакчада — бәйрәм,

Бик күңелле көн безнең.

Иртәдән үк кояш көлә,

Бизәп зәңгәр күк йөзен.

2 нче бала.

Гармуныңны уйнап җибәр,

Кызлар җырлыйбыз, диләр!

Күпме безгә кунак килгән,

Җырны тыңлыйбыз, дигән!

3 нче бала.

Сыздыр әйдә гармуныңны

Без җырлаган көйләргә.

Бәйрәмебезне башлыйбыз -

Калсын сагынып сөйләргә.

“Елмаеп-көлеп кенә” (Х.Халиков сүзләре, Р.Курамшин көе) җыры яңгырый.

1.Йокысыннан тора кояш

Елмаеп-көлеп кенә.

Болыт арасына да ул

Елмаеп килеп керә.

2.Уятканда да уята

Нурларын сибеп кенә

Һәм үстерә әни кебек

Иркәләп, сөеп кенә.

3.Шушы кояштай тормышның

Кадерен белеп кенә.

Әйдәгез, бер яшик әле,

Елмаеп-көлеп кенә.

(Балалар урындыкларга утыралар)

Тылсымлы, серле музыка ишетелә, Хезмәтбикә керә.

Хезмәтбикә. Исәнмесез, балалар! Мин сезгә әкиятләр иленнән килдем. Сез мине таныдыгызмы?!

Бала. Син Хәкимҗан абый Халиковның “Бәхет чишмәсе” әкиятеннән Хезмәтбикә буласың.

Такыя да башында,

Такыясы башактан.

Бизәкләре чәчәктән

Нур сибә, ди, як-яктан.

Хезмәтбикә.

Дөрес, Хезмәтбикә — исемем,

Бик бәхетле кеше мин.

Килсә әгәр уңасыгыз

Һәм бәхетле буласыгыз,

Беркайчан да тормагыз,

Җиң сызганып эшләгез.

Бала.

Бердәмлектә көчебез,

Җырлый-җырлый эшлибез!

Хезмәтбикә.

Дөрес булсын сүзегез,

Сәяхәткә кунак булыйк,

Әкияттә кунак булыйк,

Әкияттән акыл алыйк.

Күңелле музыка яңгырый, сәхнәгә, канатларын җилпи-җилпи, кулларына бал савыты тоткан Бал кортлары чыга. Алар кояшка шатланып, бер чәчәктән икенче чәчәккә күчә-күчә, бал җыйган кебек хәрәкәтләр ясыйлар.

Хезмәтбикә.

Ерак түгел, якында —

Безнең бакча артында

Бал кортлары торган, ди.

Тынычсызлап боларны

Аюлар да йөрмәгән,

Өйләренә ничектер

Караклар да кермәгән.

Әниләре алай да

Торган, ди, гел кисәтеп.

Ана бал корты.

Бәлки алар, җай көтеп,

Яталардыр күзәтеп?

Шуның өчен һәммәгез

Һәрчак уяу булыгыз!..

Бал кортлары.

Әни, безгә кем тисен!

Бар бит безнең угыбыз!

Аю килсә, аны да

Җиңәчәкбез ничек тә…

Ана бал корты.

И, балалар, балалар,

Уяулыкка ни җитә.

“Чәчәк җыйганда” дигән уен рештырыла. Уен тәртибе: Балалар — тышкы, бал кортлары эчке түгәрәккә басалар. Татар халык көенә (“Әй икегез, икегез”, Х.Халиков сүзләре) җыр җырлана, аның сүзләренә төрле хәрәкәтләр ясала.

Бергә.

Чәчәкләрем ал гына,

Ал гына да бал гына.

Аңкып торган хуш исе,

Нинди матур хуш исле.

Бал кортлары (җырламыйча).

Бал кортыннан сорамый,

Тиеп кара бер генә!

Чагып алсам тиз генә,

Аннан инде түз генә!

Бал кортлары төрле якка йөгерешеп качалар, Бал кортлары аларны тотмакчы булалар. Сәхнә буш кала.

Бер шомлырак көй яңгырый, Аю керә.

Аю.

Ш-ә-ә-әп!

Бәхет үзе килә икән,

Җитмәс дигән идем дә,

Баллары шактый икән!

(Балны “ашамакчы” була).

Бала.

Тукта, аю, нишлисең?

Тәртип бозып йөрисең!

Начар юлга баскансың,

Зинһар, балга тимә син!

Аю.

Ярар, ярар, тимим инде.

Сорауларга җавап тапсагыз,

Сезнең сүзне тыңлыйм инде.

Аю. Мин кайсы әкияттән?

Бала. Хәкимҗан абый Халиковның “Алтынбикә” әкиятеннән.

Аю. Хәкимҗан абый язган әкиятләрне

Мин дә бик яратам.

Тик табышмакларын чишә алмыйм,

Кич утырып баш ватам.

Бәлки сез миңа булышырсыз,

Табышмакларны чишәрсез!

Балалар. Булышырбыз!

Аю. Беренче табышмак:

Чыр-р-р, чыр-р-р, ди ул,

Канат белән җырлый ул,

Аяк белән тыңлый ул.

Балалар. Чикерткә.

Аю. Чынлап та чикерткә бит.

Икенче табышмак:

“Кыш җитсә, йоклап ята,

Исеме “ю”га бетә”.

Балалар. Аю.

Аю. Ничек аны белмәгәнмен икән? Инде өченче

табышмакны тыңлагыз:

“г” белән “ә” сакта тора

Бу исемнең як-ягында.

Шундый гаҗәп үсемлек ул,

Күрмисең бер яфрагын да.

Балалар. Гөмбә!

Аю. Табышмакларны дөрес чиштегез,

Миңа бик тә булыштыгыз.

Әйдә, дустым, Тиенкәй,

Бирегә чык әле.

Җырлый-җырлый күңел ачып,

Гөмбәләрне эзлә әле.

“Гөмбә җыйганда” дигән 3 өлештән торган (Х.Халиков сүзләре, “Куш кулым” татар халык көе) җырлы-биюле уен оештырыла.

Уенның 1 өлешендә Тиен һәм Гөмбәләр, хәрәкәтләнеп, түбәндәге сүзләрне җырлыйлар:

Гөмбәләр.

Әй син, Тиен, Тиенкәй,

Тыз-быз нәрсә эзлисең?

Дусларың бит яныңда,

Ә син шуны сизмисең!

Тиен.

Гөмбә җыям, гөмбә җыям,

Агын җыям, агын җыям,

Майлысын да, баллысын да,

Бик яратам барысын да.

Гөмбәләр.

Яратасың — беләбез,

Менә шуңа күрә без

Синең кебек дусларга

Тәмле ашлар бирәбез.

Уенның 2нче өлешендә Тиен һәм Гөмбәләр татар халык көенә (“Шома бас”) күңелле бию башкаралар, бию ахырында алар Тиеннән качалар.

Уенның 3нче өлешендә Тиен һәм Гөммбәләр элек яңгыраган көйгә җырны дәвам итәләр.

Тиен.

Тәмле дә бит ашыгыз -

Безне гшенә ташладыгыз.

Белмим, нигә,

Әллә нигә

Сирәк очрый

Башладыгыз.

Гөмбәләр.

Якын итсәң әгәр дә,

Дускай, шуны аңла син:

Беркайчан да, җәберләп,

Безне йолкып алма син.

Тиен.

Беркайчан да, җәберләп,

Сезне йолкып алмам мин!

(Гөмбәләр урыннарына утыралар).

Бала.

Без, Тиенкәй, әкият дигән

Серле илдә йөрибез.

Әмма хәзер кай якка

Барырга да белмибез.

Тиен.

Шушы табышмакларны

Әгәр чишә алсагыз,

Монда туктап калмассыз.

Беренче табышмагымны тыңлагыз:

Канаты юк, үзе шундый очына,

Авызыннан саесканнар очыра.

Балалар.

Ялганчы кеше.

Тиен.

Дөрес. Икенче табышмак әйтәм:

“Мә” — дип әйтә белмәс ул,

Кышын кар дав бирмәс ул!

Балалар.

Саран кеше.

Тиен.

Дөрес. Инде өченче табышмакның җавабын тыңлагыз:

Ике күзле багана,

Көн узмый, дип зарлана.



Страницы: Первая | 1 | 2 | 3 | Вперед → | Последняя | Весь текст