Әхлакый тәрбия бирү — кешелек дөньясы алдында торган иң мөһим проблемаларның берсе. Кешенең әхлагы булмаса, ул үзе дә, аның тирә-ягындагылары да бәхетсез була.  Әхлак тәрбиясе иң башта гаиләдән башлана. Дөньяга килгәч тә, кеше башка кешеләр мөнәсәбәтен тоя башлый. Балага ана әхлагы ана сөте белән керүен дәвам итә. Әнкәсе борчылса, аның бу халәте балага да күчә, ана шатланса, бала әнисенә карап елмая башлый.

Гаиләдә ана-ата мөнәсәбәте, әби-бабай, апа-абыйларның, апа-сеңелләрнең үзара мөнәсәбәте баланың холкы формалашуга хезмәт итә. Туганнар, дуслар, урам, күршеләр белән аралашу берсе дә эзсез югалмый, яңа сыйфатларга нигез сала. Әхлакый сыйфат күптөрле, ул элек кабул ителгән нормалар нигезендә. тулылана.бара

Ләкин сабый үсә төшкәч, үзенең туганлык даирәсен ачыклый башлагач, шушы мөнәсәбәтләрнең бер эздән баруын тәэмин итү өчен, башка чаралар да кирәк. Ул — туганнар арасындагы җылы мөнәсәбәтне якынайту, арттыру, аны ныгыту. Үз туганнарына карата әхлаклы булу рухында тәрбияләнгән бала чит-ят кешеләргә дә үз итеп карый. Әгәр ата-анасы яки якын туганнары башкаларга кырыс мөнәсәбәттә булса, бала да кеше сөймәүче булып үсәргә, хәтта аны дошман күрү сыйфатларын рефлекс дәрәҗәсендә үзенә сеңдерергә мөмкин. Әхлаклылык сыйфатын яшь буында тәрбияләүнең күптөрле чаралары, гыйбрәтләре бар. Менә шундый әхлаклы зат тәрбияләү чараларының берсе яшь буынны нәсел шәҗәрәләре белән бала-чактан таныштырып, якын кешеләреңне барлаудан гыйбарәт

Балалар бакчасында нәниләрнең күп төрле эшчәнлеге уеннар ярдәмендә оештырыла.Аларда иң мөһим әхлакый сыйфатлар да уеннар аша тәрбияләнә.

Драмматик уеннар да балаларга кечкенәдән таныш.Алар дәресләрдә, бәйрәмнәрдә кыска хикәя, әкият буенча эшләнгән инценировкаларда катнашалар,төрле рольләрне башкаралар,шигырьләр сөйлиләр.Җырлы-биюле уеннар да кызык итеп оештырыла.

Дидактик уеннар ярдәмендә балалар уйланырга,эзләнергә,фикерләү осталыгына өйрәнә.Нәниләр үзләрен кызыксындырган нәрсәләргә җавап алу өчен “Бу нәрсә?”,”Каян?”, “Ничек?”дгән сорауларны яудыралар.Аларның сорауларына әзер җавап бирү җиңелрәк.Ләкин балага үзе фикер йөртеп табылган җавап кадерлерәк. Биредә кечкенәләрне эзләнергә өйрәтүдә сүзле дидактик уеннар ярдәмгә килә.Димәк дидактик уеннар фикерләү осталыгына өйрәтә.

. “Мәкаль әйтеш” уенының ничек уйналуын карап үтик.

Балалар түгәрәк ясап басалар.Санамыш ярдәмендә алып баручы сайлана.

Алып баручы төйнәлгән кулъяулык тотып түгәрәк уртасына чыгып баса да болай ди:

-Мин мәкаль әйтүче булам. Мәкальнең беренче яртысы –минем телемдә,икенче яртысы шушы төендә.Хәзер мин сезгә бер мәкальнең яртысын әйтеп,берәрегезгә яулык ыргытырмын һәм “бер,ике,өч…” дип бишкә хәтле санармын. Мин санаганчы яулык алган кеше мәкальнең икенче яртысын әйтеп өлгерергә тиеш.Әйтә алучы мәкальнең төенен чишкән дип санала,ә әйтә алмаучыга җәза бирелә.(Уенга кадәр балалар мәкальләр белән таныш булырга тиеш.)

Җыр,мәкаль,таабышмаклар да балада әхлакый сыйфатлар тәрбияли.Бәләкәй вакытта ишеткән әкият,табышмак,мәкаль,әйтемнәр бала күңеленә гомергә сеңеп кала.

Халкыбызның акыл иясе Риза Фәхретдиннең зирәк фикеренә колак салыйк: «Бала чакта алган тәрбияне соңрак бөтен дөнья халкы да үзгәртә алмас», – дип кисәтә ул. Бу хакта даһи Тукаебыз да еш искәртә. Аның «тырыш яшьләй, зурайгач, җайсыз ул. Картаеп каткач буынныр, эш белү уңайсыз ул!» дигән шигырь юлларын гына да искә төшерү җитә. Ни өчен иртәрәк? Чөнки һәр нәрсәнең үз вакыты бар. Бала мәктәпкә кадәр үз тирә-янындагы мохит тәэсирендә формалаша. Моны табигать мизгелләре белән чагыштырырга мөмкин: билгеле бер вакытта гына кояш чыга, көн туа, яз килә һ.б. Кеше аңының, әхлагының формалашуы да эзлекле рәвештә бер вакытка туры килә. Шул моментны үткәрдекме – соңга калуыбыз да бик мөмкин.