5 сыйныф ,татар теле.

Тема: Инша язарга әзерләнү.Алтын көз.

Максат: Көзге табигатьтәге үзгәрешләр турында балаларның белемнәрен киңәйтү; укычыларны туган җирен шагыйрь күзләре белән күрә белергә, туган ягына күңел багларга, көзге хезмәт һәм табигатьне ярата белергә өйрәтү; бәйләнешле сөйләм телен һәм иҗади эшчәнлекне үстерү.

Дәрес төре: Бәйләнешле сөйләм телен үстерү.

Материал:мультимедия,презентация,сүзлекләр,көз рәсемнәре.

Дәрес барышы.

Укучыларны дәрескә оештыру.

Бер рәссам бөтен дөньяны

Алтын төскә буяган,

Хәтта көчле яңгырлар да

Бу буяуны юмаган.

-Укучылар, бу рәссамны беләсезме?

Укучылар. Бу алтын көз.

-Дөрес, укучылар, бу көз .Димәк, без бүген көз турында сүз алып барырбыз һәм инша язарга өйрәнербез.

- Сез ничек уйлыйсыз, Көз кем?ме икән ул, әллә нәрсә?ме икән ул? Әйдәгез, шул турыда уйлашыйк әле.Бәлки безгә бу сорауга җавап бирергә көз турында язылган шигырьләр булышыр?

1 слайд.

Күңелләргә якты нур өләшеп,          Шатлык өстәп һәрбер йөрәккә,          Үз муллыгы белән көзләр килә         Йомгак ясап җәйге хезмәткә.

2 слайд.

Җиргә төшә сары, ал яфраклар  Көз җиткәнен алар белдерә.    Алтын көзең синең, туган ягым,     Күңелемә якын, бер генә.

3 слайд.

Менә алтын башак төсле Килеп җитте серле көз.Аның мондый төсләреннәнЧагыладыр безнең күз.

4 слайд.

Көзге урманнарга кушылып, Минем җаным сагышлана. Тәлгәш-тәлгәш миләшләрдә Сагышларым дөрләп яна…

Илсөяр Иксанова

4 слайд.

Яфрак койган көзге урман аша Китеп барам, гүя, ут ярып…

Ләйсән Кашфи.

Көз –ул агачлар,һава,яфраклар,күк тә.Алар барысы да нәрсә соравына җавап бирәләр.шулай ук көзне кыз белән дә чагыштырып була ,ул вакытта без ана кем дип әйтә алабыз.

Хәзер сезгә бирелгән сүзләргә эпитетлар табарга кирәк булачак.

Нәрсә соң ул эпитет?

Эпитет- күренеш һәм предметның сыйфатын, аерым билгеләрен белдерүче сурәт.

8слайд. Көз-алтын,могҗизалы

яфраклар –сары,кызыл

9 слайд. Нишли?

көз елый,килә,идарә итә

яфраклар биюдә әйләнәләр, коелалар

агачлар матур киенгәннәр,сокланалар

көн моңсулана

һава салкыная

күк елый , моңсулана

10 слайд. Чагыштырулар.

Инша язганда кулланырга мөмкин

Көзге яфрак кешенең эштә арган кулларына охшаган.

Миләш агачларышь кызлар кебек киенеп,

бакча сукмагына басканнар.

Яфраклар алтын яңгыр кебек җиргә коелалар.

Урман әкият шикелле.

Көз могҗизалар кыры төсле.

Бирем.Һәрбер рәсемгә җөмлә төзеп карагыз.

План төзү.

1.Көз килде.

2.Көзге әкият

3.Көз матур мы?

Сынамышлар.

Көз озын килсә, яз соң килер.

Көзнең ахырларында түгәрәк-түгәрәк вак боз яуса, кыш суык булыр.

Сентябрь аяз — кыш салкын.

Көз көне тычкан-күсе күп булса, кыш җылы килер.

Өй эше.”Алтын көз”исемле инша язып килергә.