Зал матур итеп бизәлгән. Бер якта балалар ясаган рәсемнәр, икенче якта- көзге уңыш.

Күңелле көй яңгырый. Залга кулларына башаклар тоткан балалар керәләр Һәм урындыкларга утыралар.

Тәрбияче:

-Елның сихри фасылында- көн белән төн тигезләшкән вакытта татар халкы “Сөмбелә бәйрәмен үткәргән.Ул- көзге бәйрәм, уңыш бәйрәме.”Сөмбелә”- башак дигән сүз.Җитен чәчле, зәңгәр күзле, зифа буйлы, сүзгә тапкыр эшкә уңган кызны Сөмбелә дип йөреткәннәр.

Көз көннәре килеп җитте,

Хушлашабыз җәй белән.

Бөтен җиргә яфраклардан

Алтын келәм җәелгән.

Кадерле балалар, тәрбичеләр, хөрмәтле әти-әниләр Һәм бәйрәмгә килгән барлык кунаклар! Күрегез, тәрәзә аша кояш елмая, ул да безгә күңел күтәренкелеге, яхшы кәеф чыганагы өстәп тора.Әйдәгез бәйрәмне башлыйбыз.

Балалар “Чайкала иген кырлары” җырын җырлыйлар.

1 нче бала:

Урман, кырларга

Килде матур көз.

Җәй үтте дип

Үкенмибез без.

2 нче бала:

Бүген бездә матур бәйрәм

Бүген бездә көзге бал.

Бүген көзге байлык белән

Бизәлгән безнең бу зал.

(Ишек шакыган тавыш ишетелә)

Тәрбияче:

-Балалар, ишетәсезме, кемдер ишек шакый.Кем икән ул?

Керегез, кер! Рәхим итегез!

(Залга уңыш бабай керә.)

Уңыш бабай: И, балалар , исәнмесез! Нинди матур бакчагыз.

Ә ,бакчагыз ничек атала? Исемен беләсезме?

Балалар: Беләбез.

Уңыш бабай: Я, үскәнем , әйт әле.

Балалар: 46 нчы — “Каен җиләге”балалар бакчасы.

Уңыш бабай : Рәхмәт. Үзегез кебек исеме дә матур бакчагызның.

Уңыш бабай: Ә сез, мине таныйсызмы?

Балалар: Юк.

Уңыш бабай: Ә сез, игътибарлы булыгыз.

( Кәрзиндәге яшелчә, җиләк-җимешләрне күрсәтә.)

- Ягез әле, бу нәрсә?

Балалар: Кыяр.

Уңыш бабай: Ә ,бу нәрсә?

Балалар: Помидор, чөгендер, кишер, суган Һ.б

Тәрбияче: Балалар, бу бит уңыш бабай.

Карале, уңыш бабай, бездә бит бакчабызда яшелчә, җиләк-җимешләр үстердек.

(Яшелчә, җиләк-җимешләр булып киенгән балалар залга керәләр шигырь сөйлиләр.)

Тәрбияче:

Күрегезче, балалар,

Шалкан быел бик уңган

Самавар хәтле булган.

Кем чәчкән бу шалканны?

Балалар: Бабай утырткан аны.

(“Шалкан”әкияте сәхнәләштерелә.)

Уңыш бабай: Рәхмәт әйтеп чыгып китә.

Елмаю” биюе башкарыла.

(Кулына конверт тоткан почтальон керә.)

Почтальон: Исәнмесез, балалар! Мин сезгә телеграмма алып килдем. (Ачып укый.)

Кадерле нәни дусларым!

Тәбриклим бәйрәм белән

Озакламый мин дә сезнең

Бәйрәмегезгә киләм.

Бу хатны ачып укуга

Кул чабыгыз гөр итеп.

Ишетеп шуны бәйрәмгә

Җитәрмен мин дә килеп.

Әйдәгез әле балалар, гөрләтеп кул чабып алыйк әле.

(Көй яңгырый Сөмбелә керә.)

Исәнмесез, саумысыз…

Нигә кәҗә суймыйсыз?

Әтәчегез күкәй салган,

Нигә чыгып алмыйсыз?

Әссәламегаләйкем, кадерле балалар, хөрмәтле әти-әниләр Һәм килгән кунаклар!

Балалар: Әссәламегаләйкем!

(Әссәламегаләйкем җыры җырлана.)

Алып баручы: Ашлык булып җирдә үсә

Уңыш бит ул”Сөмбелә!”

Бөтен җирне нурга күмә

Кояш кебек “Сөмбелә”.

(Көй яңгырый ипи күтәргән бала белән игенче керә.)

Игенче: Әйе, мин ул- игенче,

Мин аны үстерүче,

Тик түгел үзем генә.

Ипекәйне үстерүдө

Ярдәм иттеләр миңа.

Сөмбелә: Инде белдек, рәхмәт сезгә, рәхмәт ихлас сүзегезгә.

Ипи- хезмәт җимеше,

Без белербез икенче.

Алып баручы: Шатлык булып бүлмәбезне

Гөлгә күмә Сәмбелә,

Саубуллашу җырына

Син дә кушыл, Сөмбелә!

Сау бул, Сөмбелә! Киләсе көздә сине көтеп калабыз!