МБМББУ № 87 “Көлбикә”

Беренче кечкенәләр төркемендә тирә – юнь белән таныштыру буенча комлекслы шөгыль конспекты.

Тема: “Авылга сэяхэт”.

Тәрбияче: Вожакова А.Р.

Яр Чаллы, 2012 нче ел.

Программа эчтәлеге:

1. Балаларда йорт кошлары турында күзаллауны киңәйтү. Аларның үзенчәлекләре белән танышу.

2. Табышмакларга дөрес җавап бирә белүне ныгыту.

3. Йорт кошларына карата кызыксыну hәм мәхәббәт уяту.

Кулланылган материал:

Уенчыклар, йорт кошларының рәсемнәре, тавык hәм песи битлеге, сары пластилин, пластилин өчен такта.

Алдан үткәрелгән эш:

1. «Җәнлекләр hәм аларның балалары” дидактик уены.

2. «Тавык hэм чебиләр» хәрәкәтле уен.

3. Төрле – төрле табышмакларга җавап табу.

Методик алымнар:

Уен мотивациясе, балаларга сораулар, аңлату, әңгәмә, әдәби сүз, мактау, эш анализы.

Шөгыль барышы:

Балалар, безнең бүгенге шөгыль, гади түгел, безне бик күп могҗизалар көтә. Әйдәгез бергәләп Әнисә әби янына авылга кайтыйк. Кайтабызмы балалар?

Эйе.

Балалар, нәрсәгә утырып кайтырбыз микән?

Машина белән.

Очкыч белән.

Поезд белән.

Балалар, әйдәгез без поезд белән кайтыйк. Поездга утырыйк. Киттек! Чух – чух! (әби янына килеп җиттек).

Исәнмесез, балалар! Мин Әнисә әбиегез булам. Бу минем авыл. Карагыз ничек матур монда, күп агачлар үсә. Искиткеч чиста hава. Әйдәгез, бергәләп сулыйбыз!

Балалар, карагыз әле, минем бик күп кошларым бар. Ишегалдында яшәүче кошларга йорт кошлары диләр. (Балалар “йорт кошлары” сүзен бергә кабатлыйлар).

Балалар, нинди йорт кошларын күрәсез?

Каз, үрдәк, тавык, әтәч, чеби…

Балалар, мин сезгә бер табышмак әйтәм. (тәрбияче)

Соскы борын – бакылдык

Күп сөйләшә – такылдык.

Җавап үрдәк.

Ә үрдәкнең баласына нәрсә дип әйтәбез?

Үрдәк бәбкәсе.

Бик дөрес. Балалар, карагыз әле, үрдәк зур; яшел, соры төстә, йомшак.

Балалар, мин сезгә тагын бер табышмак әйтәм әле.

Канаты бар, аягы бар,

Үзе йөзә алмый.

Тавык.

Бик дөрес.

Балалар, ә хәзер мин сезнең белән бер уен уйнап алам. Уйныйбызмы?(әби).

Әйе.

Тәрбияче – “песи”, әби – “тавык”, балалар – “чебиләр” булалар. Песи бер читкә барып, урындыкка утыра. Тавык hәм чебиләр бүлмә буйлап йөриләр. Тавык сөйли:

Тавык чыккан урамга,

Чебиләре янына:

Бик ерак йөрмәгез,- ди,-

Ярмалар чүпләгез, – ди.

Песи янына җиткәндә әби түбәндәге сүзләрне әйтә:

Песи, песи, пескәем,

Соры синең төскәең.

Чебиләремә тимә,

Куып тотармын димә.

Песи сикереп тора hәм чебиләрне куа башлый. Чебиләр бүлмәнең бер почмагына – өйләренә – таба йөгерәләр. Тавык песинен каршысына чыга, чебиләрен песигә тоттырмаска тырыша.

Песи кит, мин сиңа чебиләремне бирмим.

Балалар, сезгә уен ошадымы?

Әйе.

Балалар, тавык янында тагын нәрсә яши? Табышмакны тыңлагыз.

Иртән таңнан тора

“Кик – ри –күк” дип кычкыра.

Әтәч.

Дөрес, әфарин.

Балалар, әйдәгез карыйк әле, әтәч белән тавык нәрсәләре белән аерылалар икән. Әтәч зур, койрыгы матур, төрле төстә. Ә тавык кечкенә, койрыгы да зур түгел.

Балалар, әтәч ничек итеп кычкыра?

Кикри – күк!

Ә тавык?

Ко – ко – ко

Әфәрин.

Балалар, тавык белән әтәч нәрсә ашыйлар микән?

Борчак

Җим чүплиләр

Дөрес, булдырдыгыз. Балалар әйдәгез, әтәч белән тавыкны борчак белән сыйлыйк. (Бергәләп пластилиннан борчак ясыйбыз, тавык белән әтәчне ашатабыз).

Балалар, әтәч белән тавык сезгә “рәхмәт” әйтә.

Балалар, Әнисә әбигә “рәхмәт” әйтик.

Рәхмәт Әнисә әби.

Үзегезгә рәхмәт балалар, тагын миңа кунакка килегез. Саубулыгыз!

Саубул Әнисә әби!

Ә хәзер безгә балалар бакчасына кайтыр вакыт җитте. Балалар бакчасына без машина белән кайтырбыз. Сөйләштекме?

Әйе. (Балалар тәрбияче артыннан баралар).

Балалар, бүген сезнең белән кайда бардык?

Авылга.

Авылда ошадымы сезгә? Әйдәгез искә төшерик әле нинди йорт кошларын күрдек?

Тавык, әтәч, үрдәк.

Авылга тагын кайтабызмы?

Әйе.