Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение детский сад общеразвивающего вида с приоритетным осуществлением познавательно-речевого направления развития воспитанников № 59 «Дружба» г. Набережные Челны

Конспект НОД в старшей группе

по образовательной области “Познание”

“Таинственное письмо”

Подготовила

воспитатель первой кв. категории

Мухамедьярова Гузель Азатовна

Набережные Челны, 2014

Максат: 1. ФЭМП шөгыле буенча беренче яртыеллыкта алган белемнәрне ныгыту.

2.Балаларның, тәрбияче таләбе буенча, биремнәрнең эш тәртибен дөрес башкару күнекмәләрен камилләштерү.

3. Дуслык, мәрхәмәтлелек кебек яхшы сыйфатлар тәрбияләү.

Кирәкле материал: хат, 5 кояш, 1дән алып 6га кадәр цифрлар, һәр балага төсле таякчыклар, 6 төсле (кызыл, сары, яшел, зәңгәр, ак, кара) конфетлар, геометрик фигуралардан ясалган ракета рәсеме, һәр бала санынча яшерелгән рәсем төшерелгән карточка, мисаллар язылган карточкалар.

Шөгыль барышы:

Тәрбияче: Балалар, бүген иртән, балалар бакчасына килгәч, ишек төбендә мин бер хат таптым. Әйдәгез әле аны укып карыйк.

Хат: “Мин сезгә 5 төрле биремнәр җибәрәм. Әгәр шуларны эшли алмасагыз, көне буе сезнең кәефегезне бозачакмын. Ә инде эшли алсагыз һәм 5 кояш җыйсагыз, мин сезгә тимәм. Усал тылсымчы.”

Тәрбияче: Ай, нинди усал! Балалар, әйдәгез тизрәк усал тылсымчы кушканнарны эшлик, алайса ул безгә көне буе начарлыклар гына эшләячәк.

Беренче бирем: “Цифрларны таны”

(балалар өстәл артына утыралар)

Тәрбияче: Мин сезгә цифрлар күрсәтәм, ә сез шулкадәр таякчыклар куегыз.

(балалар тәрбияче таләбен эшлиләр, тәрбияче дөреслекне тикшерә)

Тәрбияче: Булдырдыгыз, без сезнең белән бер кояш алдык. Әйдәгез икенче биремне карыйк.

Икенче бирем: “Төсле конфетлар”

(балалар такта янына киләләр, анда 6 төсле (кызыл, сары, яшел, зәңгәр, ак, кара) конфетлар)

Тәрбияче: Бу биремдә без сезнең белән конфетларның төсләрен һәм тәртип саннарын белергә тиешбез. 2нче конфет нинди төстә? Зәңгә конфет ничәнче тора?

(балалар тәрбияче сорауларына җавап бирәләр, дөреслекне тикшерәләр)

Тәрбияче: Булдырдыгыз, без сезнең белән тагын бер кояш алдык. Ничә булды?

Балалар: Ике кояш булды.

Тәрбияче: Әйдәгез хәзер өченче биремне карыйк.

Өченче бирем: “Геометрик фигуралардан рәсем”

(балалар өстәл артына утыралар)

Тәрбияче: Балалар, без бу биремдә өлге буенча рәсем төзергә тиешбез. Рәсемдә нәрсә ясалган?

Балалар: Рәсемдә ракета ясалган.

Тәрбияче: Ракета рәсеме нинди геометрик фигуралардан тора?

Балалар: Ракета өчпочмактан, квадраттан һәм түгәрәктән тора.

Тәрбияче: Түгәрәк нинди төстә?

Балалар: Түгәрәк яшел төстә.

(геометрик фигураларның төсләре тикшерелә)

Тәрбияче: Әйдәгез хәзер ракета төзик. (балалар геометрик фигуралардан рәсем буенча ракета төзиләр)

Тәрбияче: Булдырдыгыз, без сезнең белән тагын бер кояш алдык. Әйдәгез хәзер бераз ял итеп алыйк.

Уен “Парлаш”

(балалар музыка астында биеп йөриләр , музыка туктагач һәм тәрбияче билгеле бер цифра күрсәткәч, балалар шул цифра буенча парлашалар)

Тәрбияче: Булдырдыгыз, дүртенче биремне дә карыйк.

Дүртенче бирем: “Яшерелгән рәсем”

(балалар өстәл артына утыралар)

Тәрбияче: Сезнең һәрберегез алдында яшерелгән рәсем. Әгәр сез дөрес буясагыз, рәсемне табарсыз. “1” цифрасын – сары, “2” цифрасын – кызыл, “3” цифрасын – көрән, “4” цифрасын – яшел төсләргә буярга кирәк. Эшкә керештек.

(балалар тәрбияче таләбен үтиләр)

Тәрбияче: Нинди рәсем килеп чыкты?

Балалар: Чәчәк рәсеме килеп чыкты.

Тәрбияче: Булдырдыгыз, тагын бер кояш алдык. Бишенче биремне карыйк.

Бишенче бирем: “Мисалларны чиш”

(балалар өстәл артында утыралар)

Тәрбияче: Усал тылсымчы безгә мисаллар әзерләгән. Таякчыклар ярдәмендә шушы мисалларны чишик.

(балалар мисалларны чишәләр:

1+2=

2+2=

4+1=

3+2=

5+1=)

Тәрбияче: Булдырдыгыз, менә тагын бер кояш алдык. Биремнәр бетте. Әйдәгез әле кояшларны санап карыйк. Ничә кояш җыйдык?

Балалар: (санап карагач) Без биш кояш җыйдык.

Тәрбияче: Молодцы! Димәк, без усал тылсымчының таләбен үтәдек һәм ул безнең кәефне төшермәячәк, аның тылсымы барып чыкмаячак. Булдырдыгыз!

Список используемой литературы:

1.Помораева И.А., Позина В.А. Занятия по формированию элементарных математических представлений в старшей группе детского сада. – М.: Мозаика-Синтез, 2009.