«Туган илем – Татарстан»

(бэйрэм кичэсе)

(мәктәпкә әзерлек төркемендә)

Максат: Балаларның Татарстан тарихы, халык авыз иҗаты буенча белемнәрен тирәнәйтү һәм ныгыту.

Бурычлар:

Белем бирүче: Балаларны татар халкының милли мәдәният ядъкарьләре, традицияләре, тарихы белән таныштыруны дәвам итү, халыкның тормыш-көнкүреше, туган як, аның гүзәллеге, байлыгы турындагы мәгълүматларны ныгыту.

Үстерешле: Балаларны халык традицияләренә тарту ярдәмендә милли үзаңның нигезен активлаштыру һәм үстерү; Татарстан республикасының шәһәрләре, халкы турындагы белемнәрен үстерү; халкыбызның әдәби байлыгына фольклор мирасына таянып сүзлек хәзинәсен баету.

Тәрбияви: Балаларда милли горурлык хисе, халкыбызның милли мәдәниятенә, традицияләренә ихтирамлылык тәрбияләү.

Җиһазлау: плакат: “Без туган илебезне һәм туган телебезне яратабыз”; стенада егет белән кызның милли костюмда сурәте; татар халык бизәкләре; авыл өе макеты; татар халкының көнкүреш әйберләре; татар халык ашлары; уен кораллары: гармун, курай, мандолина, сорнай; Татарстан шәһәрләре турында слайдлар; дисклар, аудиокассеталар; КАМАЗ машинасы макеты; “Каз канаты” биюенә каз канатлары

Демонстрацион материал: орнамент, егет белән кызның милли костюмда сурәте, татар халкының көнкүреш әйберләре, татар халык ашлары, авыл стилендә бизәлгән өй.

Алдан эшләнә торган эшләр: балалар белән татар халкының иҗаты турында сөйләшү, шәһәрнең тарихи музеена экскурсия, җырлар, шигырьләр, биюләр, мәкалъләр һәм әйтемнәр өйрәнү, татар халык әкиятләрен уку, халык көйләрен тыңлау, әти-әниләр белән татар халык ашларын әзерләү.

Тәрбияче һәм музыкаль җитәкче белән әзерлек эшләре: татар халык иҗаты әдәбиятын өйрәнү, җырлар, биюләр, мәкалъләр, әйтемнәр өйрәнү.

Барышы: «Мин яратам сине, Татарстан» (Р. Рәкыйпов сүзләре, Р. Андреев көе) дигән көе яңгырый. Тәрбияче. Хәлләрегез ничек, балалар?

— Кояшлы иртә кебек.

— Балалар, бүген безгә бик күп кунаклар килгән, әйдәгез, иң элек алар белән

исәнләшик. (Балалар исәнләшәләр.)

— Исәнләшү нәрсә ул? Аны ничек аңлыйсыз?

— Ул кешегә сәламәтлек теләү.

— Кешенең хәлен сорашу.

— Игътибарлылык билгесе.

— Ярдәм итәргә әзер булу.

Тәрбияче. Ә менә безнең татар халкы ике кулын сузып исәнләшә. Бу —кулларымда корал юк, мин сиңа дусларча кул сузам дигәнне аңлата. Ә хәзер, әйдәгез, балалар, без дә бер-беребез белән исәнләшик. (Исәнләшәләр.)

Уен “Куш кулым”.

Тәрбияче. Без нинди телдә сөйләшеп утырабыз? (Татар телендә.) — Дөрес. Безнең туган телебез — татар теле. Ул безнең милли телебез, республикабызның дәүләт теле. Ана телебез — бик борынгы һәм бай телләрнең берсе.

Әни кебек газиз күреп,

“Туган тел” дип җан атып,

Яшик әле дөньясында

Татар телен яратып.

— Балалар, без дә сезнең белән туган телебез, туган илебез турында шигырьләр өйрәнгән идек, әйдәгез, аларны исебезгә төшерик. Кем сөйли?

1 нче бала.

Туган тел – иң татлы тел,

Туган тел – иң тәмле тел.

Тәмле дип, телең йотма –

Туган телне онытма. Шәүкәт Галиев.

2 нче бала.

Әткәң – әнкәң телен белсәң

Адашмассың кайда да…

Туган телемдә эндәшәм

Кояшка да айга да.

3 нче бала.

Татарстан — үз илебез,

Безнең газиз җиребез.

Бакчадагы гөлләр төсле

Гүзәл булсын көнебез.

4 нче бала.

Идел ярларына нурлар сибеп,

Матур булып ата бездә таң.

Таң шикелле якты Туган илем,

Бәхет биргән җирем — Татарстан!

— Нәрсә соң ул Татарстан? (Безнең республикабыз; торган җирем, торган йортым, минем гаиләм.)

— Әйе, балалар, без Татарстанда яшибез. Аның зифа каенлы урманнарын,

көмеш сулы күлләрен, балык белән тулы киң елгаларын бик яратабыз. Эш сөючән, уңган,тырыш халкын күреп сокланабыз. Татарстан — күп милләтле республика.

Анда татарлар, руслар, башкортлар, марилар, чувашлар һәм башка милләт кешеләре бер гаилә кебек бергәләшеп эшлиләр, дус яшиләр. Һәрбер республиканың үз флагы,үз гербы һәм үз гимны бар. Балалар, үзебезнең Татарстан гимнын тыңлап үтик әле . (Гимн яңгырый.)

— Балалар, сез Татарстан гимнын тыңладыгыз. Аның көен композитор Рөстәм Яхин язган. Ошадымы сезгә, балалар? Бу музыканың характеры нинди?

— Тантаналы.

— Тагын бу гимнда горурлык, туган илгә, туган телгә мәхәббәт хисләре чагыла.

— Бу нәрсә? (Флаг.)

— Флаг турында кем шигырь сөйли?

Бала. Безнең байрак –

Бик матур байрак.

Төсләре ямьле:

Яшел, кызыл, ак.

Безнең байрак –

Бик гүзәл әләм.

Җилферди җилдә

Илгә биреп ямь

— Бу нәрсә? (Герб.)

— Гербта нәрсә ясалган?

— Ак барс.

— Әйе, кояш җирлегендә ак барс сүрәтләнгән. Монда да яшел, ак, кызыл төсләр. Барс – ирек сөючән җанвар. Ул безнең мөстәкыйльлегебезне күрсәтә. Барс рәсемен борынгы Болгар дәүләтендә дә киң кулланганнар. Ул яшел табигать кочагында яшәгән. Шуңа күрә гербта да яшел боҗра эчендә ясалган. Барс – уңыш һәм үрчем билгесе. Ул халыкның яклаучысы, саклаучысы, аны үз канаты астына алучысы.

Бала.

“Ак барс” шигыре. Э.Шәрифуллина сүзләре.

Тыңла әле, дустым, сөенечем бар.

Ул тарала бөтен җаныма.

Бүген менә уң тәпиен сузып

Ап-ак барс килде яныма.

Ап-ак барс. Канатлары да бар,

Үзе кыю, горур, сөйкемле.

Бу җанварның әле безнең илдә

Булганы юк иде шикелле.

Ак барсым, син – илемнең йөзе,

Һәммәбезне сыйдыр канатыңа.

Синнән күчсен безгә батырлык та,

Тугрылык та горур Ватаныма.

— Татарстанның, башкаласы кайсы шәһәр?

(Казан шәһәре.)

Бала.

Казан. Хәсән Туфан сүзләре.

И нурлы Казан – И якты Казан,

Туган ил төсе, Синең нурларың

Синең ташларда Кыйбласы безнең

Бабайлар эзе. Озын юлларның.

Еракта да син

Йөрәккә якын,

Торган җир – көмеш

Туган җир – алтын.

Туган җир якын!

Туган тел якын!

— Татарстандагы тагын нинди шәһәрләрне беләсез? (Чистай , Бөгелмә, Түбән Кама, Әлмәт, Зәй, Алабуга).

Уен “Бу кайсы шәһәр?” (слайдлар күрсәтү)

Чистай – сәгать заводы.

Түбән Кама – шин заводы.

Бөгелмә – фарфор заводы.

Әлмәт – нефть.

Алабуга – җиң ел машиналар

— Ә,үзебезнең туган шәһәребез, Чаллы шәһәре нәрсә белән дан тота? (Анда КамАЗ машиналары эшләнә.)

— Ә сезнең КАМАЗ машинасына утырып йөргәнегез бармы?

— Әйе, шәһәребезнең тарихи музеена баргач, утырып карадык.

— Әйдәгез КАМАЗ машинасында авылга кунакка кайтабыз.

Балалар күрәсезме, нинди матур өй тора. Агачтан нәфис бизәкләр кисеп йортны бизәгәннәр. Челтәрләп, зәвык белән эшләнгән тәрәзә йөзлекләре, кәрнизләр һәм капкалар.

Бала:

Күктән зәңгәр йөзлекләргә

Ап-ак күгәрчен кунган

Оста абзый кәрнизләрне

Челтәрләп бизәп куйган.

Өйгә якынрак килеп карыйк әле, кем яши икән анда.(ишек шакыйлар). Өйдән бабай чыга. Кулында тальян гармуны.

Исәнмесез, балалар!

Исәнмесез, бабай! Гармунда уйнап күрсәтегез әле, бабай. Кушылып җырласагыз гына. (Бабай уйный. Балалар “Туган тел” җырын җырлыйлар.

Минем бит тагын уен коралларым бар. Аларны беләсезме икән? Мин табышмак әйтәм, сез җавабын.

1.Борынгы булсам да,

Мине онытып бетермиләр.

Милли гармуныбыз, диеп,

Сәхнәдән төшермиләр. (Тальян гармун)

2. Нечкә муен, пар кыллар

Чиртер иде бар куллар.

Яшьләр уйный белмиләр –

Шуңа якын килмиләр. (Мандолина)

3. Иреннәргә терисең дә

Чиртеп көйләр эзлисең.

Биетәсең, җырлатасың

Матур кызлар күзлисең. (Курай)

4. Курайларның туганы мин

Ләкин тавышым үзгә.

Колакларны ярып керә,

Өстәп куйсаң мөгез дә. (Сорнай)

Бабай: Уен коралларын беләсез икән, балалар. Аларда уйный да беләсездер әле. Әйдәгез әле, “Әпипә” көен уйнап карыйк, мин гармунда уйнармын.

Оркестр “Әпипә”.

Элек әби-бабайларыбыз төрле уеннар уйнаган. Мәсәлән, йөзек салыш уены. Без дә шул уенны уйнап алыйк. (Уен оештырыла. Уен барышында төрле “җәзалар” бирелә.)

Нинди җәза бирәбез?

Тел шомарткыч әйтергә.

Аз-маз алдан өйрәнгәч,

Айдарны да алдаган.

Алдап алты адым да

Алга китә алмаган.

Алдавыч әкият сөйләргә.

Борын заманда булган,ди, бер патша,

Ул ясаттырган, ди, бик матур бер бакча.

Бакчаның коймасы булган, ди, таштан.

Сөйлимме хикәяне баштан?

Татар халкы — әдәпле, дөрес сүзле, пакь халык. Әйтем — сүзнең бизәге, ә мәкаль — сүзнең җиләге. Әйдәгез әле, мәкальләр әйтеп алыйк.

Илен белмәгән – игелекез, халкын белмәгән – халыксыз, нәселен белмәгән – нәселсез.

Үз илем – алтын бишек.

Иле барның теле бар.

Илнең яме иле белән,

Ватан яме җире белән.

Алтын – көмеш яуган җирдән туган-үскән ил артык.

Бердә түгел, илдә көч.

Балалар баскычта каз канаты күреп алалар, бабайдан сорыйлар.

Балалар: Бабай, бу нәрсә?

Бабай: Бу бит, балалар, каз канаты. Каз өмәсеннән калган иде. Әбиегез аның белән идән себерә. Татар халкының бер йоласы – каз өмәләре. Көз җитеп, каз бәбкәләре үсеп каз булгач, авылларда каз өмәләре башлана. Яшь кызлар үзләренең дуслары белән казларны чистартканнар. Эш беткәч, күңел ачканнар, төрле уеннар уйнаганнар, каз канаты белән биегәннәр дә, сез дә биеп күрсәтмәссезме икән.

Тәрбияче: Әйе, бабай, бик теләп безнең кызлар “Каз канаты” биюен башкаралар.

“Каз канаты” биюе.

Бабай: Рәхмәт сезгә, балалар. Сезнең белән күңел ачтык, шаярдык. Мин кунакларны болай гына җибәрмим, сыйларга телим. Сез нинди татар ашлары беләсез? Сезнең әниләрегез, әбиләрегез нинди ашлар пешерә?

Балалар: Бәлеш, өчпочмак, токмач ашы, гөбәдия, бавырсак, корт, чәк-чәк.

Бабай: Мин хәзер сезне, әбиегез пешергән чәк-чәк белән сыйлыйм.

Тәрбияче һәм балалар: Бик зур рәхмәт, бабай барсы өчен дә. Сау-сәләмәт яшәгез! Безгә балалар бакчасына кайтырга вакыт җитте. Сау булыгыз!

Бабай: Сау булыгыз, балалар.

Балалар КАМАЗ машинасына утырып кайтып китәләр.

Тәрбияче: Кадерле балалар. Сез бүген минемчә, вакытны бик күңелле үткәрдегез: күңел ачтыгыз, Татарстан турында мәгълүмәт алдык, Татарстан символикасын искә төшердек, татар халкының фольклорын өйрәндек. Хәзер “Мин яратам сине, Татарстан” (Р.Рәкыйпов сүзләре, Р.Андреев көе) дигән җыр җырлыйк.

Кулланылган әдәбият:

Гарәфиева Г.З. Сөмбеләне кем белә?

Гомәрова В.Г., Зарипова Ф.Я. Бәйрәмнәр бәйләме

Закирова К.В. Күңел ачыйк бергәләп

Зарипова Ф.Я. Могҗизалы мәктәп сәхнәсе