“Тылсымлы чыршы аланына сәяхәт.”

Белем бирү өлкәсе “Танып-белү” “ФЭМП” бүлеме

Бурычлар:

Сан буенча тигез һәм тигез булмаган предметлар төркеме нигезендә 10 га кадәр санарга өйрәтү.

10 санының составы белән таныштыру.

Белем бирү өлкәсе “Аралашу “,”Сөйләм теле үстерү “ бүлеме

Бурычлар:

1. Балаларның күзәтүчәнлекләрен, хәтерен, бәйләнешле сөйләмен үстерү.

2. Туган як табигатенә карата сакчыл караш һәм соклану хисе тәрбияләү.

Белем бирү өлкәсе “Сәнгать” “Кисеп-ябыштырубүлеме

Максат: түгәрәк,очпочмак, квадрат һәм овал кисәргә өйрәтүне камилләштерү; чиста-пөхтә итеп ябыштыруга ирешү.

Белем бирү өлкәсеМузыка” “Музыкаль тәрбия” бүлеме

Максат: музыкаль сәләтләрен үстерү.

Белем бирү өлкәсе Дөнья картинасының тулылыгы формалаштыру” “Табигать белән таныштыру” бүлеме.

Максат: агачлар турындагы белемнәрне ныгыту; табигатькә карата сак караш тәрбияләү.

Кирәкле материаллар, әсбаплар:

“Дьенеш блоклары

Матур капчык

Чыршы силуэтлары

Төсле кәгазьләр, клей, кайчы.

Магнитлы такта, магнитлар

Музыкалы диск

Кышкы урман рәсеме

Чыршы, нарат рәсемнәре.

Цифрлар

Ясалма чыршы

Чыршы силуэты

- Балалар, әйдәгез башта үзебезне мактап алыйк:

Бар минем ике кулым,

Ике аягым, бер башым.

Авызым, борыным, ике күзем –

Бигрәк матур мин үзем.

-Ә хәзер рәсемгә карагыз әле, елның кайсы вакыты сүрәтләнгән? /Кыш/

-Сез моны ничек белдегез? /Бөтен җирдә кар, агачларның яфраклары юк/

-Шулай ук кышын урамда бик суык, шуңа күрә әйдәгез әле бераз гына кыймылдап алыйк.

“Без инде хәзер зурлар” – физкультминутка.

- Хәзер мин сезгә бер табышмак әйтәм: “җәен дә, кышын да бер төстә”. /Чыршы/

- Бу нинди агач? /Чыршы/

- Тагын кайсы агач яшел булып кала? /Нарат/

- Бу агачларның уртак билгеләре бармы? /Бар/

- Ә аермасы бармы соң?/Бар/

- Ничек аерылалар соң алар? /Наратның энәсе озын, чыршыныкы кыска/

- Ә хәзер әйдәгез бергәләп түгәрәк ясап басыйк, “Чыршы-кар” уенын уйнап алыйк.

Чыршы дигәч басабыз, кар дигәч утырабыз

- Балалар, кыш көне нинди бәйрәм була? /Яңа ел бәйрәме/

- Ә яңа ел бәйрәмен нәрсәдән башка уздырып булмый? /Чыршысыз/

- Ә аның өчен чыршыны кайдан алабыз соң? /Кибеттән, базардан/

- Кибеткә кайдан килә соң ул чыршы? /Урманнан/

- Әйдәгез әле чыршы үсә торган аланга барып кайтыйк. Моның өчен “Тылсымлы палас”ка утырыбыз һәм күзләрне йомабыз. (Музыка уйный)

- Күзләрне ачабыз. Менә без чыршы аланында. Ә сез чыршылар күрәсезме соң? /Юк/

- Аланда барысы ничә чыршы үсә соң? /Бер/ Ә калганнары кайда киткән дип уйлыйсыз? /Кешеләр кисеп бетергәннәр/

- Чыршыларны кисеп бетереп кешеләр дөрес эшләгәнме?/Юк/

- Ни өчен дөрес эшләмәгәннәр? /Чыршыларны кискәч безгә суларга һава калмвй, матурлык бетә/

- Сезнең алдыгызда тартмалар ята. Аларның эчендә ниндидер предметлар бар. Без бу предметларны бер сүз белән ничек атыйбыз. /Геометрик фигуралар/

- Дөрес балалар, аларны без геометрик фигуралар дип атыйбыз. Ә шушы геометрик фигураларның кайсыларыннан чыршы агачлары ясап булыр иде?/Өчпочмаклардан/ Әйдәгез әле, ясап күрсәтегез әле.

- Балалар, иртән мин килүгә ишеккә менә шушы капчыкны элеп калдырганнар иде. Капчыкка өстәп безгә хат , һәм менә шушы зур чыршыны да калдырганнар. Бу капчыкны безгә Кыш бабай калдырга, аның эченә ул күп итеп кечкенә чыршы агачлары тыккан. Ул аларны шушы буш аланга утыртырга, ә бу зур чыршыны бизәргә кушкан. Әйдәгез башта кечкенә чыршылырны утрытабыз һәм саный барабыз. (Тәрбияче тактага чыршы агачларын ябыштырып бара, балалар саннарны күрсәтәләр.)

- Өстә ничә чыршы? Ә аста? Ничә чыршы кечкенә, ничәсе зур? Барысы ничә чыршы? /Балаларның җаваплары/

- Менә безнең чыршы аланыбыз барлыкка килде. Хәзер инде әзрәк уйнап алсак та ярый.

“Кышкы урман” – физкультминутка

Кышкы урманга килдек, матур урыннар күрдек.

Тун кигән каен уңда, ямь-яшел чыршы сулда.

Кар бөртекләре оча, әйләнеп җирне коча.

Әнә куян сикерә, ул бүрелән элдерә.

Без дә аннан качабыз, тапмас безне ул явыз.

Аю бабай ял итә.

Кызылтүшләр очалар, бигрәк матур алар.

Урманда матур булса да, өйгә кайтыйк балалар.

- Балалар, чыршыны нинди геометрик фигуралар белән бизәп булыр иде?

- Хәзер шушы геометрик фигуралардан чыршы уенчыклары ясап карыйк инде.

(Шарлар, күбәләк, конфет, төймәләр).

-Балалар, әйдәгез инде менә шушы чыршыны да матур итеп бизик. Моның өчен сезнең алтыгызда төсле кәгазь кисәкләре ята. Без шулардан үз кулларыбыз белән чыршы уенчыклары ясарбыз. (Балалар уенчык формалары кисәләр, ябыштыралар).

- Матур булдымы чыршыбыз, әйдәгез түгәрәк ясап бер җырлап алыйк инде. (Җыр башкарыла).

Яшел чыршы тезелешеп, әйләнәбез тирәндә,

Куанабыз Яда елга, син кунакка килгәнгә.

- Шулай итеп безнең бүлмәбезгә дә кайтыр вакыт җитте, “Тылсымлы палас”ка утырабыз да күзләребезне йомабыз.