Конспект занятия

по обучению детей татарскому языку

для детей старших групп.«В огороде»

подготовила

воспитатель по обучению

детей татарскому языку

Хафизова Файруза Файзрахмановна.

Зурлар төркеме балалары өчен татар теленнән эшчәнлек конспекты.

Тема. Яшелчә бакчасында.

Максат.

Балаларның сүз байлыгын үстерү, яңа сүзләр белән таныштыру, өйрәнгән сүзләрне сөйләмдә активлаштыру, диалогик һәм бәйләнешле сөйләм үстерүне дәвам итү.

Балаларның логик фикерләү сәләтен үстерү.

Бакчачыларның хезмәтләре турында күзаллауны киңәйтү, хезмәтләренә хөрмәт һәм бер-береңә ярдәм итү хисләре тәрбияләү.

Әсбаплар: куян һәм “уңыш бабай”уенчыклары, яшелчә муляңлары, табышмак-пиктограммалар, кәрзин, “көз” рәсеме, зур шалкан муляжы, һәр балага таратма материаллар: кәрзиннәр, яшелчәләр, түтәл өчен кара төстәге тукыма, кисмә яшелчә рәсемнәре.

Шөгыль барышы.

Исәнләшү.

-Исәнмесез, балалар! Хәлләрегез ничек?

-Әйбәт, яхшы, шәп! Кояшлы көн кебек, татар телен, Тукай телен өйрәнергә дип килдек.

-Бик яхшы. Әйдәгез шөгыльне башлыйбыз. Телләрне язылдырып алыйк әле.

2. Артикуляция гимнастикасы.

-а-о, у-ы – калын авазлар

-ә-ө, ү-э, и – нечкә авазлар

-а-ә, о-ө, у-ү, ы-э, и – бармаклар белән шалаш ясау

-а-а, а-о, а-у, а-ы.

Ишек шакыган тавыш ишетелә.

Кәрзин күтәргән куян уенчыгы керә.

3.Куян белән танышу.

- Мин Куян. Син кем?

- Мин Аня. Син кем?

- Мин Ваня. Син кем? Һ.б.

- Куян утыр.

- Куян хәлләр ничек?

Куян әйтә: Урамда салкын.

Тәрбияче: Ни өчен салкын?

Балалар:Көз килде.

Тәрбияче: Әйдәгез, балалар, куянга көз турында сөйлик.

4.Рәсем буенча 1-2 баланы көз турында хикәя сөйләтү.

Хикәя үрнәге. Көз килде Кояш юк.Салкын. Яңгыр ява. Яфраклар коела. Яфраклар кызыл, сары, яшел. Бакчада яшелчәләр үсә. Кошлар китә.

Тәрбияче: Куян да көзгә әзерләнә. Өйдәгез без аңа ярдәм итик. Аңа нәрсә кирәк икәнен табышмаклар чишкәч белербез.

5.Табышмак-пиктограммалар чишү яки ИКТ кулланып.

Түгәрәк – алма түгел, яшел – карбыз түгел. (кәбестә)

Сары – кояш түгел, әче – лимон түгел. (суган)

Озынча – кишер түгел, яшел – кәбестә түгел. (кыяр)

Озынча, кызыл-сары, куян ярата. (кишер)

6.Киселгән рәсемнәрдән борыч, помидор, чөгендер, бәрәңге җыю.

Тәрбияче: бер сүз белән әйтсәк, болар яшелчәләр. Куянга яшелчәләр кирәк икән. Ә яшелчәләр кайда үсә?

-Бакчада.

7.Терәк-схемалар кулланып җөмләләр төзү (ИКТ кулланырга була)

Бакчада кишер үсә. Һ.б.

Тәрбияче: без бакчага барып Куянга яшелчәләр алып кайтыйк.

8.Физминутка.

Без инде хәзер зурлар,

Күп эшли безнең куллар.

Кулга кәрзин алабыз,

Һәм бакчага барабыз,

Барабыз, барабыз,

Яшелчәләр алабыз.

Һәр бала үзенә кәрзин сорап ала.

Сиңа нәрсә кирәк?

Миңа кәрзин кирәк.

Нинди кәрзин?

Яшел кәрзин. Һ.б.

9. Бакчада Уңыш бабай бар, аның белән исәнләшү, аннан яшелчәләр сорап алу.

- сиңа нәрсә кирәк?

- миңа помидор кирәк.

- нинди помидор?

- кызыл, түгәрәк, тәмле, файдалы, чиста, зур (кечкенә).

- ничә помидор?

- 5 помидор.

- Мә 5 помидор (3 не бирә)

- юк, бу 3, 5 кирәк.

- мә 5 не.

- рәхмәт.

Шулай итеп һәр бала кәрзинен яшелчәләр белән тутыра.

Тәрбияче балаларның игътибарын шалкан муляжына юнәлтә. Бакчада тагын шалкан үсә икән. Ләкин без татарча шалкан сүзен белмибез, әйдәгез өйрәник.

10. Шалкан сүзен кертү.

- иҗекләп әйтү: шал-кан

- Чылбыр буенча әйтү

Бер балага Уңыш бабайдан шалканны соратып алдыру (диалог).

Уңыш бабайга рәхмәт әйтү. Аның эше бик авыр, яшелчәләр үстерү җиңел түгел. Уңыш бабайның күңелен күреп, аңа җыр җырлыйк.

“Уңыш бабай” җыры.

11. Яшелчәләрне төркемгә алып кайту.

Без инде хәзер зурлар,

Күп эшләде безнең куллар.

Яшелчәләр алдык без,

Кәрзиннәргә салдык без.

Балалар яшелчәле кәрзиннәрен Куянга бүләк итәләр.

-мә,Куян, кәрзин.

-рәхмәт.

Балалар, безнең шалкан гади түгел, ул тылсымлы. Зур шалкан эченнән чын шалканнар һәм рәсемнәр чыга.

12. Шалкан белән балаларны сыйлау.

Тәрбияче: кем дөрес итеп шалканны сорап ала, мин аны сыйлыйм.

-сиңа нәрсә кирәк?

-миңа шалкан кирәк.

-нинди шалкан?

-сары, тәмле, чиста, кечкенә яки зур, файдалы һ.б.

-мә шалкан.

- рәхмәт.

Куян балаларга яшелчә рәсемнәре бүләк итә, ләкин алар буялмаган. Төркемдә яки өйдә әти-әниләр белән буярга кушыла

Куян балаларга рәхмәт әйтеп, шөгыльгә анализ ясый, аларны мактый.