Ана теле шөгыльләрендә интеграль эшчәнлек алымнарын куллану.

Безнең балалар бакчасы иҗади-эстетик юнәлештә эшләүче бакча. Шуңа күрә белем бирүне нәкъ шушы юнәлешткә туры килүче төрле иҗади эшчәнлек төрләрен кулланып алып барабыз. Максатка ирешү өчен бергәләп интеграль шөгыльләр төзибез. Эшчәнлек уртак темалар, максатлар, бурычларны исәпкә алып төзелә.

Максат-төрле иҗат эшчәнлекләре төрләрен берләштерү. Балаларның әйләнә-тирә мохит, мәдәният турында күзаллауларын киңәйтү, иҗади талантларын үстерү.

Бурычлар:

-тирә-юньне зәвык белән кабул итүен оештыру;

-сәнгать дөньясы белән таныштыру;

-әдәби әсәрләр аша тыңлый, күрә, үзе аша үткәреп төрле хис-тойгыларга бай халәтне күрсәтү.

-балалар иҗатын үстерүдә музыкаль тәрбия, сөйләм һәм театр эшчәнлеген, рәсем сәнгатен куллану.

Һәр төр эшчәнлекнең балаларны тәрбияләүдә, белем бирүдә тоткан урыны.

Музыкаль эшчәнлек.

Балаларны музыка мәдәнияте белән танышу , көйне төрле тойгылар белән кабул итү музыка эшчәнлеге аша тормышка ашырыла. Музыка җитәкчесе балаларга төрле музыка жанрлары турында сөйли, музыканы тыңлап, кабул итү теләген үстерә.

Көйне тыңлау вакытында балалар музыка төрләрен аера белергә өйрәнәләр. Мөһим максатларның берсе булып музыкаль образларны һәм интонацияне дөрес кабул итү. Шуның белән беррәттән музыкаль һәм иҗади сәләтне үстерү.

Театр һәм театр эшчәнлеге.

Балаларның әлеге сәнгать төренә карата кызыксынуларын үстерү. Әдәби образларны уйнау осталыкларын үстерү. Әдәби образларны интонация, жест, хәрәкәтләр аша күрсәтә белү. Балаларның театр белән кызыксынуларын үстерү өчен атрибутлар, декорацияләр ясау, уен-драматизация өчен костюмнар булдыру әһәмияткә ия.

Әдәби әсәрне, сөйләм телен берләштерү балаларда әсәрне кабул итү, кызыксыну тудыруны күз алдында тота. Бәйләнешле әдәби сөйләмне үстерү, әсәрнең эчтәлеген тойгылы һәм сәнгатьле итеп җиткерә белү осталыгын арттыру өстендә эш алып барыла. Әдәби әсәрләр аша әхлакый сыйфатлар да үсә.

Рәсем сәнгате, скульптура, графика балаларны сәнгать төрләре, жанрлары белән таныштыруны күздә тота. Тирә-юньгә эстетик караш тәрбияләргә булыша.

Интеграль эшчәнлек күләме буенча зур түгеллеге, ә нәтиҗәлелеге югары булуы белән башка шөгыльләрдән аерылып тора. Әлеге эшчәнлекне тормышка ашыру өчен мәктәпкәчә яшьтәге балаларның яшь үзенчәлеген исәпкә алып, күптөрле күрсәтмә материаллар, атрибутлар һ.б. булдырырга кирәк.

Балаларның эшчәнлек төрләре(әкиятне сәхнәләштерү, конструирование, музыка тыңлау, шигырьләр уку,рәсем сәнгате, әвәләү) алышынып тору мөһим урын алып тора. Интеграль эшчәнлекне үзең генә дә, яисә берничә тәрбияче белән планлаштырырга мөмкин. Белем бирү уртак тема буенча бергә төзелә. Һәрбер тәрбияче һәм белгеч максат һәм белем бирү алымнарын кулланып максатларына ирешү юлларын эзли. Консультацияләрдә кабатлаулар булдырмыйча яшь үзенчәлекләрен исәпкә алу мәсьәләләре дә хәл ителә.

Интеграль эшчәнлекне планлаштыру:

-эшчәнлекнең максатын ачыклау.

-тибын һәм структурасын, укыту чараларын эзләү.

- балаларның үзаңын киңәйтү өчен үстерелешле мәсьәләләр уйлау.

Максатны тормышка ашыру музыка, рәсем сәнгате, театр эшчәнлеге, әдәби әсәрләр уку, сәнгать төрләре аша тормышка ашырыла. Мәсәлән: “Ипи-өстәл күрке” темасы буенча эшчәнлек.

Залда икмәктән төрле ризыклар, төрле сотрлардан он, вазада арыш бөртекләре, савыт-саба.

Балалар игенче хезмәте турында фильм карыйлар.

Музыкаль уен уйныйлар.

Икмәк турында мәкаль һәм әйтемнәр уйлыйлар.

Төрле авторларның рәсемнәрен карыйлар.

Үзләре үк җиргә орлык утыртып карарга мөмкин.

Шөгыль ахырында күмәчләр дә әвәләп карарга мөмкин.

Мондый шөгыльләрдә төрле эшчәнлек төрләре алынганлыктан балаларның бөтен төр кабул итү системасы да эшкә җигелә( күрү, ишетү, хәрәкәт).

Җиңү көненә багышланган “Батырлар” эшчәнлеге.

Тәрбияче белән әкият уку, рәсемнәр карау, батырлар турында сөйләшү.

Әти-әниләр белән музейга, тарихи урыннарга бару.

Өстәмә белем бирүче рәсем укытучысы белән кеше рәсеме ясау.

Зурлар төркемендә рус балалары белән “Чәй табыны әзерлибез”эшчәнлеге. Бу эшчәнлекне татар теле тәрбиячесе үзе генә дә алып бара ала. Белемнәрне төрле характерда бирәбез.

Математика(кунакларга савыт-сабаны бирелгән саннар астына кую, яисә ничә кунак килә,санап кую).

Әйләнә- тирә мохит турында белемнәрне киңәйтүгә юнәлдерелгән (ситуация тудыру: чынаяк җитмәде,кибеткә бару).

Бәйләнешле сөйләм үстерүгә юнәлтелгән диалог төзү.(кирәкле чынаяк сатылып беткән).

Нәтиҗәле эшчәнлек(камырдан, пластилиннан үзләре әвәләп ясыйлар).

Җырлы- биюле уен.

Интеграль эшчәнлек тәрбиячеләрнең һәм белгечләрнең уртак хезмәте генә түгел, ә әти-әниләрнең дә бердәм эшчәнлеге. Интеграль эшчәнлекнең темасы, эчтәлеге ата-аналарга алдан җиткерелә. Өйдә балалар белән нинди эшләр алып барырга мөмкин булуы турында әйтелә (күргәзмә залларына, театрга бару, билгеле темага рәсемнәр карау, күргәзмә өчен бергәләп кул эшләре ясау һ. б.)

Эшчәнлекнең өстенлекле яклары:

- балаларның җади сәләте үсә.

- комуникатив аралашуларын арта, үз фикерләрен әйтеп бирү мәмкинлеге ачыла.

-әйләнә-тирә мохит турында күзаллауны тирәнрәк аңларга мөмкинлек бирә.

-балаларда көн дәвамында күтәренке кәеф булдырыла.

-тәрбиячеләр, белгечләр, әти-әниләр арасында тыгыз элемтәләр барлыкка килә.

-төрле төр эшчәнлекләрне берләштергәнгә, балаларның уенга, саф һавада күбрәк калуына мөмкинлек бирә. Шулай булгач, сәләмәтлекләрен ныгытырга да вакыт җитәрлек була.

Уеу елы ахырына балаларда иҗади сәләт үсә, үз-үзенә ышану хисләре туа, йомылу, үз эченә бикләнү, оялу кебек кире сыйфатлар юкка чыга. Төрле төр эшчәнлек булганга балаларда игътибарлылык арта һәм нәтиҗәләр дә югары була.