Бик актив бала(гиперактивный) бала-авырумы,әллә үзенчәлекме?

Гиперактивность(бик актив)- баланың нерв системасының үзенчәлеге ул.

IIХ гасыр уртасында немец врачы психоневролог Генрих Хоффман бик актив баланы тасвирлап,аңа Непоседа Фил дигән исем бирә.Ә ХХ гасырның 60 елларыннан башлап,врачлар бу балаларның бик актив булулары,баш миенең өлешчә зыян күрүе белән бәйле(минимальные мозговые дисфункции) дигән фикергә киләләр.Һәм шуннан соң андый балаларга СДВГ дигән диагноз куела башлаган.Ул балаларның үзәк нерв системасындагы тайпылышлар,үзгәрешләр белән бәйле.Без “гиперактивный”бала дигән сүзне ишеткәч,күзгә күренә торган характерлы билгеләрен генә күрәбез:бик хәрәкәтчән,бер дә тик утыра белми,күп сөйләшә,һ.б.,ә ул диагнозның баш миенең төрле функцияләре(хәтер,игътибар) өлешчә зыян күрү дигән сүз икәнен аңлап бетермибез.Бер карауда гына бу диагнозны куеп булмый.Аның өчен баланы детский невропатолог 2-3 сәгать күзәтергә тиеш.Шул күзәтүләрдән соң гына баланың мед.карточкасына “СДВсГ-ю” дип языла.Бүгенге көндә ул балалар арасында күзәтелә һәм мөхим проблема булып тора.Балаларга социаль яраклашуга(адаптация) комачаулый.Шулай ук андый балаларны вакытында күреп,кирәкле юнәлештә тәрбияләмәсәк,дәваламасак;мәктәптә укый башлагач,күп кыенлыклар килеп чыгарга мөмкин икәнен истән чыгармаска кирәк.

СДВГ килеп чыгу сәбәпләре:

1.Йөкле вакыттагы үзгәрешләр.Мәсәлән:карында вакытта балага кислород җитмәү(гипоксия плода),вакытыннан алда туу яисә соңа калып туу да керә.Шулай ук йөкле вакытта кичергән стресслар,тәмәке,алкоголь куллану.60-70 %

2.Нәселдәнлек.Нәселдән килергә яисә берәр туганында булырга мөмкин.30%

3.Шулай ук бала туганнан соң гаиләдә үзара килеп чыккан конфликтлар,ызгыш-талашлар,балаларга бик катгый тору(излишняя строгость).

Характеристика:

Бик актив бала(гиперактивный)-игътибарын кирәкле шөгыль яки предметка бөтен игътибарын юнәлтә алмый,тиз читкә юнәлтә.Биремне аңласа да, тиз генә кереп китә алмый.Шуңа күрә андый балалар турында ”бер колагыннан керә,икенчесеннән чыга”диләр.Шулай ук “һавада очып йөри”терминны да кулланыла.СДВГ диагнозы булган бала беркайчан да тыныч утыра белми,гел борылып-сарылып тора,бик күп сөйләшә,кызулана,сүзләрне “йота”,максатсыз гел йөреп тора,кеше сөйләгәндә бүлдерә,сорауны тыңлап бетерми җавап бирә,дөрес булмаса да,тыныч уеннар уйный белми,кагыйдәләрен боза,уйнаганда чиратын көтеп тора алмый,тиз кызып китә,сугыша,янында торган кешегә китереп сугарга мөмкин,бар җиргә тыгыла,әйберләрен җыеп йөртә белми,гел югалта.Андый балаларга кисәтү ясау файдасыз,аларны дәваларга кирәк.

Андый балаларны тугач ук белергә була.Тиз генә йоклап китә алмый,әз йоклый,тиз уяна,бер дә үзләрен генә калдырып булмый,бик каты кычкырып елый.Һәм бу билгеләр үсә барган саен күзәтелә.2-3 яшьтә уенчыкларын тотып ата,тыныч кына уйный белми,тыныч кына утырып мултьфильмны карап,әкиятне тыңлап бетерә алмый.

Мондый балалар белән күбрәк проблемалар балалар бакчасына килгәч башлана,ә мәктәптә укый башлагач,тагын да аянычлы хәл күзәтелә.Ни өчен балалар бакчасында башлана?Чөнки ул монда аерым бер мөхит-коллективка килеп эләгә.Бу коллективта аерым кагыйдәләр,тәртипләр …..Аларга буйсынырга,аларны үтәргә кирәк.Ә СДВГ диагнозы куелган бала өчен бу бик авыр мәсьәлә.Шуңа күрә тәрбиячеләр бу баланы “тәртипсез,тәрбиясез”исемлегенә кертәләр дә инде.Ә ул “мескен” ничек кенә тырышмасын,тик кенә тыңлап утыра алмаячак.Алда әйтеп үткәнчә,ул аның баш миенең өлешчә зыян күрүенә бәйле.Шуңа күрә андый балалар белән психологлар һәм балалар невропатологы күзәтүе астында булырга тиеш.

Дәвалауның үзенчәлекләре :

СДВГ диагнозы куелган балаларны дәвалау комплекслы булырга тиеш:невропатолог белән психолог берлектә эшләргә тиеш.Шулай ук әти-әни һәм тәрбиячеләрнең дә ярдәме,булышуы бик мөхим.Дәвалауны кече яшьтән үк башларга кирәк,ләкин үз белдеклелегең белән түгел,ә невропатолог биргән препаратлар белән генә.Психолог үз чиратында диагностика уздырып,коррекция эшен башлап җибәрә.

Әти-әниләр һәм тәрбиячеләргә киңәшләр:

1.Баланың нәрсә әйтергә теләгәнен бүлдермичә тыңлап бетерергә.

2.Гел кисәтү(замечание) ясамаска.

3.Нотация уку файдасыз.

4.Күп вакыт андый балаларны мактау ысулы белән җиңеп була.

5.Бер юлы берничә бирем бирмәскә.Бирем аңлаешлы,кыска һәм күрсәтмә булса,тагын да яхшырак.

6.Уйнаганда тыныч балалар белән тыныч уеннар уйнатырга тырышырга кирәк.

7.Физик күнегүләр ясау,йөгерү шулай ук аларның энергияләрен чыгарырга бик булыша.

8.Телевизор,компьютер артында озак утыртмаска киңәш ителә.

9.Беркайчан да “Айнур әйбәт,син әшәке” дигән сүзләр әйтмәскә.”Син әйбәт малай,ләкин син дөрес эшләмәдең”дип әйтергә кирәк.

10.Андый балаларга җылы мөнәсәбәт,матур сүз,җылы кочак кирәк.Шулай ук өйдә тыныч атмосфера булдыру турында әти-әниләргә аңлатырга кирәк.

Бик активны билгеләү өчен тест.

актив

бик актив

Көннең күп вакытын хәрәкәттә уздыра,ләкин тыныч уеннар да уйный.

Гел хәрәкәттә,үзенең хәрәкәтләрен контрольдә тота алмый,хәле бетсә дә гел хәрәкәтләнеп тора,туктамый.Истерика оештыра,елак.

Кызык булса,рәхәтләнеп әкиятне тыңлап бетерә.Шулай ук рәсем ясый,пазл төзи,мултьфильм карый.

Максатсыз хәрәкәт итә,гел йөгереп йөри,иптәшләрен этә-төртә,уеннарын боза,әйләнә-болгана.

Тиз йоклап китә,тыныч йоклый

Тиз һәм күп сөйләшә,күп сораулар бирә,кызыксынып тыңлый.

Бик еш әйберләрен югалта.

Башлаган эшен ахырына җиткерә алмый.

Конфликтны үзе китереп чыгарса да,агрессив түгел.

Күп сөйләшә,кызулана,сүзләрен йота,бүлдерә,тыңлап бетерми.Сораулар бик күп бирә,җавабын тыңламый.

Тәртибе төрле ситуациягә карап үзгәрә,өендә тиктормас булып,балалар бакчасында тыныч булырга,кунакта тагын да тәртипле булырга мөмкин.

Йоклатып җибәрү бик авыр,тиз уяна.Күпчелек балалар аллергияле булалар.

Конфликт китереп чыгара,сугыша,тешләшә,суга,таяк,таш ата.

Бөтен җирдә дә үзен бертөсле тота,кисәтү файдасыз (урамда,кибеттә,өйдә,балалар бакчасында)

Бик актив бала(гиперактивный) бала-

авырумы,әллә үзенчәлекме?

Логопед:

Гатауллина Г.Г.