Матур итеп бизәлгән авыл өенең эчке күренеше: сәке, сәкедә сандык, өстәлдә самавыр. Балалар әби янына кунакка киләләр, ишек шакыйлар, әби каршы чыга.

1 нче бала: Исәнмесез – саумысыз!

Нигә ишек ачмыйсыз?

Шакый-шакый арып беттек,

Нигә каршы алмыйсыз?

Әби: Исәнмесез, балакайларым! Ишетмәдем, оланнарым. Түрдән узыгыз, әйдәгез! Чәем дә өлгерә, коймагым да пешкән (балалар өй эчен карый башлыйлар, бер кыз бала сәкедә торган сандыкны күрә).

2 нче бала: Кызлар, карагыз әле нинди матур сандык!

Әбиләрнең сандыгында

Сакланмый ниләр генә.

Әйдәгез, сорыйк үзеннән,

Ачып күрсәтсен безгә.

Әби: Әйдәгез соң, ачып карыйк, балалар.

3 нче бала: Әбекәй, китап! Нинди калын китап!

Әби: Балалар, бу әби-бабаларыбыздан калган иң изге китап – Коръән. Әби-бабаларыбыз, Коръән укып, тәсбих тартып, балаларына, барча якыннарына изге теләкләрен, догаларын юллаганнар. Бу изге китап чисталыкка, пакълеккә, урлашмаска, кешеләргә бер-берләрен җәберләмәскә, кыерсытмаска, изге күңелле булырга өйрәткән. Китап гаиләдә буыннан-буынга, кулдан-кулга күчкән. Балалар, бу китап та гаиләбезнең ядкаре булып буыннан-буынга күчә килгән (китапны сандыкка салып, сөлге ала).

Әби: Яшь чагында килен булып төшкәндә чиккән сөлгем дә бар бит әле минем.

4 нче бала:

Сөртенсәң – сөлге кирәк,

Көрәшсәң – сөлге кирәк.

Батырларга сабантуйда

Бирелгән сөлге – бүләк!

5 нче бала: нинди матур калфак!

Кәләпүшем, калфагым,

Энҗе мәрҗәннәр чиккән.

Чиккән калфагым үземә

Бигрәк килешә икән!

Җыр “Калфагым”

Малай: Әби, бар матур әйберләр дә кызларга гына мени?

Әби: Юк, оланнар, сезнең өчен дә матур түбәтәй бар.

6 нчы бала: Уңган хатын-кызларыбыз

Түбәтәй дә теккәннәр.

Кич утырып, җырлар җырлап

Оста чигү чиккәннәр.

7 нче бала: Бигрәк матур түбәтәе

Энҗе бөртекләр белән

Алар монда килгән гүя

Чын әкият иленнән.

Уен “Түбәтәй”

Җыр “Күңелле балачак”

Әби: Җырлар да җырладык, уеннар да уйнадык, вакытыбыз бик күңелле үтте. Чәем дә өлгерде. Әйдәгез, балалар, коймак белән сыйлыйм әле үзегезне.

Әби балаларны яңа пешкән коймак белән сыйлый.