Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе «Янил авылы балалар бакчасы»

Әтиләр белән көчле без.

Әтиләр ярдәме белән уздырылган КВН

Тәрбияче: Гайфуллина А.Ш.

2008.

Исәнмесез бабайлар, әтиләр һәм балалар!

Рөхсәт итегез менә,

Котлап китим әле мин дэ

Бүгенге бәйрәмегез белән

Бәхет, тигезлек теләп.

Балаларны котладык та тыңладык,

Шатландык һәм куандык.

Хәзер чират безгә булыр

һөнәрләрне күрсәтеп карыйк.

Кемнәр уйнарга ярата?

Кемнәр өлгер һәм җитез?

Безнең белән ярышырга

Кемнәр тели әйтегез.

Безнең бүген ярышларда җитез әтиләр кирәк.

Кемнәр ярышырга әзер,

Чыгып басыгыз тизрәк.

Әйткән сүзләремнән аңлагансыздыр дип уйлыйм. Хәзер бәйрәм кичен җанландырып бездә бераз уйнап җырлап алыйк әле кадерле әтиләребез. Ә балалар карап утырсыннар. Минем әтием нинди уңган, булган, җитез дип. Әтиләрне командаларга бүлгәнче әйтәсе сүз.(Әтиләргә рәхмәт сүзе әйтү).

Әтиләрне командаларга бүләбез һәм әтиләр арасыннан жюри билгелибез.

Командаларга капитаннар билгелибез.

Исем кушабаз.

Командаларга исемнәрен яклап бер куплет җыр җырлыйсы.

Бүген безнең әниләребез өйдә юк, балаларны киендереп, чәчләрен үреп бакчага илтү үзебезнең өстә. Автобус килергә эшкә китәргә бик аз вакыт калган җитешергә кирәк. Хәзер тиз генә баланы киендерергә һәм бачага алып барырга кирәк.

Командадан бер кеше чыга. Скакалка сикерү.(1мин.) ничәне сикерә, ничә тапкыр сикерә, чалына,яки тукталмыйча гына сикерә.

Команда капитаннарына сорулар бирелә, ничәсен белә, ничәсен белми.

Командадан берәр кеше чыга, йомгак чорный. Кем тизрәк?

Ике командага да табышмак эйтү. Кайсы команда дөрес һәм тиз җавап бирә.

Кыршау әйләндерү ярышы. Төшермичә 1 минут әйләндерегә кирәк.

Һәр командадан берәр кеше понтамимо күрсәтә.

Суган тураганда бармаган кискәнен.

Чәй ясаганда сөтне түгеп җибәргәнен.

Ике якка да мәкальләр әйтү.

Мәкаль әйтешү.

1.Ата – ана теләге – (утка – суга батырмас)

1.Ата ананы тыңлаган адәм булган, (тыңламаган әрәм булган).

2.Ата – анага игелек күрсәтмәгән – (олыгайгач үзедә игелек күрмәс)

2.Ата йөрәге таудан өлкән (ана йөрәге диңгездән тирән)

3.Аю да баласын аппагым (керпе дә баласын йомшагым ди)

3.Әткәй шикәр, (әнкәй бал)

4.Атаңны башыңда тот, (анаңны учыңда тот)

4.Бала безнеке, (акылы үзенеке)

5.Буй үстергәнче (акыл үстер)

5.Баланы яшьтән бөк (агачны баштан бөк)

6.Әдәпле бала гарьле була (әдәпсез бала гарьсез була)

6.Улның ояты атага (кызның ояты анага)

7.Бала яхшы булса дәүләт (яман булса имгәк)

7.Чыбык чакта бөгелмәгән ( таяк чакта бөгелмәс)

8.Атадан күреп ул үсә (анадан күреп кыз үсә)

8.Елыйсы килгән бала (атасының сакалы белән уйнар)

1 команда

2 команда

- Кәҗәгә алты яшь тугач нишли (җиденчегә китә)

- Аш пешергәндә иң беренче кастрюльгә нәрсә салалар (күз)

- Төрмәче белән агач арасында нинди уртаклык бар (икесендә утыртылар)

- Казаннын уртасында нәрсә бар (з хәрефе)

- Дөньяда иң кечкенә кош (колибри)

- Этәр турындагы фән ничек дип атала (кинология)

- Агач башындагы яфраклар ничә иң ахырдан коела (ахырдан чыкканга күрә)

- Су җир шарының нинди өлешен алып тора (3/4)

- Каеннан башка тагын нинди агач баллы су бирә (өрәңге)

- Оча ала торган бердәнбер имезүче хайван (ярканат)

- Гәүдәсенә караганда баш мие зуррак булган бердәнбер җан иясе (кырмыска)

- Үзен көзгедән таный торган бердәнбер хайван (шемпанзе)

- Кайсы айда хатын – кыз әзрәк сөйләшә

- Ач карынга ничә йомырка ашап була (бер)

- Ат суга кергәч нишли (юэшләнә)

- Кәҗәнең артында, әтәчнең алдында нәрсә бар (ә хәрефе)

- Елга белән елга арасында нәрсә бар (белән)

- Эшләпә астында нәрсә бар (пеләш яки чәч)

- Дөньяда иң зур оча торган кош (альбатрос)

- Иң акыллы кеше күпме яшәгән (үлгәнче)

- Абзардагы өч ишәкнең кайсысы акыллырак (берседә түгел)

- Фил йөзә беләме (иң шәп йөзүче)

- Йөзеп йөрүче боз утраулары ничек атала (айсберг)

- Чыпчыкның тән температурасы кайчан түбәнрәк кышынмы җәенме (бертөсле)

- Су эчмичә иң озак тора алучы хайван (күсе)

- Тәвә кошының йомыркасын пешереп чыгару өчен күпме вакыт кирәк булыр иде (4 сәгать)

- Бу сан теләсә нинди санны нольгә тапкырласаң килеп чыга. (ноль)

- Кайсы айда егерме сигез көн (бөтенесендә дә)

1 нче команда кыршау әйләндерү

2 нче команда кыршау әйләндерү.

Понтамимо ( суган әрчү)

Понтамимо (сөт тугелү)

Командалар скакалка сикерергә әзерләнә.