Мәктәпкә хәзерлек төркемендә грамотага өйрәтү шөгыле эшкәртмәсе.

Тема:[с],[ш] авазларын дифференциацияләү.

Максат:[с],[ш] авазларын ишетеп аерырга,сүздә дөрес әйтергә өйрәтү; [ш],[с] авазларының дөрес артикуляциясен ачыклау һәм ныгыту;«Ш»,«С»хәрефенең рәсемен дәфтәрләрдә язу,сүздәге,сөйләмдәге авазларга игътибар тәрбияләү.

Җиһазлау:предметлы рәсемнәр,”каз”һәм“агач”рәсемнәре,ташлар,

төймәләр,орлыклар, фланелеграф, һәр балага- дәфтәр, көзге, яшел һәм кызыл түгәрәкләр, карандашлар.

Шөгыль барышы:

-Исәнмесез,балалар.Барыбызда матур итеп утырдык,шөгыльне башлыйбыз.

1.Оештыру:фонетик зарядка.

Тәрбияче: Ра-ра-ра,ла-ла-ла, ча-ча-ча.

Ша-ша-ша,са-са-са.

Ша-са.

(беренче рәткә [ша], икенче рәткә [са] иҗеген кабатлатам)

-Сез иң соңыннан нинди авазлар сүзтезмәсе ишеттегез?(ша,са).

-Әйе,балалар, бик дөрес.

-Авазлар сүзтезмәсенең беренче авазларын әйтегез әле?(ш,с)

Бүген без [ш],[с] авазларын бер-берсеннән аерырга өйрәнербез.

2.Фланелеграфка “каз”һәм “агач” рәсемнәре куела.

-Балалар,әйтегез әле,каз ничек ысылдый?

Каз ысылдый-с-с-с-с-с-с.(бергә кабатлыйбыз).

-Ә агачның яфраклары ничек шаулый?

Агач шаулый-ш-ш-ш-ш-ш.(бергә кабатлыйбыз).

Тәрбияче: Булдырдыгыз,балалар. Ерактан казлар киләләр,тавышлары еракта ишетелә,әйдәгез,кабатлап карыйк әле.[с-с-с],ә хәзер казлар якынга килеп җиттеләр,тавышлары якында ук ишетелә,[с-с-с],аннан казлар кире әйләнеп киттеләр,тавышлары да ерагайды, [с-с-с],әйдәгез,кабатлыйбыз.

Әкрен генә җил исә,агачның яфраклары шаулый [ш-ш-ш],җил көчәйде,яфраклар ныграк шаулый башладылар,әйдәгез кабатлап карыйк әле.[ш-ш-ш],җил бераз тынды,яфракларның шавы да кимеде.[ш-ш-ш]

-Яле,Фидәил кабатлап күрсәт әле.

-Ландыш син ничек күрсәтерсең?

-Балалар,җепне сузып карыйк әле,[ш] безнең нинди аваз икән?(кул белән җепне сузу хәрәкәте),хәзер [с] авазын карыйк.( [ш]һәм [с] тартык авазлар).

3.Тәрбияче: -Булдырдыгыз,балалар,бик дөрес.Хәзер сезнең белән Ш һәм С хәрефләренең рәсемнәрен искә төшереп китик әле.(фланелеграфка Ш һәм С хәреф ләрен куям)

Ярты алтын ай күктә,

С хәрефен хәтерләтә.

С хәрефе нәрсәгә охшаган?(айга) Кул белән ясап карау.

Көзге алып [с] авазының дөрес артикуляциясен ачыклыйбыз.

-иреннәр елмайган хәлдә,

-тешләр бер- берсенә тигән,

-телнең очы аскы тешләргә килеп терәлә.

Ш хәрефе бик яхшы,

Ул сәнәккә охшаган.

Ш хәрефен күрсәтү. Нәрсәгә охшаган?(сәнәккә) Кул белән ясап карау.

Көзге алып [ш] авазының дөрес артикуляциясен ачыклыйбыз.

-иреннәр бераз “шакмакланып “алга чыга,

-тешләр бер-берсенә тигән,

-телнең очы,өскә күтәрелеп арткарак китә,телнең ян кырыйлары өске тешләргә тия.

-Булдырдыгыз,балалар.Димәк,безнең [ш] авазын әйткәндә тел өстә,ә [с] авазын әйткәндә тел аскы тешләргә терәлә.

4.Хәзер Ш һәм С хәрефләрен төймә,ташлар,орлыклар белән төзеп карыйбыз.(өстәлдә төзиләр).

5.”Бу аваз бармы?” дидактик уен.

-Мин сезгә рәсемнәр күрсәтәм.Сүздә [ш] авазы ишетсәгез-яшел түгәрәк,[с] авазы ишетсәгез –кызыл түгәрәк күтәрергә тиеш буласыз.(машина,сабын,шар,суган һ.б.)

-Хәзер,басып,әзрәк ял итеп алабыз.

6.Физкултьминутка.

Тышта кыш,буран ыҗгыра,әллә нинди авазлар ишетелә.Тыңлыйк әле…

Җил ыҗгыра!-ыҗ-ыҗ-ыҗ!

Агач яфраклары үзара шомлы кыштырдашалар…

-ш-ш-шшш!

Без бернидән курыкмыйча чаңгылар кидек,таудан выҗылдап шуабыз.

-Выж-жжж!

Туңмасыннар дип,кулларны кулга сугабыз…

-Шап-шап-шап!(хәрәкәтләр белән кабатлыйбыз)

7. “Рәсемнәрне исеңдә калдыр”дидактик уен.

-Без хәзер сезнең белән рәсемнәр карыйбыз,сез аларны исегездә калдырырга тиеш. (ананас,редис,шалкан,суган,шикәр һ.б.),аннан алып куям,сез миңа нинди рәсемнәр икәнен әйтергә тиеш.Кем иң соңгы сүзне әйтә,шул җиңүче була.

8. Дәфтәрдә эш.Ш һәм С хәрефләренең рәсемен ясыйбыз һәм рәсемнәр бүләк итәбез.(Мәсәлән: Ш-шар,карандаш,шәм.С-сарык,сыр,ананас.)

-Илсаф,син нинди рәсемнәр ясадың?

-Илида ,ә,син?

9.Тәрбияче:-Хәзер без сезнең белән өйрәнгән тел төзәткечләрне искә төшерәбез.

[с]авазы:

Су-су-су-бу нинди басу,

Сый-сый-сый-Сания рәсем ясый,

Ус-ус-ус-Самат минем дус.

[ш] авазы:

Ыш-ыш-ыш-Шамил,кил,булыш.

Ша-ша-ша-Шамил булыша,

Аш-аш-аш-шунда иде таш,

Уш-уш-уш-машина гел буш.

-Рәхмәт,балалар,сез бүген бик тырыштыгыз, актив булдыгыз.

10.Йомгаклау.