Муллашова Эльмира Раисовна

I кв.категорияле тәрбияче

МБДОУ №87 «Көлбикә»

Тема: «Гаилә бәйрәме»

(мәктәпкә әзерлек төркеме өчен)

Максат: Балаларга «гаилә» дигән төшенчәне тирәнрәк, киңрәк мәгънәдә аңларга ярдәм итү. Халык авыз иҗаты үрнәгендә әти-әнигә, гаиләнең башка әгъзаларына җылы мөнәсәбәт, мәхәббәт, ихтирам тәрбияләү.

Бурычлар:

-тәрбияви: әти-әни, әби-бабай, өлкәннәрне олылау, аларга кадер-хөрмәт күрсәтү, ярату хисе тәрбияләү.

-үстерешле: бала тәрбияләүдә буыннар бәйләнешен күрсәтү. Әби-бабайларның, әти-әниләрнең үткәннәре белән кызыксыну, аларның эш гамәлләрен өйрәнү һәм дәвам итү теләген үстерү.

-белем бирү: гаиләдәге гореф-гадәтләрнең әһәмиятен ачып бирү, балаларда рухи-әхлакый тәрбия нигезләре формалаштыру. Балалар белән татар халык авыз иҗатын, гореф-гадәтләрен, йолаларын, уеннарын тирәнтен өйрәнүне дәвам итү.

Җиһазлар һәм материаллар: өстәл, «Кош канаты белән, гаилә – татулыгы белән көчле»; «Мәхәббәтсез гаилә – тамырсыз агач»; «Бөркет булмый таусыз-кыясыз, адәм булмый йортсыз-гаиләсез» дип язылган плакатлар, бишек, шарлар, чәчәкләр.

Техник җиһазлар: магнитофон, CD-RW-диск, интерактив такта, микрофоннар.

Дидактик җиһазлар: милли костюмнар, кулъяулыклар, ике иттарткыч, күз бәйләү өчен яулыклар, курчак-бәби, бишек, мендәр, орчык, җеп.

Зал бизәлеше:

-сул якта: милли ризыклар тезелгән өстәл.

-уң якта: гаилә фоторәсемнәреннән эшләнгән стенд, балалар тарафыннан «Минем гаиләм» темасына ясалган рәсемнәр.

-уртада: интерактив такта, шарлар, чәчәкләр.

Алдан балалар белән эшләнелгән эш: гаиләдә кемнәр яшәвен ачыклау, фоторәсемнәрдән стенд әзерләү, балаларны татар халкының гореф-гадәтләре белән таныштыру, уеннар өйрәнү: «Чума үрдәк, чума каз», «Йөзек салыш», «Зәңгәр чәчәк»; шигырьләр, җырлар өйрәнү; «Гаилә» темасына шөгыль һәм әңгәмәләр үткәрү.

Тәрбияче һәм музыка җитәкчесенең әзерлек эше: ата-аналар белән җыелыш үткәрү һәм бәйрәм кичәсе өчен нәрсәләр кирәк булачагын аңлату, шигырьләр, җырлар, биюләр әзерләү.

Бәйрәм барышы:

«Күңелле балачак» (И.Шәмсетдинов көе, Г.Латыпов сүзе) җыры астында балалар залга үтәләр.

1 а.б: Хәерле кич, хөрмәтле кунаклар!

2 а.б: Хәерле кич, әниләр, әтиләр!

1 а.б: Хәерле кич, әбиләр, бабайлар!

2 а.б: Хәерле кич, балалар!

1 а.б: Без бүген бу залга «Гаилә бәйрәме»нә җыелдык.

2 а.б: Киңәшерлек, гөрләшерлек

Синең кешең булсын ул.

Канатны канатка куеп,

Яшәр кешең булсын ул.

Бар яктан да килеп беткән

Булыр фәрештә генә.

Бу тормышны аңлап яши

Кем гафу итә белә.

1 а.б: Бу заманда һәр кешегә кайтып егылырлык җылы учак, сыенырлык урын, тыныч почмак кирәк. Гаилә ул – иң олы таянычыбыз, иң ышанычлы сыеныр урыныбыз. Һәр җәмгыятьнең нигезен гаилә тәшкил итә. Гаиләләр нык һәм тату булса, җәмгыятебез дә нык булыр. Гаилә тормышы – һәрберебез өчен очсыз-кырыйсыз хезмәт һәм сикәлтәле гомер юлы. Шул юлдан гомер буе матур итеп бергә атлаучылар – бүгенге кичәбезнең иң хөрмәтле гаиләләре.

2 а.б: Татар халкы һәр эшне «бисмилла» әйтеп башларга гадәтләнгән. Әйдәгез әле без дә бәйрәмебезне дога белән башлап җибәрик.

(Бабай дога укый).

1 а.б: Зәкәрия бабайның изге теләкләре тормышка ашсын, балаларыбыз безгә рәхимле, шәфкатьле булсыннар иде.

2 а.б: Бүген бу залда кабынган елмаю йортларыгызда да сүнмәсен-сүрелмәсен.

1 бала: Нигә бүген бөтен җирдә

Чәчәкләр балкый җирдә,

Нигә кояш көлеп карый

Беләбез һәммәбез дә.

2 бала: Бәйрәмсез бик күңелсез бит,

Күңелсездер сезгә дә.

Бәйрәмнәр кирәк безгә дә,

Бәйрәмнәр кирәк сезгә дә,

Кирәк Һәммәбезгә дә!

Җыр «Үз җырыбыз булсын әле»

(Ф.Галимов көе,Ә.Яруллина сүзе)

(Балалар әти-әниләр каршындагы урындыкка утыралар).

3 бала: Бәйрәмнәр кирәк әтигә!

Бәйрәмнәр кирәк әнигә!

Бабай белән әбигә!

Бәйрәмнәр бик күп болай да,

Ә шулай да, ә шулай да,

Иң шәп бәйрәм – балачак!

1 а.б: Балалар – безнең гүзәл киләчәгебез. Без һәркайсыбыз да балаларыбызның инсафлы, әдәпле, сау-сәламәт, әти-әниле булып үсүен телибез. Әнә шундый һәр яктан камил балалар тәрбияләү безнең коллективның да, әти-әниләрнең дә теләге. Һәр гаиләнең үз бәйрәмнәре, үз традицияләре бар. Аларны һәркем үзенчә үткәрә. Бәби туйлары, баланың беренче тапкыр «әттә», «әннә» дип эндәшүе, балалар бакчасына, мәктәпкә йөри башлавы, туган көннәр һәр гаиләгә шатлык китерә. Гаиләнең татулыгы, ныклыгы бик күп нәрсәләргә бәйле.

2 а.б: Татар халкы әдәпле, дөрес сүзле, пакъ халык. Элек-электән әби-бабаларыбыз бер-берсе белән ягымлы итеп, матур сүзләр әйтеп сөйләшкәннәр. Нинди генә ягымлы сүзләр юк татар телендә: аппагым, алтыным, җаным, күбәләгем… Якын кешеләр бер-берсе белән сөйләшкәндә «канатлы» сүзләр, мәкаль-әйтемнәр кулланганнар. «Әйтем – сүзнең бизәге, мәкаль – сүзнең җиләге». Бу бәйгебез мәкальләргә бәйле. Хөрмәтле әти-әниләр, мин мәкальнең башын әйтәм, сез төгәллисез.

-Оста барда кулың тый, (белгән барда телең тый);

-Казанга ни салсаң, (чүмечтән шул чыга);

-Яхшы гадәт адәм итәр, (яман гадәт әрәм итәр);

-Агачына күрә – алмасы, (анасына күрә – баласы);

-Ата-ананы тыңлаган – адәм булган, (тыңламаган – әрәм булган);

-Баланың бармагы авыртыр, (ананың йөрәге авыртыр);

-Елыйсы килгән бала (атасының сакалы белән уйнар).

1 а.б: Һәрбер ата-ана өчен үз баласы иң-иң кадерлесе. Аларның һәр сүзе, һәр хәрәкәте, холык-фигыле үзенчәлекле. Ә менә алар үз балаларының тавышларын магнитофон язмасыннан таный алырлар микән?

(Магнитофон язмасыннан тавыш тану. Балалар, «Әнием, кадерлем, мин сине яратам!», «Әти, әни, мин – без тату гаилә» кебек, «канатлы» сүзләр әйтә. Бу вакытта интерактив тактада гаилә тормышыннан сюжетлар күрсәтелә).

2 а.б: Балалар, хәзер үзегезнең әти-әниләрегезне күмәк уенга чакырыгыз.

Уен «Чума үрдәк, чума каз».

4 бала: Син, әнием, минем өчен

Бу дөньда бер генә.

Елмайганда йөзләреңнән

Бар өйгә нур бөркелә.

5 бала: Тыңлап бишек җырларыңны

Елавым басылган бит.

Телем дә бит минем иң элек

«Әннә» дип ачылган бит.

2 а.б: Әйе, безнең телебез «әти», «әни» дип ачылган. Әниләребез, әбиләребез үзебезнең моңлы көйләребезне җырлап йоклатканнар! Ә менә алар хәзер нинди бишек җырлары җырларлар икән, тыңлап карыйк әле.

«Бишек җырлары» конкурсы.

1 а.б: Әни! Әнием! Күпме наз! Күпме җылылык бар бу сүздә. Аларга багышлап күпме шигырь, күпме җыр иҗат ителгән. Шул җырларның берсен барлык әниләргә багышлап, Нурислам һәм аның әтисе башкаруында тыңлап үтик.

Җыр «Җырлыйм әнием турында».

(Ф.Әхмәдиев көе, Г.Зөйнәшева сүзе)

2 а.б: Балаларның әти-әниләренә әзерләгән тагын бер бүләге бар. Алар сезгә кулъяулыклар белән бию тәкъдим итәләр.

Кулъяулыклар белән бию.

2 а.б: Дөньяда безнең өчен тагын да иң якын, кадерле кешеләребез бар бит әле. Кемнәр икән алар? Әйе, алар безнең әбиләребез – олы җанлы, киң күңелле, тәмле телле, йомшак куллы. Аларның чал чәчләреннән сыйпыйсы, дөньядагы иң ягымлы сүзләр белән юатасы, мең-мең рәхмәтләр әйтәсе килә.

(Шул вакыта татар милли киеме кигән Әби керә).

Әби: Исәнмесез, кунаклар. Шушы бакча яныннан узып барганда матур җыр-бию тавышлары ишеттем. Күңелем түзмәде, үзеннән үзе аякларым шушы залга атлады. Юкка гына түгел, монда сезнең искиткеч күңелле бәйрәм бара икән.

1 а.б: Әйе шул, монда безнең «Гаилә бәйрәме». Әбекәй, әйдә син дә безнең бәйрәмгә рәхим ит.

2 а.б: Балалар, әйдәгез әбекәйдән сорап карыйк әле, алар яшь чагында үзләре нинди уенннар уйнадылар, нинди биюләр биеделәр икән?

Җырлы-биюле уен «Әбекәем».

(«Күрсәт әле, үскәнем» җырлы-биюле уен көенә уйнала. Заманча, ламбада, рок-н-ролл, татар биюләре биелә. Уенда әти-әниләр, балалар катнаша)

Әбекәй: Элекке заманда кул эшләренә бик оста идек без. Кич утырганда нинди генә җырлар җырланмаган, нинди генә уеннар уйналмаган. Эш белән уен бергә үрелеп барды. Ә хәзер әбиләрне, балаларны «Орчык» уенына чакырам.

(Әбиләр йомгак чорный, ә балалар орчык тота. Кемнәрнең йомгагы тизрәк чорнала, шул җиңүче була).

1 а.б: Әбекәй, синең белән шундый күңелле. Уеннарың өчен рәхмәт сиңв. Бездә кунак булып кал инде син.

(Әбине тамашачылар арасына утыртабыз)

2 а.б: Без әтиләребезне, бабайларыбызны да бик яратабыз, хөрмәт итәбез. Бүген аларга да чын күңелдән рәхмәтебезне белдерик әле.

Бала шигырь укый. «Әти иң кирәк кеше».

(В.Хайруллина шигыре).

1 а.б: Безнең әтиләребезнең күбесе Армия сафларында хезмәт иткәннәр. Сезгә күп тапкырлар корал сүтеп җыярга туры килгәндер. Шул күнеккән эшегезне онытмадыгызмы икән, шуны тикшереп карыйк әле.

Уен «Мылтык җыю».

(Ике әти чыга. Әтиләрнең күзе бәйләнә, өстәлгә кул иттарткычлары куела. Күз йомган килеш шуны җыялар. Кем беренче җыеп бетерә, шул җиңуче була).

2 а.б: Безнең әниләр, әбиләр аш-суга оста, тәмле-тәмле ашлар пешерәләр. Өстәлләребездә тәмле ризык, сый-хөрмәт булганда яшәү ямьле була. Ә хәзер татар халкының милли ашларына багышланган табышмакларга җавап табыйк.

Милли татар ашамлыгы, 8 хәрефтән. (Өчпочмак)

Эченә бәрәңге яки тары ярмасыннан эчлек салып пешерелгән ашамлык, 8 хәрефтән. (Кыстыбый)

Бик үзенчәлекле ризык, аны күбрәк шәһәр халкы әзерли. Эчлеге кат-кат тезелә. (Гөбәдия)

Күркәм ризык. Туй мәҗлесенең бизәге. (Чәк-чәк)

Каз өмәсе табынының бизәге. (Тәбикмәк)

Көн саен кулланыла торган ризык. Анна башка ашау үтми. Аңа халык дан җырлый. (Ипи)

Татар халкына хас камыр ризыгы. Аш пешергәндә кулланыла. (Токмач)

Татар халкының милли ризыгы. 2 сүздән тора. (Кош теле)

1 а.б: Бүген өстәлләргә куелган тәмле ризыкларны да әниләребез үзләре пешереп алып килгән.

Җыр «Кунаклар»

( Ш.Галиев сүзе)

1 а.б: Кеше китә, җыры кала. Без – кешеләр, бу җиргә сөер-сөелер өчен, гаилә корып, балалар үстерер өчен туабыз. Кешелек шулай дәвам итә. Әле бездән соң да буыннан-буынга матур җырларыбыз, күркәм гадәт-эшләребез күчеп барыр. Кеше исемен йөртүче затның бу тормышта якты эзе, матур җыры калырга тиеш.

2 а.б: Көн артыннан көн туа. Кеше гомере аккан су кебек, искән җилләр кебек тиз генә үтеп тә китә. Бу дөньяда без яшибез икән, үзебездән соң калган буыннарга да әти-әнине олылау, туган җиребезне, туган телебезне хөрмәт итү, табигатьне саклау кебек күркәм сыйфатларны, гореф-гадәтләрне яшь буынга түкми-чәчми тапшырырга, мирас итеп калдырырга тиешбез.

1 а.б: Хөрмәтле, кунаклар! Без сезнең барыгызны да сый-нигъмәтләр тулы өстәл артына чакырабыз.

2 а.б: «Гаилә бәйрәме» дәвам итә!