Тема. Ел фасыллары төрле…

Максат: 1.Балаларның ел фасыллары турындагы белемнәрен системалаштыру һәм тирәнәйтү.

2.Күренешләр, күзәтүләр аша үз фикерен,хисләрен кирәкле сүзләр белән сөйләп бирә белү сыйфатларын камилләштерү.

3.Табигатьнең күркәм мизгелләренә соклану хисе уяту.

Җиһазлау: компьютер,интерактив такта, ”Табигать күренешләре” презентациясе, ел фасыллары рәсемнәре, кызыл, яшел, ак, сары түгәрәкләр, магнитлы такта.

Шөгыль барышы.

-Исәнмесез, балалар, хәерле көн! Бездә бүген кунаклар бар, әйдәгез алар белән матур итеп исәнләшик әле.

-Исәнмесез, апалар, хәерле көннәр сезгә!

-Кәефләрегез ничек, балалар?

-Кояшлы көн кебек!

-Әйдәгез, бер-берегезгә карап елмаешып алыйк та, һәркайсыбызга уңышлар теләп, шөгылебезне башлап җибәрик.

-Балалар, мин сезнең игътибарыгызга бер шигырь тәкъдим итәм, тыңлагыз әле?!

Елның дүрт фасылы

Һәр елның дүрт фасылы бар,

Һәр фасылның үз төсе.

Һәр фасылның үз яме һәм

Үз хезмәте, үз эше.

Яз – яшел ямь белән килә.

Кызыл җәй – җылы белән.

Гәрәбә көз – мул уңыш һәм

Көмеш кыш сафлык белән

Резеда Вәлиева

-Менә бу шигырьдән күренгәнчә, без бүген ел фасыллары турында сөйләшербез. Сез инде беләсез, барлыгы 4 ел фасылы бар. Ниндиләр?

Б-р. Яз, җәй, көз, кыш.

Т. Дөрес. Балалар, экранга карагыз әле, кайсы ел фасылы сүрәтләнгән?

1 слайд “Кыш”рәсеме

Айсылу. Кыш – ел фасылларының иң салкын һәм чиста вакыты. Җир өсте ап-ак кар белән, ә елгалар, күлләр боз белән каплана.

Т. Бик дөрес, Айсылу, рәхмәт сиңа. Балалар, ә кыш фасылына нинди айлар керә соң?

Б-р. Кыш фасылына декабрь, гыйнвар, февраль айлары керә.

Т. Дөрес балалар.Ә хәзер экранга карыйбыз. Бу ел фасылы турында кем сөйләргә тели? Рәхим ит, Гүзәл.

2 слайд “Язрәсеме

Гүзәл. Яз көне кояш үзенең нурларын җир өстенә күбрәк сибә, карлар эри, җир өсте җылына. Көннәр озая, ә төннәр кыскара. Яз уртасында беренче чәчкәләр күренә башлый.

Т. Балалар, язгы айларны санап китик әле.

Б-р. Яз айлары – март, апрель, май.

Т. Әйе, яз табигатьнең кышкы йокыдан уяну вакыты. Шөгылебезне дәвам итәбез һәм киләсе ел фасылын карыйбыз.

3 слайд “Җәйрәсеме

Илназ. Ә бу күренеш – җәй. Җәй елның иң җылы вакыты. Кояш үзенең нурларын җиргә кызганмыйча сибә. Көннәр озын, ә төннәр кыска була.

Т. Бик дөрес, Илназ, рәхмәт сиңа. Балалар, җәй нинди айлардан тора?

Б-р. Июнь, июль, август.

Т. Булдырдыгыз, дөрес, балалар. Рәхим итеп экранга күз салабыз. Нинди ел фасылы сүрәтләнгән?

4 слайд “Көз”рәсеме

Б-р. Көз.

Т. Нинди билгеләре буенча белдегез?

Ислам. Табигать күзгә күренеп үзгәрә, сары, кызыл яфраклар җиргә коела. Көннәр салкыная, яңгырлар еш ява.

Т. Көз айларын санап китегез әле?

Б-р. Сентябрь, октябрь, ноябрь.

Т. Әйе, сентябрь – көзнең беренче ае, иртә көз. Иртә көзне алтын көз алмаштыра, ә аннары көзнең соңгы ае – ноябрь килә. Менә безнең хәзер ноябрь ае – көзбикә әле китеп бетмәгән, ә кышның тулы хокукка ирешә алмаган вакыты. Балалар, ничек уйлыйсыз, ел фасылларын нинди төсләр белән билгеләп була?

Наилә. Кышны – ак, яз – яшел, җәй – кызыл, көзне – сары белән билгеләп була.

Т. Менә бу тактада ел фасыллары рәсемнәре. Һәркайсына үз төсен куеп чыгыгыз әле.

(магнитлы такта белән эш)

Т. Ә хәзер “Кем зирәк, әйт тизрәк” уенын уйнап алыйк. Алдыгызда төсле түгәрәкләр. Мин сезгә табышмаклар әйтәм. Табышмакның җавабы нинди дә булса табигать күренеше турында. Шул күренеш кайсы ел фасылына карый, шуны төсле түгәрәк белән күрсәтегез. Ә нинди төс кайсы ел фасылын аңлатканын сез инде беләсез. Онытып җибәрсәгез, магнитлы тактага карап алыгыз.

Ел да киләм сагынып,

Ак тунымны ябынып.

Киләм, киләм, ел да киләм,

Көртләр өям, таулар өям. (Кыш, ак төс)

Боз һәм кар эреде,

Сулар йөгерде,

Елап елгалар,

Яшьләр түгелде. (Яз, яшел төс)

Ашлыклар үсте,

Башаклар пеште,

Кояш пешерә,

Тиргә төшерә. (Җәй, кызыл төс)

Һәркөн диярлек

Елап яшь коя.

Килгән кошларны

Көньякка куа. (Көз, сары төс)

Сикереп төшә, бозны тишә. (Тамчы, яшел төс)

Җир өстендә ак мамык. (Кар, ак төс)

Беркемгә дә күренмичә.

Җыр көйләргә ярата.

Алтын сары яфракларны

Тирә-якка тарата. (Җил, сары төс)

Т. Булдырдыгыз, балалар, молодцы! Мин сезгә тагын бер уен тәкъдим итәм. Уен “Бу кайчан?” дип атала. Рәсемнәргә карап, бу вакыйганың кайсы ел фасылында булганын әйтергә кирәк.

ИКТ да уен “Бу кайчан?”

Т. Балалар, ә хәзер елның кайсы вакыты әле?

Б-р. Хәзер елның көз вакыты.

Т. Әйе, балалар, үзенең муллыклары, байлыклары белән килгән көз инде әкренләп китеп бара. Көз белән саубуллашу өчен бүген мин шөгылебезгә Сөмбеләне чакырдым.

Музыка, Сөмбелә керә, кулында сөлге белән ипи

Сөмбелә. Исәнмесез, нәни дусларым!

Исәнмесез, хөрмәтле кунаклар!

Мин Сөмбелә, килдем сезгә

Көзге байлык кулымда

Муллык белән байлык телим

Кем очраса юлымда.

Наилә. Көзнең иң олы бүләге –

Икмәк аның кулында.

Тормышыбыз ямьле булыр

Икмәк булган чагында.

Сөмбелә. Яшәү чыганагы – кояш нурын,

Җир җылысын саклап үзендә,

Күкрәкләргә терәп кисәр икмәк

Һәр табынның тора түрендә.

Сөмбелә ипине тәрбиячегә тапшыра

Т. Бик зур рәхмәт, сиңа, Сөмбелә. Ә без синең зур бүләгеңә җавап итеп бик матур җырлы-уен күрсәтик әле.

Җырлы-уен “Түгәрәк”

Сөмбелә. Бик матур уйнадыгыз, балалар, булдырдыгыз. Инде хушлашыр вакыт җитте, сау булыгыз!

Сөмбелә китә

Т. Балалар, безнең дә шөгылебез ахырына якынлашты. Әйтегез әле, бүгенге шөгылебез сезгә ошадымы? Кайсы өлеше ошады? Ошамаган урыннары булдымы?

Балалар җаваплары

Т.