Тема: «Калын һәм нечкә әйтелә торган тартык [с] һәм [сь] авазларын ишетү һәм сүздән интонация белән аерып алу».

Максатлар: Балаларда сүздән авазны интонация белән аерып алу һәм аның калынлыгын-нечкәлеген саклап калып, башка авазлардан аерып әйтү күнекмәсен булдыру. Тартык авазның калын һәм нечкә әйтелеше булуын билгеләү ысулын үзләштерү; танып белү эшчәнлегендә үзләштерелгән алгоритмны куллану күнекмәсен формалаштыру; сарык, сабын, сыер, сарымсак, песи, сөлге, кәбестә, сәгать сүзләренә аваз анализы ясау.

Эшчәнлек төрләре:

1. “Каз һәм каз бәбкәсе” уены;

2. Рәсемнәр белән эш: исемнәрендә “кырыс” [с] һәм “ягымлы” [сь] авазлары ишетелгән предметларны атау;

3. “Кырыс” һәм “ягымлы” малайлар” уен-күнегүе;

4. Дәфтәрләрдә эшчәнлек.

Материал: Шәехова Р.К. Мәктәпкәчә яшьтәгеләр әлифбасы. Авазларны уйнатып: эш дәфтәре №1. – Казан:Хәтер, 2001. – Б.16-17.

Шөгыль барышы.

Тәрбияче:

Түбәндәге күренешләрне хәрәкәтләр ярдәмендә күрсәтү.

1. Бала уенчыкларын укыта. Тирәдәгеләргә шауламаска куша: “Тс-с-с”

2. Кыз курчагын йоклата, тын торырга кирәклеген искәртә: “С-с-с!”

3. Каз таларга тели: “С-с-с!”

4. Елан хәрәкәтләнә: “С-с-с!”

Тәрбияче: Әйдәгез, “Самавыр” шигерен укыйбыз. Минем арттан кабатлагыз.

Безнең самавыр – авыр,

Безнең самавыр – көмеш.

Суы беткән, ә үзе

Һаман да юан килеш.

(балалар тәрбияче артыннан кабатлыйлар)

Тәрбияче: Рәсемдә каз һәм каз бәбкәсе насослар белән эшлиләр. Каз зур насос белән эшли. Нинди тавыш ишетелә?

Балалар: “С-с-с..”

Тәрбияче: Бу аваз “кырыс”мы яки “ягымлы”мы?

Балалар: “Кырыс”

Тәрбияче: Әйе, чөнки ул калын әйтелә. Каз бәбкәсе кечкенә насос белән эшли? Аваз ничек ишетелә?

Балалар: Нечкә ишетелә.

Тәрбияче: Әйе, ул “ягымлы” аваз.

Рәсемдә шакмаклар эчендә нинди хайваннар күрсәтелгән?

Балалар: Сарык һәм песи.

Тәрбияче: Бу сүзләрдә [с] авазлары нинди?

Балалар: Сарык дигәндә калын , песи дигәндә нечкә.

Тәрбияче: Сарык дигәндә [с] авазы кая урнашкан?

Балалар: Сүз башында.

Тәрбияче: Песи дигәндә [сь] авазы кая урнашкан?

Балалар: Сүз уртасында урнашкан.

Тәрбияче: Рәсемнәрдәге малайларга карагыз.

Аларның берсе – кырыс, икенчесе – ягымлы. Икесенең дә яраткан авзлары бар. Кырыс малайга кайсы рәсемнәр туры килә икән?

Балалар: Сарымсак, сыер, сабын.

Тәрбияче: Ягымлы малайга кайсы рәсемнәр туры килә?

Балалар: Сәгать, кәбестә, сөлге.

Тәрбияче: Хәзер “кырыс” [с] авазы кергән “сүзләр”не кырыс малай портреты белән, ә “ягымлы” [сь] авазы к ергән “сүзләрне” ягымлы малай портреты белән тоташтырыгыз.

(балалар рәсемнәрне уклар ярдәмендә тоташтыралар)

Йомгаклау.