Сөмбелә бәйрәме.

Зурлар торкемендэ кунел ачу иртэсе

Катнашалар: Сөмбелә (алып баручы) , яшелчәләр булып киенгән балалар.

Зал яшелчә бакчасы итеп бизәлә. Рәшәткә куела, ясалма чәчәкләр утыртыла. Бакчада яшелчәләр булып киенгән балалар.

Җыр. “Мин көзләрне яратам” Г. Гәрәева сүзләре һәм көе.

Җилдә назланып оча

Алтын , сары яфраклар.

Сокланмый мөмкин түгел,

Бигрәк матур шул чаклар.

Яңгыры явып торсын,

Көннәре суык булсын,

Мин барыбер яратам,

Мин көзләрне яратам.

Кояш та сүрән генә

Күзәтә көзге ямьне.

Тезелеп кошлар китә,

Ә шулай да көз ямьле.

Көз һаман рәсем ясый

Төрле төсләре белән.

Сөендерә, куандыра

Мул уңышлары белән.

Бакчага Сөмбелә керә:

Зур бакча минем алда,

Ә кәрзин кулларымда,

Уңышны җыеп алам,

Базга төшереп салам.

Абау, нинди яшелчәләр генә юк икән монда! Нинди матур булып, зур булып үскәннәр.

Кәбестә: Мин булам –кәбестә,

Үзем гел яшел төстә.

Күлмәгем күп катлы,

Ә үзем бик татлы.

Ашларга да төшәм мин,

Бәлештә дә пешәм мин.

Чөнки мине балалар,

Көн дә көтеп алалар.

Сөмбелә: Мин дә сине алырмын,

Кәрзинемә салырмын.

Суган: Минем исемем –суган,

Мин Һиндстанда туган.

Мине бик тә мактыйлар,

Шифалы дип атыйлар.

Салатка да турыйлар,

Тураганда елыйлар.

Сөмбелә: Сине дә үзем белән алырмын, суган туган.

Кабак: Мин булам—кабак,

Әйтмим кабат- кабат.

Бик файдалы зат мин,

Тик мин җәяү кайтмыйм.

Сөмбелә: Борчылма, Кабак, мин сине күтәреп алып кайтырмын.

Кишер: Минем исемем—кишер,

Теләсәң болай пешер,

Теләсәң ашка тура.

Мине яраткан бала

Озын гомерле була.

Сөмбелә: Кишер витаминнарга бик бай, калдырып булмас алай.

Чөгендер: Чөгендер булам мин менә,

Мине бар халык белә.

Төсем матур, үзем тәмле,

Ашым була бик ямьле.

Сарымсак: Мием күлмәгем бик ак,

Мин буламын—сарымсак.

Мең чирдән дәва булам,

Мине дә алсаң була.

Сөмбелә: Алам, алам, дусларым.

Кыяр белән помидор:

Мин булам кызыл помидор,

Ә мин ямь-яшел кыяр.

Бергә: Тәмле салат булсын өчен,

Син безне генә тура.

Бәлки безне дә алырсың,

Кәрзинеңә салырсын.

Сөмбелә: Кайгырмагыз, алырмын,

Рәхәтләнеп салырмын.

Шалкан: Мин бик таныш әкияттән.

Мине таныйсызмы сез?

Үсә- үсә зур булдым,

Мине алырсызмы сез?

Сөмбелә: Бик рәхәтләнеп.

Бәрәңге : Тыгызланып, туп кебек

Үсеп җитә бәрәңге.

Кырда, көлдә пешкәне

Һай, бигрәк тәмле инде.

Җиз бүкәндәй кишер дә,

Табак чаклы кабак та,

Ачы торма, шалкан да

Өлгерә көзге якта.

Барлык уңыш җыеп алынды, быел уңыш бигрәк мул булды, әйдәгез, күңелле итеп җырлап алыйк.

Җыр. “Урожай собирай» Т. Волгина сүзләре, А. Филипенко көе.

Мы корзиночки несём,

Хором песенку поём.

Урожай собирай

И на зиму запасай.

Ой- да собирай

И на зиму запасай.

Мы ребята молодцы,

Собираем огурцы.

И фасоль, и горох,

Урожай у нас неплох.

Ой- да и горох,

Урожай у нас неплох.

Едем- едем мы домой

На машине грузовой.

Ворота отворяй,

Едет с поля урожай.

Ой- да отворяй,

Едет с поля урожай.

Бик матур җырлыйсыз икән, балалар. Хәзер бераз ял итеп алсак та була. Сынап карыйм әле, үзегез турында табышмаклар беләсезме икән?

1.Җир астында алтын казык,

Без аны алдык казып. (кишер)

2.Үсеп утыра бер чүлмәк,

Өстенә кигән йөз күлмәк. (кәбестә)

3.Үзе йомры—ай түгел,

Төсе сары –май түгел,

Койрыклы—тычкан түгел. (шалкан)

4.Йодрык-йодрык булып үсә

Алма кебек кызарып пешә,

Үзе матур, аны кем әйтер? (помидор)

5.Кечкенә генә сары карт,

Кигән туны биде кат.

Туннарын туныйсың,

Тунаганда елыйсың. (суган)

Молодцы, балалар, сезнең белән бик күңелле икән. Әйдәгез, уйнап алабыз. “Бәрәңге утырту” ярышлы уены. Балалар ике командага бүленеп басалар. Бер бала кәрзиндәге бәрәңгене утыртып чыга, икенчесе кәрзингә җыеп ала. Алдан бетергән команда җиңүче була.

Көзнең олы бүләге

Икмәк тора табында.

Тормышыбыз ямьле булыр

Икмәк булган чагында.

Икмәк—игенченең җан җылысы,

Җир- анага кадер-хөрмәте,

Яшәү тамыры һәр йөрәкнең,

Шуңа кадерлибез икмәкне!

Яшәү чыганагы—кояш нурын,

Җир җылысын саклап үзендә,

Күкрәкләргә терәп кисәр икмәк

Һәр табынның тора түрендә.

Кеше белән гел янәшә Икмәк,

Кырда, юлда, табын янында.

Иң беренче өйгә икмәк керә

Яңа өйгә күчкән чагында.

Һәммәбездән өлкәнрәктер ул,

Яшәсәк тә җирдә нихәтле.

Шуңа хөрмәтледер исеме аның,

Шуңа газиз, шуңа хикмәтле.

Җыр. “Икмәк кадере” Ф. Рәхимгулова сүзләре, К. Әхлиуллин көе.

Арып, ачыгып кайтсам өемә,

Икмәк пеште, дип

Сеңлем сөенә.

Әни каерып телде бер телем,

Эх тәмле, чак-чак

Йотмадым телем.

Тамагым туйгач, уйнап көләм мин,

Икмәк кадерен

Бик нык беләм мин!

Сөмбелә: Бик матур җырлар өйрәнгәнсез, балалар, рәхмәт сезгә.

Шатлык булып бакчабызны

Гөлгә күмдең, Сөмбелә,

Безнең матур җырыбызга

Син дә кушыл, Сөмбелә!

Җыр “Сөмбелә” Г. Зәйнәшева сүзләре, М. Шәмсетдинова көе.

Сагынып көткән, зарыгып көткән

Сөмбелә килеп җитте,

Чәчәкле, җиләкле җәйләр

Инде үтте дә китте.

Сөмбелә, Сөмбелә

Бәйрәмебез түрендә,

Безгә бүген шундый рәхәт,

Җир-анага зур рәхмәт.

Җәй үтте дип үкенмибез,

Сагынып көткән көз килә,

Алтын чәчле гүзәл кыз ул—

Уңыш кызы Сөмбелә.

Сөмбелә: Ә мин сезгә бер күңелле уен алып килдем. “Кем күбрәк җыя” уены уйнала. (идәнгә чәчелгән яшелчәләрне кәрзингә җыю)

Тагын бер тәмле уеным бар әле. Яшелчә, җилә-җимешләр белән “Тәме буенча бел!” уены.

Сөмбелә: Бигрәк матур җырладыгыз, уйнадыгыз

Барысы өчен рәхмәт сезгә,

Алдагы көннәрдә дә

Телим сезгә уңышлар.

Муллыкта, рәхәт тормышта

Яшәгез, нәни дуслар!

Җыр. “ Сары агачлар”.

Сөмбелә: Күңелле булды кичә

Мичтә бәлешләр пешә,

Хәзер инде ял итик,

Бергәләп чәйләр эчик!

Балалар һәм килгән кунаклар чәй эчәргә китәлә

Шигырьләр.

Ипекәй.

Туган җирнең кадере,

Назы булып үскәнгә,

Юмарт кояш иркендә

Нурга тулып пешкәнгә,

Кушып курай моңына

Чык суларын эчкәнгә.

Игенченең кулыннан

Гөлдәй тамып төшкәнгә

Мин татлы, тәмле булам,

Табында балкып торам.

Шуңа мине олылап

Ипекәй, дип атыйлар,

Ташламыйлар, атмыйлар,



Страницы: 1 | 2 | Весь текст