Чыгарылыш кичәсе – 2011 ел.

(Миләүшә б-н Булат залга керәләр)

Миләүшә: Һәркөн безне каршы ала

Күңелле бакча

-Хәерле иртә! –диеп сайрый

Кошлар агачта

Бакчабыз! Бакчабыз!

Һәркөн килеп бакчабызда

Күңел ачабыз.

Бакчабызның каеннары

Безне иркәли.

Без тыңлыйбыз, ә апабыз

Әкият сөйли!

Аллы-гөлле чәчәкләре

Хуш ис тарата

Күбәләкләр, канат җилпеп

Безне озата.

Ф. Булат: Шатлыклар – күңелебездә,

Ал кояш – күгебездә.

Рәхәтләнеп бәйрәм итик

Чыгарылыш кичәсендә

Бу кичәбез гөрләп үтсен,

Истә калсын гомергә.

Бәйрәмнәрсез яшәп булмый

Җирнең якты йөззендә,

Бәйрәмнәр кирәк әтигә!

Бәйрәмнәр кирәк әнигә!

Бабай б-н әбигә!

Бәйрәмнәр бик күп болай да

Ә шулай да, ә шулай да

Иң шәп бәйрәм – балачак!

А.Б: Ә хәзер зур алкошлар б-н балаларыбызны каршы алабыз!

( Балалар алкошларга керәләр).

А. Б: Бу нинди матур кичә?

Бу нинди шатлык бүген?

А. Б: Бу мы? Иң истәлекле –

Тантаналы көн бүген.

А. Б: Бакча белән саубулашу көне

Ул гәҗәеп моңсу сагышлы

Шундый көн бу, – олы бәйрәм үзе,

Үзгәртә дә куя тормышны

Султан: “Чебурашка” дип атала

Безнең гүзәл бакчабыз

Истәлекле көн бүген –

Бакча б-н хушлашабыз.

Азалия: Җитте хушлашу сәгате,

И күңелле бакчабыз

Һәм мондагы бик кадерле

Барлык апаларыбыз.

Камиль: Бу сөекле бакчабызны

Беркайчан онытмабыз

Барлык дусларыбыз б-н

Без бүген хушлашабыз.

Эльвина: Чәчәкләр тотып кулга

Без чыктык матур юлга

Һәркем белә, әлбәттә

Без барабыз мәктәпкә.

Ф. Булат: Мәктәпкә барам, мәктәпкә

Кем анда бармый калган

Әти-әни дә яшь чакта

Мәктәптә белем алган.

Җыр: “ Сау бул инде бакчабыз”.

Рамиль: Много дней прекрасных

Провели мы тут

С нами были рядом

Игры, смех и труд.

Милена: Подрастём ещё за лето

Чтобы было всем заметно

Что пора идти как раз

Нам учиться в 1 класс.

К. Салават: Не раз мы вспоминаем, как играли

И сколько было здесь детей

Как рисовали вечерами

И лес, и маму, и ручей!

Оксана: Нас в школу приглашают

Задорные звонки

Мы были малышами

Теперь ученики.

Лиана: Игрушки присмирели

Грустят, глядят нам в след

Как жалко, что в портфеле

Для них местечко нет.

Песня: “ До свиданья детский сад!”

А. Б: Кибет киштәләрендә

Бик күп китаплар тора.

Китаплар б-н киңәшкәч

Шундый хәбәр тарала.

А.Б: Имеш, бар ди диңгезләр

Диңгезләрдә утраулар

Бик тә, кызык, ди алар

Утрауларны күрергә

Барасызмы балалар?

Балалар: Барабыз!!!

А. Б: Алай булса, без Тылсымчы булыйк

Сәяхәткә кузгалганчы

Бер сорауга җавап бирик

Сез төрле хәлләрдән курыкмыйсызмы?

Артка чигенмисезме?

Балалар: Юк!!!

Султан: 1, 2, 3

Безне танып булмый һич!

Сүзем тылсымлы булсын

Хыялдагы зур кораб

Каршыма килеп бассын.

(Капитан кораб алдына килеп баса).

А. Б: Күрәсезме балалар,

Безгә капитан килгән

Бик күп илләрне гизгән

Төрле хәлләр кичергән

Батыр капитан икән.

Капитан: Исәнмесез балалар!

Балалар: Исәнмесез!

( Капитан штурвал янына килеп баса, музыка астында сөйли)

Капитан: Алга, алга таба

Безнең кораб бара.

(Су тавышы ишетелә)

Чү! Күңелле тавышлар

Дәртле көйләр ишетелә

Бу “ Шатлык” утравы

Бик күңелле тыңлавы.

Тыңлагыз команданы

Тукттатыгыз корабны.

А. Б: Менә балалар без “Шатлык” утравына килеп тә җиттек.

(Музыка астында кечкенәләр төркеме тәбрекли)

1бала: Безгә карагач

Сезгә бик кызыктыр.

Без нинди кечкенә,

Ә сез нинди зур!

2 бала: Уенчыкларыгызга да

Булыр инде бик моңсу.

Сез киткәндә безгә дә бит

Бигрәкләр дә ямансу.

3 бала: Кечкенә генә булсак та

Бәйрәмегезгә килдек.

Сезгә матур теләкләр

Шатлыклар алып килдек.

4 бала: Мы пришли проститься с вами

И хотим вам пожелать

Лишь «4» или «5»

В школе получать.

5 бала: Как пойдёте в 1класс

Вспоминайте в школе нас

Мы немножко подрастём

Тоже в школу мы пойдём.

А. Б: Рәхмәт сезгә балалар теләкләрегез өчен.

Бию “Кыршаулар б-н”

Капитан: Сәяхәтне дәвам итик дуслар!

Алга китик!

Яңа утрауны күрәм!

Ул “Уңышсызлык” утравы.

Сез аның турында беләсезме?

А.Б: Ә хәзер карыйк әле балалар ул нинди утрау икән?

(Күңелле музыка яңгырый. Кулына туп тотып малай һәм әби керәләр)

Әби: Улым-бәгърем, соңга каласың инде, тизрәк бул.

( Кыңгырау шалтырый)

Малай: Чынлап та дәрес башлана бит!

(Ашыга-ашыга чыгып китә)

Әби: (урындыкка утырып) Инде шулкадәр яратсаң да, тыңлатып булмый икән. Нигә тыңлаусыз бу балалар?

( Малай кире керә)

Әби: Чү, чү, балам нишләдең?

Малай: Дәрескә соңга калдым, “2”ле куйдылар.

А. Б: Күрегез әле, бу бала мәктәпкә соңга калып йөри, шуңа күрә билгеләре дә начар. Әйдәгез без җыр аша аны мәктәпкә соңга калмыйча йөрергә өйрәтик.

Җыр “ Сәгать”.

Малай: Балалар! Мин бүтән соңга калмыйм, ышаныгыз. Ә хәзер миңа дәресләремне әзерләргә вакыт. Саубылыгыз!

А. Б: Әйе, шул, балалар. Бу “ уңышсызлык” утравына эләкмәс өчен, сезгә хәрвакыт игтибарлы, акыллы, тырыш булырга кирәк.

Капитан: Бу “ Уңышсызлык” утравы артта калсын, безнең кораб алга барсын.

Сәяхәтне дәвам итик!

Алга китик!

( Яңа татар малае текә музыкага биеп керә)

Яңа татарин: Әстәгефирулла! Сез кем? ( балалардан , әти-әниләрдән сорый).

Нишлисез минем утрауда?

А.Б: Без белем иленә юл тоткан идек. Бу нинди утрауга эләктек соң әле?

А. Б: Туктале, туктале! Ә син үзең кем буласың соң?

Яңа татарин: ( Күкрәген киереп) Хә, мин ме, мин (үзенә яный), новый татарин малае….

А. Б: Кем дисең? Новый татарин дисеңме?

Яңа татарин: А шо, ошамаган что-ли?

А. Б: Юк!!!

Яңа татарин: Ничек инде ошамаган? Яхшылап посмотрите, кара дип әйтәм мин сезгә: чибәр, матур һәм крутой!!!Шуңа минем утрауның исеме дә (уйланып йөри дә). Бу-бу-бу (бармагын янап). Әһә бу үзем кебек “ Текә” утравы дип атала.

Әһә! Сез менә “ Белем” утравына барабыз дисез. Ә сез берәр нәрсә беләсезме соң? Нәрсә соң ул “мәктәп?”

Җыр “ Өйрәтәләр мәктәпләрдә”.

Яңа татарин: Аңладым! Аңладым! Без дә монда тик ятмыйбыз. Вы чё уйлыйсыз, мин үзем генә такой крутой что-ли, минем әле “мафия” дусларым да бар. Әнә хәзер текә итеп биеп тә күрсәтерләр.

Бию “Текә егетләр.

А. Б: Рәхмәт сезгә! Бик матур биидегез. Ләкин безгә сәяхәткә дәвам итәргә кирәк. Саубулыгыз!

Капитан: Алга дуслар! Алга!

Сәяхәтне дәвам итик!

( Диңгез тавышы)

Яңа утрауны күрәм!

( Ба- бах! Пистолет ата)

А. Б: Нәрсә булды?

Пират ( керә): Миңа шоколад та кирәкми, мармилад да кирәкми. Мин бәләкәй балалар гына яратам.



Страницы: 1 | 2 | Весь текст