Алып баручы: Кыш фасылы иң матуры

Тышта – Яңа ел таңы!

Бураннары, салкыннары,

Һәм суык җилләр назы.

Кыш көненең матурлыгы

Әйтеп бетергесез ич!

Ябалактай энҗе карлар!

Салмак төшә җиргә кич!

Ява карлар, ап – ак карлар

Дөньяга аклык сибеп

Яшик дуслар бергәләшеп

Дөньяның ямен белеп!

Хәерле көн дуслар! Без бүген сезнең белән Яңа елны каршылау тамашасына җыелдык.Әйдәгез, тамашабызны башлап җибәрик.

Тышта нурлы, күңелле

Җиргә ап – ак кар ятты.

Җырлап – биеп каршылыйбыз

Яңа ел таңы атты.

Шатланабыз, сөенәбез,

Зурлыйбыз яңа елны.

Яңа елда , яңа утлар,

Яктыртсын яңа юлны.

Ап – ак карлар ява

Акка төреп дөньяны.

Бүген безне үз янына,

Яшел чыршы җыйнады.

Чыршыбыз Яңа елга,

Матур итеп бизәлгән.

Баштан алып аска кадәр,

Уенчыклар тезелгән.

Күрегез лә чыршыбызны!

Чыршының да чып – чыны.

Нинди төз, матур, биек

Тора түшәмгә тиеп.

Уйнап – җырлап әйләнербез,

Бүген синең яныңда.

Үзең матур, үзең чибәр

Кадалмый бер энәң дә.

Нинди гаҗәп:

Һәр кешегә бәйрәм бүген.

Бар да матур киенгән

Чыршыбыз да әйтерсең лә

Укалы күлмәк кигән.

Энҗе – мәрҗән бизәкләре

Көмештән тасмалары

Җем – җем төрле төсләрдән

Озакламый кабыныр

Чыршыбызның утлары.

Көтә чыршы сабыр гына

Безнең җыр җырлаганны

Тирәсендә әйлән – бәйлән

Уеннар уйнаганны.

Кыш бабакай килгән булыр

Шигырьләр, җырлар да

Бабакай алып килер бит

Безгә бик күп бүләк тә

Яңа елның һәрбер көне

Бәхетләр алып килсен

Һәр ишектән шатлык тулы

Яңа ел җыры керсен.

Алып баручы: Балалар, әйдәгез әле, чыршыбызны зурлап җырда җырлап алыйк.

Җыр : “ Чыршы чыршыкай”

Алып баручы: Чү, дусларым туктагыз

Тынычлыкны саклагыз

Яңа ел тамашасының

Могҗизасын тыңлагыз.

Кышкы урман – чын әкият Су анасы – шүрәлеләр

Могҗизалар җитәрлек Диюләр, аҗдаһалар.

Агачтагы кар сүрәтләр Сылу каеннар ябынып,

Карасаң ис китәрлек. Ап-ак челтәр шәлләрен.

Чыршы-нарат өсләрендә, Серле генә елмаешып

Йоклыйлар албастылар. Күзәтә күршеләрен.

Шушы гүзәл урман аланында Карчәчәк йөри (кулында курай, җырлый )

Карчәчәк: Мин Карчәчәк, Карчәчәк

Яшим урманда бик шәп

Җәнлекләр белән мин дус

Гомерләрем узмый буш.

Куяннар һәм аюлар

Килә миңа ярдәмгә.

Аларга авырлык килсә,

Мин киләмен ярдәмгә.

Кыш бабай курай бирде

Ул бик тылсымлы, диде.

Курай тавышын ишетсәм

Килеп җитәрмен, диде.

( балаларны күреп ала, сөенеп аларга килә, курайны урмандагы бүкән өстенә куеп калдыра “оныта”.)

Исәнмесез балалар

Кунак булып карлы урманнан

Бәйрәмгә дип сезгә: килдем мин

Чәчләремне ап0ак йолдызлар

Көмеш чулпы белән үрдем мин

Ак кулмәгем ап-ак мәрҗәннән

Кыш бабамның миңа бүләге

Ак таҗымда кар бөртекләре

Нинди матур кур әле.

( әгәр кар бөртекләре булса йогереп Карчәчәк янына киләләр)

Зәринә: Без ап-ак кар бөртекләре

Чәчәкләр, челтәрләр

Очыртып шәп җилләр

Еракка илтәләр

Җемелди беләбез

Кешеләр өстендә

Бизәкләр тезәбез.

Карчәчәк: Әйдәгез дусларым бергәләп әйләнеп алыйк.(Кар бөртекләре биюе).

Карчәчәк: дусларым сезнең өчен дә, шушы тылсымлы (букчам? Сандыгым да?)

Тылсымлы кар бөртекләре бар.Ни өчен тылсымлымы? Карагыз әле нинди матурлар алар, күзләрне камаштырып җемелдиләр һәм һәрберсенә табышмак яшеренгән.Тыңлагыз әле, табышмакларның җавапларын белерсезме икән?(табышмаклар укый ).

Җир өстендә, ак мамык (Кар) Үзе су, үзе каты (Боз)

Кыш көне дә, җәй көнне дә бертөсле (Чыршы)

Аяксыз, кулсыз, капка ача (Җил)

Ишектән керер, түргә менеп утырыр (Суык)

Тәнкә карлар сипкән Йолдыз- йолдыз вак кына,

Җирне ап-ак иткән Ак мамык сыман кына,

Чыршы, каен, имән Ак киемеңә куна,

Кардан чикмән кигән Тәнгә тисә су була.(Кар бөртеге)

Бу кайчак? (Кыш) Колак борынны уыр

Акыра да бакыра, Өенә кертә куып(Салкын)

Бөтен җирне тутыра(Буран)

Карчәчәк: Дусларым сез бик тапкырлар икәнсез.

Алып баручы: Балалар Карчәчәк белән бергә чыршыбыз тирәли җырлап та алыйк инде.

Карчәчәк : Әйдәгез дусларым, чыршыгыз бигрәк матур.

Җыр: Чыршы янында.

(җыр тәмамланганнан соң Карчәчәк уйга кала, чыршы тирәли – акрын гына йөри нидер әзләнә.Ә бу вакытта урман ягында хәйләкәр адымнар белән Төлке-бикә керә. Урманны әйләнеп чыга, күзе бүкән өстендәге курайга төшә.

Төлкебикә: Бу нинди әйбер икән

Мин аны алыйм микән? ( карга очып керә)

Карга: Ал син аны Төлкебикә,

Тылсымлы курай бит ул

Кыш бабайдан Карчәчәккә

Бирелгән бүләк бит ул.

Кушкан аңа Кыш бабай

Курайны уйнатырга

Шуны ишеткәч Кыш бабай

Килә ди балаларга.

Төлбикә: Бик шәп булыр

Курайны уземә алыйм әле.

Киңәш кирәк дуслардан

Бүрегә барыйм әле.

(Төлкебикә, Карга сөйләнеп чыгып китәләр.Уйланган килеш, эзләнеп Карчәчәк “урман ягына” чыга, исенә төшергән кыяфәт чыгарып бүкән янына килә)

Карчәчәк: И ходаем кая киткән?

Курайкаем югалган

Шушы бүкәндә иде бит

Кайсы явызы алган?

Дәшим тизрәк куяннарны

Алар курмәдеме икән? (тавыш бирә)

Ау-ау, куянкайлар сез кайда?

Ярдәм итегез миңа (утыра елый сикергәләп куян чыга).

Куян: Нәрсә булды Карчәчәк

Ник утырасың елап?

Карчәчәк: Бар иде минем кураем

Кем алды икән аны?

Куян: Мин курдем кураеңны

Төлкебикә кулында

Бүрегә ул юл алды

Урманга кереп югалды.

Карчәчәк: Белдем серне дуслардан

Киттек эзләп бу юлдан.

(эзләргә китәләр. Чыршыны әйләнеп чыгалар. Чыршы янында йоклап яткан Аюны күрәләр ).

Куян: Аю агай, аю агай (селкетеп уята) Син Төлкебикәне күрмәдеңме? Ул Карчәчәкнең тылсымлы кураен алып качкан.

Аю: Каян күрим дускаем (тартыла, сузыла, исни)

Кышын йоклаем бит мин.

Карчәчәк син борчылма

Дусларың бар яныңда (алга күрсәтә тора)

Без юл салып барырбыз

Төлкене без табарбыз

Тылсымлы кураеңны да

Барыбер эзләп табарбыз.

(эзләп чыгып китәләр. Бүре керә .Чыршы янына җиткәч? Тәлкебикә керә).

Төлкебикә: Бүре дускай туктале

Миндә табыш бар әле

Уйната алсак курайны

Без баербыз бу айны

Кыш бабабыз йөгереп килеп

Безгә бүләкләр бирер (тарткалашып урманга җитәләр)

Буре: Тукта, тукта бир әле,

Мин өреп карыйм әле

Барып чыкса шәп булыр

Безнең тамак тук булыр

(Буре тегеләй дә болай да өреп карый, булдыра алмый).

Төлкебикә: Бир әле миңа тизерәк

Синнән була мени ди? (тартышалар).

(Аю, Куян, Карчәчәк килеп керәләр).

Карчәчәк: Ә-ә, менә кайда икән алар

Туктагыз, яхшы чакта!

Тылсымлы курай ул

Явызларга уйнамый. (курайны ала)

Төлкебикә: Юк-юк Карчәчәк дускай

Тик без шаярдык кына (авызын бүсеп)

Бүре: әйе инде Карчәчәк, бары шаярдык кына.

Карчәчәк: Алай булгач ашыгыйк

Вакыт уздырмыйк бушка

Безне балалар көтә



Страницы: Первая | 1 | 2 | 3 | Вперед → | Последняя | Весь текст