Муллашова Э.Р.

Тема: ”Яр Чаллым-гүзәл җирем.” (мәктәпкә әзерлек төркеме)

Максат:

1) Балаларны Яр Чаллы шәһәренең тарихы, бүгенгесе белән таныштыру.

2) Кала тормышы,аның атрибутикасы,истәлекле урыннары, мәдәнияте һ.б. турында мәглүматлар бирү.

3)Туган илне, туган җирне ярату,горурлану хисләре тәрбияләү .

Җиһазлау: рәсемнәр, тукталышларын күрсәтүче юл билгеләре, аудиоязмада “Мои Челны” җыры, “Чаллы сиреньнәре“ җыры; Чаллы туграсы, уен өчен: түбәтәй, киселеп ясалган КамАЗ детальләре.

Техник чаралар: интерактив такта, шәһәрне тасвирлаучы рәсемнәрдән слаидлар, музыкал үзәк.

Балалар белән алдан әзерлек: шигырьләр, җырлар, биюләр өйрәнү.

Кичә барышы.

“Чаллы сиреньнәре” җырының көе яңгырый.

Алып баручы:

Исәнмесез, хөрмәтле кунаклар һәм балалар! Мин сезне “Яр Чаллы – туган ягым.” бәйрәмендә күрүемә бик шат!

1 нче бала: Эх, минем гүзәл калам,

Хыялым – Чаллы

Аңардан да матур шәһәр

Әйтегез, бармы ?

2нче бала: Яр Чаллы минем – ак калам,

Гөрләп торган яшь калам

Газиз авылым кебек үк син

Йөрәктә урын алган .

3 нче бала: Урамнарың шау чәчәктә,

Урманнарың – саф һава .

Тагын кайда табармын мин

Җаныма шифа, дәва!

Алып баручы: Кадерле дуслар, бүген сез шәһәребезнең киләчәге, бүгенгесе, үткәне белән танышырсыз. Ә моның өчен сезгә Яр Чаллы шәһәре буйлап сәяхәткә чыгарга кирәк булачак. ”Дуслык” автобусына утырып юлга кузгалыйк. Алда безне күңелле юл көтә! (“Город Челны” җырының көенә балалар бииләр.)

“Шәһәребез үткәне” тукталышы.

Экскурсавод – тәрбияче сөйләме:

- 1930 нчы елның 10 нчы августында Чаллы авылына шәһәр исеме бирелә. 2005 нче елда Чаллы шәһәренең гербы ясала.Аның авторлары НГПИ укытучылары Гайфетдинов Факил Фоатович һәм Чулпан Юсупова.

Көймәнең борын өлешендәге кыз образы йорт җылысын өй учагын саклаучы хатын-кыз образы буларак чыгыш ясый. Көймә –туктаусыз хәрәкәт ,каршылыкларны җиңү ,максатка ирешү символы да. Киерелгән җилкән –уңыш турында сөйли. Ул милли орнамент – ләлә чәчәге рәвешендә сурәтләнә. 7 ишкәк -халыкның үз көче,үз хезмәте белән яшәвен күрсәтә. Көмеш дулкыннар Чулман елгасы ярларына Чаллы шәһәре урнашкан Түбән Кама сусаклагычын символлаштыра. Гербтагы алтын төс ныклыкны, байлыкны, зыялылык, хәрмәтне аңлата. Көмеш исә чисталык, камиллек, үзара аңлашуны күрсәтә. Зәңгәрсу төс-намус, яшел төс – сәламәтлек, яз, яңарыш, табигать; кызыл төс –хезмәт, тормыш энергиясе, матурлык, бәйрәм символы итеп бирелә.

Кызлар башкаруында татар халык биюе башкарыла.

“Истәлекле урыннар” тукталышы.

Бизнес үзәге. 24 катлы цилиндр формасындагы бина. Халык телендә “түбәтәй “ дип йөртәләр. (1980 нче елларда төзелә башлый һәм бары тик 2008 нчы елда гына кулланылышка тапшырыла.) Ул Чаллының йөзек кашы.

Картиналар галереясе. Монда күренекле рәссамнарның эшләре белән дә таныша алабыз.

“Форт Диалог” эшлекле үзәге-Чаллының беренче административ бинасы булган.

Ә хәзер бергәләп “түбәтәй” уенын уйнап алыйк.

Алып баручы:

-Автобуска утырып юлны дәвам итик, дусларым.

(Өченче тукталышта Сабантуйларда җиңгән “батыр” каршы ала.)

“Спорт корылмалары” тукталышы.

Батыр:

- Дусларым, сезнең беләкләрегездә көч бармы? Кайсыгызның мускулы зур, күрсәтегез. Болай гына белеп булмый икән. Көрәшеп карарга кирәк. (Берничә бала көрәшә, җиңүчеләр билгеләнә, бүләкләр бирелә.)

- Әгәр минем кебек көчле, сәламәт буласыгыз килсә, әлеге спорт корылмаларына рәхим итегез!

- КамАЗ стадионы.

- Боз сарае.

- Ипподром.

- Бассеиннар.

- Экстрим парк һәм башкалар.

Алып баручы :

-Юлны дәвам итик.

“КамАЗ”тукталышы. Эшче каршы ала.

- 1969 нчы елда яңа бик зур төзелеш башлана. Бу КамАЗ төзелеше. 1976 нчы елда беренче автомобиль КамАЗ чыгарыла.

1нче бала : Бар халыклар тыңлый ил сулышын,

Яңгырыйлар, горур авазлар-

Мең йөрәкнең иркә баласыдай

Конвейерда килә “КамАЗлар

2 нче бала: Мин Чаллыдан, ышанмасаң,

Минем күземә кара.

“КамАЗ” кузгатырлык көчнең

Ялкыны күздә яна.

Эшче:

-Минем кулымда КамАЗ ның өлешләре. Сез алардан КамАЗ ясарсыз. Кайсы команда беренче төзеп бетерә, шул җиңүче була.

Юлны дәвам итү.

“Ак шәһәрем” тукталышы.

Алып баручы:

- Шәһәребез үсте, зурайды. Зур биналар, матур йортлар төзелә. Шәһәр Автозавод, Үзәк, Комсомол районнарына бүленгән.

1 нче бала:

Күңелләр якты булмаса,

Ак йортлар булмас иде.

Йолдызларны якты иткән,

Ак шәһәр булмас иде.

2 нче бала :

Иртә торсам, күңел тулы дулкын

Урамнардан кырга үрелә.

Ак шәһәрдә әллә яшәгәнгә,

Йөрәкләрдә якты көн генә.

Балалар башкаруында җыр.

“Халыклар дуслыгы” тукталышы.

Алып баручы:

Нинди генә халыклар юк.

Әйдә булсын

Күңел иркен булган җирдә урын тармы?

Җиде яктан җыелып килгән җиде ятның

Язмышларын бергә җыйды гүзәл Чаллы.

Яр Чаллы күп милләтле шәһәр. Анда 80 гә якын милләт вәкиле яши. Алар арасында киң таралганнары: татарлар, руслар, украиннар, әзербайҗаннар, чувашлар, башкортлар.

1991 нче елның 30 нчы августында “Халыклар дуслыгы йорты” ачылды.

Бүген безне төрле милләт балалары каршы ала.

1 нче бала:

- Исәнмесез, минем кулымда татар халкының милли ризыгы – чәк-чәк. Иң кадерле кунакларны чәк-чәк белән каршы алалар. (Татар халык уены ”Кәрия-Зәкәрия” җырлы – биюле уены уйнала).

2 нче бала:

Әзербайҗан телендә исәнләшә. Үз телендә шигырь сөйли.

3 нче бала :

Исәнләшә. Рус халык биюен бии.

Алып баручы:

-Әйе, халыклар бердәм, дус булсыннар.

“Мәдәният учагы “тукталышы.

- Яр Чаллыда халыклар дус кына түгел, ә мәдәниятле дә. Шәһәребездә күп кенә талантлы шәхесләр яшиләр, иҗат итәләр. (Интерактив такта ярдәмендә язучылар, артистлар, сәнгать әһелләре белән танышу). Бүген безнең балаларыбыз да бик матур итеп җырлый да, бии дә, шигырьләр дә сөйлиләр.

Алып баручы :

- Балалар, шәһәребезнең киләчәге сезнең кулларда. Шәһәребез һәрвакыт матур, күкләребез аяз булсын! Балалар, кунаклар! Бүгенге бәйрәмебез ахырына якынлашты. Барыгызга да зур рәхмәт. Саубулыгыз!