НӘҮРҮЗ бэйрэменэ шигырьлэр.

Яз килә! Яз килә!

СЫЕРЧЫКЛАР КИЛӘ,

ГӨРЛӘШЕП, САЙРАШЫП,

ҖЫРЧЫ КОШЛАР КИЛӘ.

ТЫШТА ЯЗ.

ТЫШТА ЯЗ ӘЛЕ

ЯҢА БАШЛАНА:

ТАМЧЫЛАР ТЫП-ТЫП

ТҮБӘДӘН ТАМА.

УҢГАН СЫЕРЧЫК.

АК БУЯУЛЫ БЕР ОЯ БАР

БАКЧАДА ЗУР АГАЧТА,

ОЧЫП КИЛӘ ШУЛ ОЯГА

СЫЕРЧЫК ЯЗ БУЛГАЧ ТА.

ШУНДА ТОРА, ШУНДА ЙОКЛЫЙ,

ШУНДА БАЛА ҮСТЕРӘ,

МАТУР ИТЕП СУЗЫП САЙРЫЙ

БАСЫП ОЯ ӨСТЕНӘ.

ЧЫПЧЫК

ТӘРӘЗ КАРШЫНА

КИЛГӘН БЕР ЧЫПЧЫК,

МИҢА КЫЧКЫРА:

-ЧЫК ӘЛЕ,-ДИ,-ЧЫК.

АЛДЫЙ УЛ БЕЛӘМ,

ГЕЛ ШУЛАЙ ИТӘ.

ЙӨГЕРЕП ЧЫКСАМ,

ОЧА ДА КИТӘ.

ЯЗ БУЛГАЧ

БОЗ КИТКӘЧ,ҖИР КИПКӘЧ,

САФ, АЯЗ КӨННӘРДӘ,

КИТӘРБЕЗ ЮЛ БЕЛӘН

ЗӘҢГӘРСУ УРМАНГА.

КҮБӘЛӘК КУАРБЫЗ,

ЧӘЧӘКЛӘР ҖЫЯРБЫЗ

КҮҢЕЛЛЕ БУЛГАНГА.

КОШЛАР КАЙТКАЧ

ЕЛГАДА БОЗЛАР КУЗГАЛДЫ…

ЕЛМАЯ, КӨЛӘ КОЯШ.

УРАМНАР БУЙЛАП АТЛАДЫ

ЯМЬЛЕ ҺӘМ КҮҢЕЛЛЕ ЯЗ.

КИЛГӘН КОШЛАРНЫ КҮРЕРГӘ

ГАЯЗ АШЫКТЫ ИРТӘН:

-СЫЕРЧЫК КУНГАН ТҮБӘГӘ,

КАЙЧАН УЛ КИЛЕП ҖИТКӘН?

СЫЕРЧЫК

ӨЙ ТҮРЕНДӘ- БАКЧАДА,

ТАЛЧЫБЫК КУНАКЧАДА

СЫЕРЧЫК КАНАТ КАГА-

ЯЗ КИЛҮГӘ ШАТЛАНА.

ҖИЛПЕНӘ УЛ, ТАЛПЫНА,

ШАТЛЫКТАН САЙРАП КУЯ:

АК КАЕННЫҢ БАШЫНДА

БИК МАТУР ОЯ КОРА.

ЧУТ-ЧУТ ИТЕП САЙРАВЫ-

АНЫҢ ОЯ САЙЛАВЫ.

КЕМ ЯСАГАН ОЯНЫ-

СЫЕРЧЫК БЕЛӘ АНЫ.

Яз.

КОШЛАР КАЙТА, КАҢГЫЛДАШЫП

КАЗЛАР КЫЧКЫРА.

Ә КОЯШ КӨНЕ БУЕНА

ГЕЛ КӨЛЕП ТОРА.

Яз килә!

КӨННӘР АЯЗ, КҮКТӘН АЛСУ

НУР СИБЕП КОЯШ КӨЛӘ.

ҖИРГӘ ТАМА КӨМЕШ ТАМЧЫ-

САГЫНЫП КӨТКӘН ЯЗ КИЛӘ.

ӘЙТЕГЕЗЧЕ КАЙСЫ ВАКЫТ

ЯЗДАГЫДАН ЯМЬЛЕРӘК?

КЫШ АЙЛАРЫН ДА ЯРАТАМ,

ӘММА ЯЗ КҮҢЕЛЛЕРӘК.

КӨННӘР ҖЫЛЫ, КҮКТӘ АЛСУ

НУР СИБЕП КОЯШ КӨЛӘ,-

ҖӘЙГЕ ШАТЛЫК, КӨЗГЕ БӘХЕТ

ЯЗ БЕЛӘН БЕРГӘ КИЛӘ.

ЯЗ ҖЫРЫ

ЯЗГЫ ТАШКЫН БАШЛАНУЫН

ХӘБӘР ИТЕП ДӨНЬЯГА,

ЗӘҢГӘР БОЗЛАР АГЫП КИТТЕ,

ЗӘҢГӘР СУЛЫ ДӘРЬЯГА.

ШАУЛАП АКТЫ ГӨРЛӘВЕКЛӘР,

ЯУДЫ ЛӘЙСӘН ЯҢГЫРЫ.

ШӘҺӘРЛӘРДӘ, АВЫЛЛАРДА

ЯҢГЫРАДЫ ЯЗ ҖЫРЫ.

АЛАР ҖЫЛЫ ЯКТА КЫШЛАГАННАР

КЫЙГАК-КЫЙГАК КЫР КАЗЛАРЫ,

БАК-БАК-БАК ҮРДӘКЛӘР,

КАРА КАРГА, КАРЛЫГАЧЛАР,

СЫЕРЧЫКЛАР, ТУРГАЙЛАР,

БАКЧА ЯМЕ-САНДУГАЧЛАР,

УРМАН КҮРКЕ-КҮКЕЛӘР-

БАРЫСЫ ДА КЫШ КӨНЕНДӘ

ҖЫЛЫ ЯКТА БУЛГАННАР.

ЯЗЛАР ҖИТКӘЧ, КАРЛАР КИТКӘЧ,

ҮЛӘН ЧЫККАЧ, ҖИР КИПКӘЧ-

ОЗАК ОЧЫП, ДИҢГЕЗ КИЧЕП,

ТАГЫН БЕЗГӘ КИЛГӘННӘР.

-КАЯ ТАБА ОЧАСЫЗ?-ДИП

СОРАУЧЫГА ҖАВАП БИРЕП:

-ТУГАН-ҮСКӘН илебезне

Бик сагындык!- дигәннәр.

Яз

Яз килде,кояш көлде,

Дөньяга нур бөркелде.

Агачлар уяндылар.

Барсы да кузгалдылар.

Яз килә

Гөрләвек ага,

Кояш елмая,

Торналар үтте

Тезелеп бая.

Гөрләвекләрдә

Уйный үрдәк, каз.

Илне яшәртеп,

Шаулап килә яз.

Яз көне

Язкөне карга

Бала чыгара.

Көн дә җим эзләп,

Авылга бара.

Авылда әби

Чебешләр саклый,

Карга урлар дип,

Йокларга ятмый.

Ахрысы әби

Хәйләсен тапты:

Барлык чебине

Келәткә япты.

-каргалар монда

Очып керә алмас,

Чебешләремне

Хәзер кыра алмас.