Тема: Хәрәкәттә- бәрәкәт.

Максат: Балаларны, ата- аналарны спортка тарту; аларда сәламәт яшәү рәвешенә омтылыш тәрбияләү; хәрәкәт эшчәнлегенең төрле формаларын өйрәнү барышында нәниләрнең хәрәкәтләрен камилләштерү; уеннарда катнашасы килү теләге булдыру ; физик күнегүләргә карата уңай мөнәсәбәт тәрбиләү.

А.б. Исәнмесез! Хәерле көн спорт сөюче, хөрмәтле әти- әниләр, кадерле балалар! Белгәнебезчә без бүген бирегә ярыш –эстафета оештырырга җыелдык. Бүген ярышка спортка битараф булмаган, аны яраткан, кирәк дип санаган, үз сәламәтлеген спорт белән ныгытуны хуп күргәннәр җыелды. Сәламәтлек өчен спортның һәр төре яхшы. Ә 2009 ел Спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше елы дип иглан ителде.

Сәламәтлек зур байлык бит,

Хәрәкәттә- бәрәкәт,

Спорт белән шөгыльләнү ,

Җанга ял, тәнгә сихәт.

Бүген бездә олы бәйрәм-

Физкультура бәйрәме

Гаиләләрне ярыштырып

Көч сынашыйк, әйдә әле!

Шулай итеп бүгенге спорт бәйрәмен ачык дип белдерәм, һәм спорт ярышында катнашучы барлык гаиләләрне дә разминкага чакырам.

( Балалар музыка астында кереп хәрәкәт ясыйлар, ата- аналарда кушыла)

Жюри белән таныштыру.

Бүген бәйрәмне ике командага бүленеп ярыш тибында алып барырбыз.

Беренче ярыш “ Поезд” дип атала. Тәртибе: беренче булып билгеләнгән урыннан әти йөгереп килә, килеп җиткәч әнине җитәкләп алып китә, шул ук урыннан җитәкләшеп урап киләләр. Кайсы команда беренче урынга әйләнеп кайта, шул җиңүче була,.( сыбызгы тавышына уен башлана)

Беренче бирем: Мәкальләрнең ахырын әйтегез.

Саф һава-………(тәнгә дава)

Сәламәт тәндә-…….. (сәламәт акыл)

Саулык-…..( зур байлык)

Байлык – бер айлык (саулык- гомерлек)

Сау кеше….(ярлы түгел)

Саулыгым- …(байлыгым)

Икенче ярыш: “ Кем җитезрәк”

Тәртибе: беренче булып билгеләнгән урыннан әти тупны читкә җибәрмичә тәгәрәтеп алып килә, тупны әнигә тапшыра, әнигә тапшыра, әни урап килгәч балага тапшыра. Кайсы гаилә тизрәк тупны читкә җибәрмичә урап килә, шул команда җиңүче була.

Өченче ярыш: “ Кем өлгер”

Тәртибе:Әни баланы күтәреп билгеләнгә урыннанурап килә.

Өченче бирем: “Супер табышмаклар” дип атала. Ни өчен супер? Чөнки аларның җаваплары берәү генә түгел, ә ике, өч, хәтта дүрттә.

Тешләре бар, авызы юк( тарак, пычкы, тырма)

Бөтен кешене ашата, ә үзе ашамый( калак, кашык, чәнечке)

Тегеп булмый бернәрсәдә,

Энәләре күп булса да. (керпе, чыршы, нарат)

Яза белә, укый белми.( ручка, карандаш, акбур)

Аяклары булмаса да көне төне йөгерә. ( сәгать, су)

Тавышы нык, дөньяны яңгырата.

Безне иртән йокыдан уята ( будильник, әтәч, быргы)

Ачыла да ябыла, җавабы тиз табыла. ( ишек, тәрәзә, күз, авыз)

Үзе кабыклы, үзе бик ачы, үзе бик файдалы ( суган, сарымсак, лимон.)

Дүртенче ярыш: “ Без шоферлар”

Тәртибе: Башта әти машина йөртеп билгеләнгән урынга барып, машина арбасына 1 шакмак салып алып килә, бушата.Әни белән балада шулай ук шулай эшли, кайсы команда беренче булып ташып бетерә шул җиңүче була.

Бишенче ярыш “ Куяннар”

Тәртибе: Башта бала билгеләнгә урыннан сикереп урап килә, аннан соң әни, соңыннан әти. Кайсы команда беренче килә шул җиңүче була.

Уен “ Үз балаңны таны” дип атала.Әниләр күзләрен бәйләп балалар арсыннан үз балаларын танырга тиеш булалар.

Актаныш муниципаль районы.

Яңа Әлем балалар бакчасы.

Хәрәкәттә- бәрәкәт.

(уртанчылар һәм II нче кечкенәләр төркеме

ата- аналары һәм балалары белән ярыш.)

Тәрбияче: Закирова Ф.Ө..

2012-2013 нче уку елы.