Хуш килсе ямьле кз
Хуш киләсең, ямьле көз!
Зал бәйрәмчә бизәлә. Өстәлгә көзге уңыш: җиләк-җимеш, яшелчә, башаклар куела. Салмак көй яңгырый, балалар залга керәләр.
Алып баручы: Көз көннәре килеп җитте,
Хушлашабыз җәй белән.
Бөтен җиргә яфраклардан
Алтын келәм җәелгән.
Кадерле балалар, тәрбиячеләр, бакчабыз җитәкчеләре. Бүген без халкыбызның иң гүзәл бәйрәмнәреннән берсе – «Сөмбелә» бәйрәменә җыелдык. «Сөмбелә»- көзге бәйрәм уңыш бәйрәме.
Балалар шигырь сөйлиләр.
Җыр «Яфрак бәйрәме».
(Балалар урындыкларга утыралар.)
Алып баручы: Безнең бакча балалары
Яшелчәләр үстерә.
Бакчадагы туптан да зур,
Мәсәлән, ул бу нәрсә?
( 1 нче төркем балалары «Шалкан» әкиятен сәхнәләштерә.)
Алып баручы: Ә хәзер, 2 нче төркем балалары башкаруында җыр. «Көзге моң».
Алып баручы: Балалар, карыгыз әле, җирдә нидер ята? Хат түгелме бу?
Балалар: Телеграмма.
Алып баручы: Әйдәгез, ачып укыйк әле.
(Ачып укыйлар.)
Әйдәгез, бергәләшеп кул чабыйк. Бәлки, чынлап та Сөмбелә үзе дә килеп җитәр.
(Көй яңгырый. Сөмбелә керә.)
Сөмбелә:
Исәнмесез, нәни дусларым!
Мин – Сөмбелә, килдем сезгә.
Көзге байлык кулымда.
Муллык белән байлык телим
Кем очраса юлымда.
Алып баручы:
Син килүгә сөендек,
Бик күп җырлар өйрәндек,
Шигырь, табышмак, мәкальләр,
Күп биюләр өйрәндек.
Сөмбелә: Дусларым, күрәм, сез бик уңганнар икәнсез. Минем дә сезгә бүләгем бар. Быел уңыш бигрәк мул булды! Ул кишер, помидор, чөгендер! Бүген мин аларны үзем белән дә алып килдем.
Килегез әле, яныма. ( 9 нчы төркем балалары «Бар матур бакча» дип исемләнгән җырлы-биюле уен башкаралар.)
Сөмбелә: Булдырдыгыз, балалар. Рәхмәт сезгә. Яшелчәләрне җыеп бетердек, хәзер бераз ял итеп алсак та була. Мин сезгә табышмаклар әйтәм, ә сез җавапларын табыгыз.
( табышмаклар әйтә.)
Сөмбелә: Бик дөрес, дусларым. Зирәклегегез мине сокландырды. Әйдәгез хәзер, бер күңелле уен да уйнап алыйк.
(Яшелчәләр уены.)
Ишектән игенче белән ипи тоткан бала керә.
Игенче:
Көзнең иң олы бүләге
Икмәк тора табында.
Тормышыбыз ямьле булыр,
Икмәк булган чагында.
Бала:
Яшәү чыганагы- кояш нурын,
Җир җылысын саклап үзендә.
Күкрәкләргә терәп кисәр икмәк
Һәр табынның тора түрендә.
(Икмәкне тапшыра.)
Җыр: «Чайкала иген кырлары».
Игенче, бала, чыгып китәләр.
Алып баручы:
Һәр көз үзенчә килә ул,
Һәр көз үзенчә матур.
Елмаешып бер биесәк,
Көзне ярату булыр.
«Елмаю» биюе.
Алып баручы:
Шатлык булып бүлмәбезне
Гөлгә күмә Сөмбелә.
Саубуллашу җырына
Син дә кушыл Сөмбелә.
Җыр «Сөмбелә». Балаларга күчтәнәч калдыра. Сөмбелә залдан чыгып китә.
Алып баручы: Бәйрәмебез тәмам сау булыгыз.